04/06/2011

Кышкы көн

Кар-бураннар туздырып
Туган якка кыш килде.
Җир өстен энҗе хәтфәдәй
Ап-ак җәймәгә төрде.
Кыш бабай төнлә килеп,
Бик күп карлар яудырган.
Балалар шусыннар диеп,
Таулар өеп калдырган.
Чана, чаңгыларын алып,
Тау шуарга чыгабыз.
Кыш килгәнгә рәхмәт әйтеп,
Шатланып кычкырабыз.

Битләр алланып пеште

Кыш килде, кыш килде,
Бөтен җир ап-ак инде.
Балаларга көн буена
Уйнарга рәхәт инде.
Балалар кышка куанып,
Уйнарга чыкты тышка.
Шау-гөр килеп уйнадылар,
Бирешмичә суыкка.
Уйнау безгә килеште,
Битләр алланып пеште.
Көннәр кичкә авышкач
Өй эше искә төште.

Сыерчыклар

Менә инде яз да җитте,
Тиздән кошлар да кайтыр.
Сыерчыклар, карлыгачлар
Безне сайрап уятыр.
Сыерчыклар кайтып төшәр,
Үз туган оясына.
Ташлап киткән оялары
Аларны көтә сыман.
Барыбыз да сөенербез
Кайтуларын күргәч тә.
Матур ояларга кунып
Бер сайрап җибәргәч тә!

Безнең гаилә

Минем бар дәү әнием,
Күңелемнең йолдызы.
Мин аның яраткан оныгы,
Аның улының кызы.
Энекәшем бар минем,
Әтием кебек эшчән.
Мин исә шигырь яратам,
Әнием кебек хисчән!