14/07/2011

Бөрбаш авылы Бөек Ватан сугышыннан бүгенге көнгәчә

1941 елда авылда медпункт эшли башлый. Озак еллар медпунктта эшләүчеләр Яббарова Гөлсинә (фельдшер), Гыйниятуллина Роза(акушерка).

1956 елның июнь аенда авылда электр станциясе эшли башлый. “КДМ- 46 “ тракторы двигателенә ялганган 60 кВт лы генератор булган ул. Станцияне беренче төзүчеләр, мотористлар, монтерлар булып Кадыйров Миннемулла, Нурмиев Шәйдулла, Габдрахманов Вәли абыйлар булган. Урамдагы электр баганаларын да алар 1955 елда үзләре утырткан, электр чыбыкларын да үзләре сузганнар. Бер өйгә бары бер генә лампочка куелган. Разетка куелырга рөхсәт булмаган. Станция иртәнге сәгать дүрттән башлап яктырганчы, кичен караңгы төшкәч, төнге унбергә кадәр эшләгән. Станцияне сүндерү алдыннан кыска гына өч тапкыр утны өзеп сигнал бирелгән. Электр энергиясе көче белән авылда электр белән эретеп ябыштыру, тегермән тарту һәм такта яру эшли башлаган.

1958 елда тегермән эшли башлый. Беренче тегермәнче Рахимуллин Рахматулла була. Шул ук елны пилорама эшли башлый. Анда Мусин Әгъләмҗан эшли.

1959 елда саклык кассасы эшли башлый.

1967 елда авылга дәүләт уты килә. Шул ук елны Бөрбашта урта мәктәп ачыла.

1970 елда авылда газ балоны кулланылышка керә. 1974 елда пекарня эшли башлый.

1977 елда авылда суүткәргеч торбалар үткәрелеп, колонкалар куела.

1981 елда балалар бакчасы ачыла.

1982 елда 320 урынлы ике этажлы мәдәният йорты сафка баса. Аның икенче этажында китапханә эшли. Китап фонды- 10026 данә.

1984 елда 50 урынга телефон кертелә. 1989 елның октябрь аеннан авыл халкы табигый газ яга башлый.

1992 елның 5 декабрендә Бөрбаш авылында мәчет ачыла. Мулла булып Фазлыев Җәлил хәзрәт тора.

1994 елда коммуналь хуҗалык оеша.

2000 елда авылда 218 хуҗалык исәпләнә. Яңадан- яңа йортлар, урамнар үсеп чыга. Авыл үсә, матурая. 2000 елда авылга Балтач ягыннан кергәндә яңа урам барлыкка килде. Аңа “Яшьләр урамы” дип исем бирелде. Авылда бер- бер артлы шәхси кибетләр ачыла. Бүгенге көндә Гафаров Илдар, Хәйруллин Гыйльмулла кибетләре матур гына эшләп килә.

2008 елның 14 августына мәгълуматлар:

Хуҗалык саны 225

Халык саны 877

11 административ здание

16 яңа йорт салына

15 йортта кеше яшәми.

Комментариев нет:

Отправить комментарий