17/07/2012

Җан әрнүен басар өчен дәва юктыр...

Мең шифаны табарсың син тән авыртса,
Җан әрнүен басар өчен дәва юктыр.
Сынар булып калтырана нечкә кыллар,
Кара сагыш баш тилмерткән зәһәр уктыр.

Кемнән ярдәм көтим, диеп өзгәләнмә,
Һәр кешенең үз кайгысы баштан ашкан.
Форсат булса, янмас өчен тере килеш,
Гамьсез булып туар кеше яңабаштан.

Бүген синнән йөз чөереп көлгәннәр дә
Язмыш сынавында үткәндә ялгыз калыр.
Изге күңел, юмарт җанлы затлар гына,
Жәлләп сине, ярдәм кулы суза алыр.

Сизгер йөрәк бүген килсен парә-парә,
Җәзаласын гаделлекне көткән уйлар.
Хәсрәт узар, рухың ныгыт, сынмый калсаң,
Яшәү көчен арттырырдай көчләр туар.

Дәрман иңәр күк йөзеннән илһам булып,
Ул көчләрне юнәлтерсең изгелеккә.
Хисләр давылы әсир итә, дип үкенмә,
Тамырларың тирән булыр бу җирлектә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий