11/02/2013

Фани дөнья гыйбрәте (Кыска шигырьләр)

Дөнья кума, гел ашкынып, хәлдән таеп —
Көчең беткәч, малларыңның кадере калмас.
Казнаң бераз саекса да савап артыр,
Юмарт булып башкаларга игелек кылгач.

Уйсыз кеше, надан баштан, көн-төн йоклый,
Уйчаннарның җанын баса дөнья гаме.
Һәр нәрсәдә чама кирәк — шуны бел син,
Уйга батып жуя күрмә яшәү ямен.

Хөр фикерле гадел кеше кулай түгел,
Дөреслекне күзгә карап әйтүе бар.
Аны хуплап кушылучы һич табылмас,
Каныгырга теләгәне бармак янар.

Эчтә ялкын сүрелгәчтен, карт-корылар,
Җегәр калмады дип, юкка шаклар ката.
Бар көченә чир-сырхавы куркытканда,
Бирешми ул, аяк терәп, каршы ята!
*    *   *
Бәндәләрнең бик күбесен сынадым мин,
Акыллысын һәм җүләрен тыңладым мин.
Һәркемдә дә гыйбрәтле сүз орлыгы бар —
Сабак өчен хәтеремә чорнадым мин.
*    *   *
Ыспай тәнгә ефәк күлмәкләр кимәдең,
Акыл белән үз тиңнәреңне сөймәдең.
Муеныңны камыт баскач, эшли-эшли,
Чыдамыйча зар йомгагын күп төйнәдең.
Хәзер инде офтанудан бер файда юк,
Бәхетләрем китек диеп, сыктап йөрмә.
Кулларыңнан гөл тамганда, син бәхетле,
Инде килеп, сабырлыкка бераз өйрән.
*    *   *
Фәрештәләр уң иңеңдә, сул иңеңдә,
Бар гамәлне югалтмыйча барлап тора.
Гөнаһлардан курка белгән адәми зат
Тәртипсезне гел кисәтеп тамак кыра.
*    *   *
Башларыңа басар берәү, җыеп көчен,
Ярышларда үзе калкып чыгар өчен.
Син иелеп ирек бирсәң көндәшләргә,
Авызыңнан коелып бетәр бөтен тешең.

Дан яраткан, үзен сөйгән ертлач була,
Тыйнакларны әзер тора аударырга.
Бөтенесеннән хәбәрдар үз ишләре,
Фаш итәргә бер җай көтеп янап тора.
*    *   *
Ана, мескен, өзгәләнә бала өчен,
Бала күңеле акча белән машинада.
Өлкәннәрнең кадере нигә китте, димә,
Бөтен хикмәт рух саеккан заманада.

Безнең кебек җүләрләр юк җир йөзендә,
Адарынып җәмгыятькә хезмәт иткән.
Күзләрне нык томалады, әйдәп торды
Кызыл әләм, алтын хәреф белән чиккән.

Барыбер дә үкенерлек гамәл түгел,
Җир йөзендә кеше булып кала алгач.
Әле һаман җимеш бирә, җыеп бетер,
Без утырткан берәгәйле карт алмагач.
 
Монафыйклар әрсезлеген яшерә белеп,
Астыртын бер хәйлә белән юллар яра.
Күпме генә шәп икәнен исбатласын,
Йөзендәге маскалары тузып бара.

Үз тиңнәрен алар таба иснәшергә,
Мул табында ихахайлап кешнәшергә.
Син үртәлмә, телләренә менгән өчен,
Һич кирәкмәс, оятсыз белән көрәшергә.
*   *   *
Күңелләрең айкалмасын шәфкать эзләп,
Бүген һәркем фәкать үзен өстен күрә.
Михнәт аша рух ныгыткан затлар гына
Читләр өчен өзгәләнеп җылы бүлә.

Чын шагыйрьнең хисе нечкә, күңеле юмарт,
Фани дөнья малларына исе китмәс.
Кайчак аның бер әсәре рух тергезер,
Зиһен байлыгыннан тигез өлеш тигәч.

Көчле бүре ялгыз йөри адашмыйча,
Үртәлмәгез, фикердәшләр аз булганга.
Үз вөҗданы чиста калыр, өлге булып,
Дөнья пычрагыннан читтә тормаса да.

Сүзләреңнең кодрәтеннән күк күкрәсен,
Яшен яшьнәп һаваларны сафландырсын.
Иле өчен, халкы өчен чын йөрәге өзгәләнгән
Чын шагыйрьләр мәртәбәдә, түрдә булсын.

***

Гомер безнең кыска җәй кебек —
Чәчәк аткан чагы аз була.
Килеп җиткәч инде алтын көзгә
Күңелләргә тирән моң тула.

Берәү ялгыш авыр сүз әйтсә дә,
Хәтер кала, күңел кителә.
Кемдер исә ихлас хәлең белсә,
Күздән якты нурлар бөркелә.

Җылы караш тансыклаган җанны
Сизгер кеше тоеп ала ул.
Үз борчуын бер кырыйга куеп,
Юатырдай сүзләр таба ул.

Җанда булган миһербанлык хисен
Жәлләмичә өләш үзең дә.
Акыл җыеп гомер кичкән кеше
Юмарт була һәм дә түзем дә.

Үзеңнең дә яшәү көчең артыр,
Жәлләмәсәң йөрәк җылысын.
Салкын көзнең кыраулары төшмәс,
Иминлектә балкып торырсың.

Алтын көзнең асыл бизәгедәй
Җылы торсын бездән бөркелеп.
Туар таңның кадерләрен белеп,
Яшик әле нурга күмелеп.

***

Мин кумадым дөнья,
Дөнья куды мине,
Чыбыркылап, хәтта дөмбәсләп.
Ат күк җикте,
Сыер кебек сауды.
Җегәр имде кайнар йөрәктән.

Мин кумадым дөнья.
Артка тибеп,
Тәҗел «кирәк» кардан йөгертте.
Җаным акка, пакька ымсынганда,
Һаман керле күлмәк кидертте,
Чүкеч белән рухны төйдертте.

Тормыш диңгезенең
Тыныч утравына
Күңел инде күптән ашкына.
Бәгырь түрләрендә
Купмас булып каткан
Үткәннәрнең ачы юшкыны.

Яхшылык дип
Чәчкән орлыкларны
Ач далада җилләр тузгыта.
Хәләл көчнең болай кадерсезлегеннән
Фида җаннар гына ут йота.

Дөнья куган буын,
Ил-йорт муллыгына
Ныклы нигез салгач, тилмереп.
Вөҗдансызның салкын карашыннан
Картлыгына атлый иелеп.
Хәрам малга туя алмаганнар
Намусына карый төкереп.

Белә торып

Кырыс, кырку күңел белән иңлим
Яшьлегемнең тәүге язларын.
Кемнән алда якты эз калдырды,
Кемнәр саксыз җанны тырмады?

Күлмәк түгел, хәтта тән дә тузган,
Күпме еллар йөген күтәреп.
Баштан кичкән гамьгә чыдамыйча
Юкарды бит чәчләр сүсәреп.

Үкенүләр тау кадәрле биек,
Шатлык мизгелләре тәбәнәк.
Рух күгенең йолдызлары сирәк,
Гел яңгыры тора сибәләп.

Гомер буе җыйган акыллар да
Ник кирәксез икән картайгач?
Кеше морадына ирешәдер
Алдан фәкать бәхет яралгач...

Гадел бизмәннәрне авырайтыр,
Игелекле булса гамәле.
Бер заяга гомер үтмәгән бит,
Үтәлмәсә хәтта теләгең.

Шөкер итә белү олы сәнгать,
Шунысы көчтән килми кайвакыт.
Кара уйлар җанны тырнап тора,
Ә аклыкны куып тараттык...

Белә торып язмыш кочагына
Хисләнергә ярсу җан аттык.
Мирас җемелдәвен чынга алып,
Шунда чабып гомер саргайттык...

Әрнү

Таш бәгырьле заман уртасында
Ялгыз басып калу читендер;
Өскә ургып хәтәр ташкын килә —
Әллә күмәр, әллә чигенер?...

Яңа буын таш йөрәкле бугай,
Битараф ул хискә, чын моңга.
Авыр тимер төйгән рок-музыка,
Ми ярсытып нигә котыра?

Оныкларның күзе күктә түгел хәзер —
Сүрәт күрсәтүче яшнектә.
Торна авазларын алар абайламый,
Гүя адашканнар гарештә.

Безнең яшьлек серле моңы белән
Үксеп ята тузан астында.
Газиз йомшак ана теле өчен
Күпме әрни милли халкым да.

Шигырь укыганда елый алган
Саф күңелле, садә өлкәннәр,
Тарихларның текә чатларына
Борылып карамаска киткәннәр.

Таш бәгырьле заман сандалында
Ник төясез алар хәтерен?
Кабатланмас якты эзләренә
Күләгәләр яткан бит бүген.

...Таш бәгырьле заман аңга килеп,
Чыктай чиста хискә бер сусар.
Бишек җыры әгәр исән калса,
Хәтер төпкеленә юл ачар.

Якты гомер, сүнмә әле!

Сындырырга теләделәр
Шартлатып үзәгемне.
Сынып төшәр хәлдә идем —
Көтмәгез, түзәм әле.

Ният иткән эшләрем бар,
Каршы давыл екса да.
Язмышымны каһәрләмим
Кыйнаса да, сукса да.

Һәр бите сагыштан тора
Гомерем китабының.
Явызның колы булмадым,
Яламадым табанын.

Мескен булып мин тез чүксәм,
Сытып изәрләр иде.
Горурлыгымны югалтсам,
Дуслар бизәрләр иде.

Дөньяны караңгы баса,
Бер ышаныч калмаса.
Өмет чаткысы сүнгәндә,
Алга могҗиза баса.

Тормыш булгач, түзә алмый,
Сынган чакларым да бар.
Җәберләүче рәхәт күрмәс,
Агудай яшем тамар.

Газап чиккән изгеләрнең
Ярдәм була үрнәге.
Читен булса да мин түзәм,
Якты гомер сүнмәле!

Бурыч

Ватан каршындагы бурычыңны
Үтә диеп кемнәр өндәде?
Үтәдем, тик шәфкать көтми генә
Үз тормышым үзем көйләдем.

Анам хакындагы бурычларны
Һичкайчан да онытып йөрмәдем.
Михнәт баскан толлык аркасында
Елмайганын сирәк күргәнмен.

Әтиемнең җирдә яшәгәнен
Фәкать ишетеп кенә белгәнмен.
Ихлас догаларым барып җитеп,
Җылытса иде салкын гүрләрен.

Ир каршында булган бурычымны
Тормыш йөген тартып үтәдем.
Аңа яшәү рәхәт булсын дидем,
Үзем хыянәткә кермәдем.

Бала алдындагы бурычларны
Һич тә авырсынмый күтәрдем.
Таләпчәнлек катыш мәхәббәтне
Күңел күзе аша үткәрдем.

Халкымны һәм илне, эшне сөйдем,
Үз-үземне башук сөймәдем.
Кадер-хөрмәтләрдән мәхрүм итеп,
Чи тиредәй җанны иләдем.

Бурычларым кала күрмәсен дип,
Хәләл көчем белән түләдем.
Кылган игелек әҗеренә торган
Яхшылыклар көтеп йөрмәдем.

Аллаһ каршындагы бурычымны
Читкә куеп, гамьсез йөргәнмен.
Рух саулыгы кителгәнен тоям,
Фәкать шуңа сызлый йөрәгем.

Бурычларны түләп бетермәдем,
Әҗәтләрне җыя белмәдем.
Әллә гөнаһ, әллә савап басар
Ходаемның гадел бизмәнен.

09/02/2013

Яңа ел киче


Яңа ел киче җитә,
Чыршы бизәлеп бетә.
Ак атларда Кыш бабай
Кардан юл ярып үтә.

Кар кызына ияреп,
Бабай да биеп китә.
Гармун җырлый шатлыктан,
Онытыла картлык та.

Күңелләр ашкына, һич
Туктап калып булмый ич.
Кышкы кич. тылсымлы кич —
Бу Яңа ел киче ич!

Кышкы шатлык


Кыш бабай безгә килде —
Яңа елны китерде.
Бөтен дөнья хәзер ак,
Балалар моңа бик шат.