14/04/2017

Яз

Яз килде дә, җылы кояш көлде
Сулар ташып чыкты елгадан.
Җылы якка киткән кошларыбыз
Сагынып кайтып җитте ерактан.

Агачлар да бөре чыгардылар
Озакламый яфрак ярырлар.
Шау чәчәккә күмелер алмагачлар
Барлык чәчәк аттылар.

Яз килде

Түбәдән тамчы тама,
Күңлемдә шатлык туа.
Сыерчыклар килгәнгә,
Балалар да шатлана.

Яз килә

Кояшлы көннәре белән
Яз килә туган якка.
Урамнарда гөрләвекләр
Челтерәп агып ята.

Кошлар кайта җылы яктан
Туган якны сагынып.
Шатланышып сайрый алар,
Канатларын кагынып.

Агачларда бөре бүртә
Җылы көнгә сөенеп
Без йөрибез урамнарда
Юка киемнәр киеп.

Яз башы

Яз килде,
Карлар эреде.
Җылы яклардан
Кошлар да кайтты.
Бөреләр дә уянды.
Умырзая чәчәк атты
Урамда гөрләвекләр акты.
Саф һава
Кояш нурларын
Безгә сибә.
Без шатланып
Урамга чыгабыз.
Бөтен дөнья
Яшелгә күмелә.
Сандугачлар сайрый,
Ничек рәхәт!

Яз

Яз килде,
Кояш көлде,
Карлар эреде,
Гөрләвекләр акты.

Җылы яклардан
Кошлар да кайтты,
Бар җиһанга яңадан
Тормыш кайтты.

Яшелләнде болын,тугай
Сайрады инде тургай
Сагындырыр әле,
Аклыгы белән кышкы ай.

Яз хәбәре

Яз килә, яз килә
Бар табигать уяна.
Кар астыннан баш калкыта
Нәфис кенә умырзая.

Яз хәбәрен алып килә
Сыерчык канатында.
Бу хәбәргә сөянә
Барлык бала-чага да.

Урманга да яз килгәне
Бик тиз барып ирешә.
Агачларда бөреләр дә
Бүртә бик тиз арада.

Бар табигать яшеллеккә
Төренер тиз арада.
Укучылар таралышыр
Җәйге озын ялларга.

05/11/2016

Бөрбашым

Авылымның урамнарын
Кабат-кабат урадым.
Иркен итеп сулыш алып,
Саф хавасын суладым.

Төштем чишмә буйларына
Эчтем тәмле суларын.
Балачакка алып кайтты
Мине чиксез уйларым.

Әй, Бөрбашым, туган ягым
Мин синең газиз балаң.
Юллар аерса да безне
Җай чыгу белән кайтам.

Синдә үтте балачагым
Син - яшьлегем болыны.
Син хөрмәтләргә өйрәттең
Кече белән олыны.

Иң беренче синдә сөйдем,
Аңладым сөю барын.
Авырлыклар килгән чакта
Сиңа сөйләдем зарым.

Рәхмәт сиңа, Туган ягым.
Минем талгын бишегем.
Кайчан гына кайтсам да мин
Ачык торсын ишеген.

Әй, Бөрбашым, туган ягым...

11/04/2016

***

... Таянырга терәк булмаганда
Үз-үземне кулга алдым да,
Көчлелегем-көчсезлектә диеп,
Яшәү теләге белән януда.

Атладым мин алга, бирешмәдем,
Абынганда тордым тизрәк.
Дошманнарны көнләштерерлек итеп,
Яшәргә әле кирәк.

Еллар үзгәрттеләр мине,
Язмыш сынаса да – сынмадым.
Тормыш дигән чиксез дәрьяны да
Бүген инде үзем сынадым...

***

Ерак сәфәрләргә китсәң әгәр,
Сине күпләр сагынып көтәрләр.
Җилләр исә көләч йөзләреңнән
Минем кебек назлап үтәрләр.

Сагынуымны минем җилләр таратырлар,
Моңнарымны исә кошлар яңгыратыр.
Чит-җирләрдә сине башка берәү
Минем кебек, бәлки, яратыр.

Ара ераклыгын йөрәк сизәр,
Сөю диңгезендә инде ялгыз йөзәр.
Башка берәү синең өчен янар, көяр,
Юлларыңа ак чәчәкләр өяр…

21/03/2016

Тәүбә иң зур нигъмәт

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!
Газиз дин кардәшләрем, әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ.
Бөтен дөнья кризис турында сөйләгәч, бүген без дә шул турыда сөйләшсәк, каршылар булмастыр.

Грек телендә «кризис» сүзе Аллаһы Тәгаләнең хөкеме дип атала икән. Аллаһы Тәгаләнең хөкеме килгән икән, димәк без нәрсәнедер дөрес эшләмәгән булып чыгабыз. Монда һәркемгә – дәүләт җитәкчелегенә дә, урыннардагы хуҗаларга да, безгә дә уйланырга, фикерләнергә урын бар. Аллаһы Тәгалә үзенең «Шура» сүрәсендә әйтә: «Әгәр мин ризыкны тигез генә бирсәм, бәндәләр минем турыда оныталар һәм бозыклык кыла башлыйлар», ди. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә безнең күпмедер ризыкны кисеп куйган.

Әмма безгә, әгәр без иманлы кешеләр икән, Аллаһы Тәгаләнең хәерсез эше юк, дияргә һәм дә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзең авырып китсәң, балаңа авырлык килсә, «шул банкта акчаны 25 доллардан алыштыралар икән», дисәләр, бер дә йөгерәсебез килми, чөнки үз хәлебез хәл. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйтте: «Сау-сәламәт булып йокыдан торсаң, бер көнлек ризыгың бар икән, син – бу дөньяның патшасы», диде. Бу вәгазьгә килүчеләр арасында, бүген нәрсә ашарбыз икән, дип утыручылар, шәт юктыр, димәк, без барыбыз да шөкер кылырга тиешбез.

Заманында «политэкономия» дигән фән укыган идек, анда «акча – товар – акча», дип өйрәтәләр иде. Без исә ил белән җитештерү турында уйламыйча, акчаны банкларга салып, кыйммәтле кәгазъләргә әйләндереп, акчадан акча ясап, шуның белән генә яшәргә уйладык. Нефтьнең бәясе дөнья базарында күләме 100-120 доллар булганда җитештерүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә тотарга кирәк, дип тапмадык. Нинди матур еллар булса да, акча җитми, дип мәктәпләрне кыскарттык, больницаларга оптимизация ясадык. Аллаһы Тәгалә: «Әле сез җитештермичә, көч куймыйча, җирдә эшләмичә генә яшәмәкче буласызмы?», дип җайлап кына безгә үзенең сабакларын бирә башлады.

Бу барыбызга да кагыла, ник дигән дә, бүген беребезнең дә артык эшлисе килеп тормый. Без үзебез үзгәрми торып, балаларыбызга дөрес тәрбия бирми торып, нәрсәдер үзгәрер дип көтеп ятып булмый. Коръән аятьләрендә, Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйтеп калдырган хәдисләрдә ризыкларыбыз нинди очракларда киңәя, дигән сорауларга ачык җавап табыла. Иң беренчесе, Пәйгәмбәребез (с.пв.) әйтә: «Тәүбә кылыгыз, тәүбә кылсагыз ризык киңәер». Әйткәнемчә, Аллаһы Тәгалә ризыкны бераз кисә икән, димәк без дөрес яшәп бетермибез. Бу бит илдәге хәл генә түгел, ул һәр гаиләгә үзенең йогынтысын ясый, аның да акча кереме кими. Әгәр без тәүбә кылып, кушканны эшләсәк, аның әҗере үзебезгә булачак.

Тагы Пәйгәмбәребез (с.г.в.) алган гыйлемеңнең, кылган гыйбәдәтеңнең кабул була башлануын шуннан белерсең – сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер, ди. Аның килүен шуннан белерсең, син үзеңнең кимчелегеңне күрә башларсың, ди. Үзеңнең җитешмәгән ягыңны, кимчелегеңне белми, танымый торып, тәүбә кылып булмый бит. Бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте икән. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, алган гыйлемнәребез җиренә җитеп үк бетми күрәсең, без үзебезнең кимчелекне түгел, күбрәк кешенекен курәбез, аны сөйлибез. Үзебезнең кимчелекне күрмәгәч, тәүбә кыла алмыйбыз, тәүбә кылмагач, төзәлә алмыйбыз. Төзәлмәгәч, Аллаһы Тәгаләгә якыная алмыйбыз, ризык та киңәйми. Тәүбә безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәт. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем үзенең хаталарын танып, аларны яңадан кабатламаса, үткәндәге гөнаһларын савапка алыштырам», ди. Баштарак бу аятьне укыганда үзем дә бик гаҗәпләнә идем, чөнки сүз гафу итү турында гына түгел, гөнаһларны савапка алыштыру турында бара бит. Берәү, моңарчы бер цистерна хәмер эчкән, тәүбә кылган да, аның гөнаһлары бер цистерна савапка әйләнгән. Һәм бер кемнең дә аның үткәнен тикшерергә, сөйләргә хакы юк. Ни өчен шулай соң? Аллаһы Тәгалә Корьәндә әйтә:«И иман китергән бәндәләр, хәмер эчү, отыш уеннары, багучылык, сихер белән шөгыльләнү сезгә харам кылынды, аннан ерак йөрегез, шаять сөенеч табарсыз», диде. Шулай дип әйтте дә, урамга безгә «наглядное пособие» - исерекне чыгарып, аракы эчсәгез шушы хәлгә төшәсез, дип күрсәтте. Өйсез, сыеныр урыны булмаган, урамда тукланып йөри торган «бомж» да безгә күрсәтмә материал. Аллаһы Тәгалә рәхимсез, дип әйтә алмыйбыз, ул бу кешеләргә тәүбә капкасын бикләмәгән. Кешенең иң зур гөнаһсы – гөнаһ эшләүгә караганда, тәүбәсен кичектеп торуда.

Өлгерермен әле, тәүбә кылырмын әле, дип йөри-йөри дә, үлеп тә китә. Урамда күргән «күргәзмә әсбаптан» без дөрес нәтиҗә ясыйбызмы... Юк! Чөнки, безнең күбебезнең акыл намаз белән тәрбия кылынмаган. «Күрдеңме теге исерекне, тагы эчкән, кайчан айныр инде», дип (бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла) урам буйлап сүгәбез, сөйләп йөрибез. Шуннан кибеткә керәбез дә, аракы сатып алып, кирәк булыр бу дип, аны өйдә ераккарак яшереп куябыз. Ирләрдә гадәттә аракы тормый. Ә хатын-кыз, елан агуын саклаган шикелле, берәр якын туганым килсә, агулармын әле, дип җыеп куя. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин Сезгә әниегезгә караганда да якынрак», дип. Кайсы әни, әле дөрес булса да, үз баласын сүккәнен ярата. Яратмый! Кемне генә сүксәк тә, кемне генә сөйләсәк тә, без кемнеңдер баласын сүгәбез, бу очракта аның әнисеннән дә якын булган Аллаһы Тәгалә бездән риза түгел. Без, сүгү түгел, дога кылырга тиешбез: «Я раббым, шушы кешегә тәүфыйк-хидаять бир», дип. Безнең нәфрәт нәрсәгә булырга тиеш? Аракыга. Ә без киресен эшлибез, аракысыз туй булмый, аракысыз туган көн үткәрмибез. Үзебез шушы гамәлләрне дә кылабыз, гайбәт тә сөйлибез. Бездә шушы аракыга, отыш уеннарына, багучылыкка каршы нәфрәт уянырга тиеш, балаларыбызны да шулай тәрбия кылырга тиешбез.


Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Берәү тәүбә кылса, Аллаһ ризыгын киң кылыр», – диде. Зур гөнаһлардан да яманрак гөнаһ – тәүбәне кичектерү. Иртәгә, берсекөнгә, киләсе елга, пенсиягә чыккач... Ә ул вакытка кадәр яшәвеңә гарантияң бармы? Юк икән, тизрәк тәүбәгә кил, иман белән дөньядан үтүне кәсеп итә башла, соңга калуың бар.

Тәүбәләребездә нык тору, хаталарны кабатламау, гөнаһларыбызны ярлыкар өчен Аллаһ Раббыбыз безгә биш вакыт намазны фарыз кылды. Коръәндә: «Иннәсса-ләәтә тәнһәә гәнил фәхшәәәә и вәл мүңкәр», ягъни: «Намаз кешене бозык, фәхеш эшләрдән саклый», – ди.

Кайсыбыз 50 ел, кайсыбыз 60, 70, 80 ел бу дөняда яшәгән. Һәркайсыбызның хаталары, эшләгән гөнаһлары бар. Берәү дә хатадан хали түгел. Имам Газали хәзрәтләре: «Һәркем үзен тикшерсә, башкаларны тикшерергә теләк һәм вакыты калмас иде», – дигән.

Җир йөзендә яшәп, Аллаһның дәресләре белән дәресләнеп, тәҗрибә туплаганбыз икән, ни өчен әле безнең газиз балаларыбыз без эшләгән хаталарны кабатларга тиеш. Шулай булмасын өчен хаталарыбызны танып, күз яшьләре белән: «Раббым, балаларым мин эшләгән гөнаһларны кабатламасын иде», – дип намазлар соң ник дога кылмыйбыз һәм балаларыбызны намаз иясе итеп тәрбияләмибез. Бүген намаз укырга, балаларны намазга өйрәтергә бөтен мөмкинлекләр бар, бары күӊел итәргә генә кирәк.

Ризыкны арттыра торган тагын бер гамәл – Аллаһка тәвәккәл кылу. Барлык нигъмәтләрнең хуҗасы бары Ул гына икәнен танып, фәкать Аннан гына барлык кирәкләрне сорау. Әлбәттә, Аллаһ дәүләте чиксез, Ул Үзенең сөекле колларына нидер биргәннән Аның мөлкәте кимеми. Ул – безнең догаларыбызны Ишетүче һәм Җавап бирүче. Әмма без дога кылып сораганда Аның бирүенә һич кенә дә шикләнмичә, ышанып, ихлас һәм саф күңелдән дога кылу кирәк. Фарфор пыяла савыт-саба алганда чиертеп карыйлар. Таза булса, чыңлап тора. Күзгә күренер-күренмәс кенә чатнаган булса, чыңламый. Шуның кебек, дога кылганда, сораганда «ә бәлки, бирмәс, ә бәлки, ишетмәс», дигән шик һич кенә дә булмаска тиеш.

Төшенкелеккә бирелүләр, чарасыз калулар, эчүчелеккә бирелүләр Аллаһны танып, аңа тәвәккәл кылмаудан килә. Нинди генә каза килсә дә, Аллаһка тәвәккәл кылырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәк. Аңа гына тәвәккәл кылырга, нәтиҗә чыкса, Аңа гына шөкер кылырга кирәк..

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять) «Үә из тә әззәнә раббүкүм лә иң шә-кәртүм лә әзидәннәкүм», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын», – диде. Ниндидер нәтиҗә булган икән, горурлану, мактану һич кенә дә ярамый. «Шөкранә кыл, зәкят бир», – дисәң, кайберәүләр: «Мин аны үзем, үз көчем белән булдырдым», – дип куя. «Мин», дигәнче, «үзем», дигәнче уйлап кара: кай җирең үзеңнеке соң? Кайда идең син, ничек бар булдың? Аллаһ теләмәсә, бер генә әти-әни дә баланы дөньяга китерә дә, сау-сәламәт итеп үстерә дә алмый. Күпме байлыклары булып, калдырырга варислары булмаган гаиләләр азмыни?!

Казан урамында берәү зарлана икән: «Хәерчелек чиктән ашты, машина куярга да урын юк», – дип. Шуның кебек без дә гел зарлануда, кемне генә сүкмибез, гаепләмибез. Безнең дә бит Аллаһ каршында вазыйфаларыбыз бар. Аллаһны танып, иман китерү, биш вакыт намаз, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗга баруны күпмебез үти, кайсыларын үти? Без бит бәхетне дә: «Ни теләсәң, шуны эшләү, ни теләсәң, шуны ашый алу», – дип саныйбыз. Шуңа ирешә алмасак зарланабыз. Элек нәрсә бар – шуны ашадык, сәламәт булдык. Бүген балалар ни тели – шуны ашый, шуңа күрә барысы да авыру. Чир әйткән бит: «Мин сезгә яраткан әйберләрегез, гадәтләрегез аркылы керермен»,–дип. Нәфес артыннан куу сәламәтлекне какшата, гомерне кыскарта. Барына шөкер итеп, Аллаһ куш-канча нәфесеңне йөгәнләсәң – менә бу сәламәт яшәү рәвеше була. Дин ул – нәфесне йөгәндә тотарга өйрәтә торган фән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Канәгать булыгыз – бай булырсыз», – диде.

Ризыкны киңәйтә торган тагын бер юл – изге гамәлләр кылу, туганнар, дин кардәшләр белән аралашу. Нәрсә соң ул изге гамәлләр? Намаз, ураза тоту, мәчеткә йөрү, хаҗ кылу – болар әле үзең өчен тырышу. Аллаһның газабыннан котылу һәм җәннәт белән өлешләнү өчен. Алар изге гамәл булса да, үзең өчен эшләгән изге гамәл.

Әти-әниеңне тәрбия кылу, туганнарыңа, күршеләреңә ярдәм итү, авыру – сырхауларның хәлен белү, ятимнәргә булышу, үзеңнең остазларыңның хәлен белү, аларга ярдәм итү – менә изге гамәлләр. Әти-әни хакы турында кешеләрне елатырлык итеп вәгазь сөйләү ул – бер нәрсә, алар белән тавыш-гауга чыгармый, аларны тәрбияләп, бер түбә астында яшәү–икенче нәрсә. Беренчесен бик күпләр булдырса да, икенчесенә күпләрнең ихтыяр көче, сабырлыгы җитми. Ә әти-әни догасыннан да кадерлерәк нәрсә бар?..

Әти-әниләребез исән икән, ул да Аллаһның нигъмәте, безнең өчен җәннәткә юл. Атнага бер шалтыратып булса да, хәлләрен белик, игътибарыбызны, матур сүзебезне жәлләмик. Өйләребез иркен, ләкин иман нуры зәгыйфьләнеп, күңелләр тарайды, суынды. Бер-беребезгә җылы сүз әйтә алмыйбыз. Аралар өзек, мөнәсәбәтләр суык. Югыйсә, әти-әнинең хәлен белү – балалар өчен вәҗиб.

Аллаһ Раббыбыз: «Мин авыру – сырхаулар, мохтаҗлар, ятимнәр янында булам, миңа якын буласыгыз килсә, аларга якын барыгыз», – ди.

Бүген кешеләр эшләрен югалтып, авыр хәлдә калганда, төрле бәла-казалар килгәндә, ярдәм итү бигрәк тә мөһим. Зәкят, гошерләребез дә авыру – сырхаулар, мохтаҗлыкта булучылар, толлар, ятимнәр, дин юлында тырышып хезмәт итүчеләр өчен. Аларга ярдәм итү үзең өчен генә тырышу түгел, үзеңнең нәфесеңнән арттырып, кешеләргә ярдәм итү була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күршең ач булса, мул табын артында утыруың дөрес түгел», – диде.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Инширах» сүрәсе, 5, 6 нчы аятьләр). «Фәиннә мәгәл гүсри йүсра, иннә мәгәл гүсри йүсра», ягъни: «Дөреслектә, файдалы булган авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», – диде.

Аллаһның хәерсез эше юк, фикерли белгән кешегә һәр нәрсә артында хәер бар, шуңа күрә дә кризис дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзебез зарланганча, ярлы икәнбез, безгә торгынлык бөтенләй янамый, юк байлыкны югалтып булмый, борчылабыз икән – димәк, нәрсәбездер бар.

Гөнаһларга тәүбә кылсак, намазны торгызсак (бигрәк тә җәмәгать намазын), Аллаһка тәвәккәл кылсак, тырышып хезмәт итсәк, булганына шөкер итсәк, дин кардәшләребез, туганнарыбыз белән аралашып, күркәм мөгамәлә кылсак, ятимнәрне, мескеннәрне, фәкыйрьләрне, авыруларны зиярәт кылсак, аларга ярдәм итсәк, иншә Аллаһ, Раббыбыз ризыгыбызны киңәйтер, торгынлыктан котылу юлларын насыйп итәр. Бу изге Рамазан айларында Аллаһ ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбыз, укыган фарыз һәм сөннәт, вәҗиб һәм тәрәвих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән садәкәләребезне һәм бирәчәк фитр садәкәләребезне кабуллардан кылса иде. Изге эшләребездә бер-беребезгә ярдәмче булып ислам динендә яшәргә, дөньядан үткәндә: «Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдәр-расүлулла-ааһ», – дип иман белән үтәргә һәм Аллаһның җәннәт-ләрендә очрашырга насыйп булсын. Әмин.