19/09/2011

Каен суы (парча)

Кояш ал нурларын сирпеп, соңгы тапкыр бер талпынды да, ерактагы агачлы таулар арасына кереп югалырга ашыкты.

Мин аның җылысын, назын татып калырга теләгәндәй, аңа таба ашкынам, чабам...

Таныш сукмаклар буйлап атлыйм... Үзем моңланам, үзем әллә нинди эчке бер рәхәтлек кичерәм һәм көләм. Таныш шомырт ботакларындагы бөреләрне күреп, ниндидер эчкерсез, ихлас теләк уянды күңелемдә. «Әйдәгез, бөреләр, табигатьнең зәһәр җилләренә, суыкларына карамыйча, яшәгез, үсегез, шытыгыз, яралыгыз!» — дип эндәшәм.

Тирә-якта яз сулышы... Барысы да узган җәйдәге хатирәләрне яңарта. Әйтеп бетергесез дулкынлану кичерәм мин әлеге минутларда. Кинәт тавышлар ишетәм: «Шып-шып, тып-тып, шып-шып...» Зур кызыксыну белән шул якка юнәлдем.

Баксаң, көзлектә ботагы киселгән каенның очларыннан су тама икән. Тамчылар җыела-җыела да, ботакка тотынып тора алмас дәрәҗәгә җиткәч, узган ел коелган сары яфраклар өстенә төшәләр дә:  «Шып-шып!» дип, үзләренчә нидер аңлатырга тырышалар кебек. Аларны читләп узмаска булдым. Тау буйлап әкрен генә атладым да, су тамган җиргә килеп бастым. - «Тып!» — диде миңа берсе, аңа кушылып, «Шып!»—диде икенчесе. Күтәрелеп өскә карадым. Әһә! Әнә, әнә җыелалар. Хәзер... «Лып! — минем тешләремә төшеп, йөземә чәчрәделәр!

Гасырлар аша

...Гасырларның чыңы аша
Киләчәккә горур карап,
Ныклы адымнары белән
Бөек Тукай килә атлап.
Ышанычлы, төпле сүзе,
Нурлар чәчеп тора йөзе.
Һәр фикере, бар гамьнәре,
Йөрәкләрдә калган эзе.
Милләтенә тугрылыклы,
Иҗатында янган, көйгән,
Үз халкын ул җаныннан да, -
Бар кыйммәттән артык сөйгән.
Каршы килеп җилләр искән,
Тукай килеп гомер кичкән.
Авыр язмыш чишмәсенең
Кайнар, эссе суын эчкән.
Йөз егерме биш - туганына,
Син һаман да күңелләрдә.
Тукай рухы йолдызларда,
Тукай җаны - бар гөлләрдә!

18/09/2011

Тукай иҗатына сәяхәт

Без шигырьләр күп укыйбыз,
Күп шагыйрьләр беләбез.
Үзебез дә әз-мәз шулай,
Шигырь язып карыйбыз.

Шәүкәт Галиев, Миңнуллин,
Дигән исемнәр таныш.
Габдулла Тукай дигәнен,
Сөйләп бирергә тырыш.

Аның хәйләкәр Былтыры,
Шүрәлене алдаган.
Озын-озын бармакларын,
Зур ярыкка кыстырган.

Су анасы суга кергән,
Калдырган алтын тарак.
Булган икән бит авылда,
Урлаучы малай - карак.

Габдулла Тукайның булган
Бик күп әти-әнисе.
Төп сыену урыны булган,
Зиннәтулла бабасы.

Ләкин кечкенә вакытта,
Бик күп кайгы күрсә дә.
Үсеп җиткәч шагыйрь булган,
Авыр юллар кичсә дә.

Шагыйрьгә эндәшү

Ятимлектә яшәгәнсең,
Җиде ятлар кулында.
Матур шигырьләр язгансың,
Туган телең турында.

Яратабыз шигырьләрең,
Көйгә салып җырларга.
Өйрәнәбез нәни чактан,
"Туган тел"не тыңларга.

Шүрәле һәм Су анасын
Барлык бала да белә.
Күптән күренмиләр инде,
Без яшәгән җирләрдә.

Болыннарга чыгып уйный,
Бала белән Күбәләк.
Сәхнәләрдән шул җырыңны,
Җырлыйюыз без бергәләп.

Сиңа эндәшә Бөрбашның
Тиктормас наяннары.
Замананы үзгәртергә
Тукайлар кирәк әле.