19/04/2012

Тик син...

...Әкрен генә җил селкетә
Яшь миләш яфракларын...
Йөрәгемдә ни икәнен
Бары тик син аңларсың.
Әйе, әйе, нәкъ менә син -
Минем яшьлек юлдашым.
Һәрвакыт сине уйлыймын,
Син минем куанычым!
Бары тик син генә шулай
Курка-курка килдең яныма.
Шаян, назлы сүзләр белән
Килеп кердең аңыма.
Яратмадым сине башта,
Кире кактым, гафу ит.
Бер яраланган йөрәгем
Ышанычсыз иде бит!!!

Бу язларым миңа моңнар алып килде

Бу язларым миңа моңнар алып килде,
Бу язларым сагыш китерде.
Язгы ташу шашып ага-ага
Миннән сине мәхәббәтең алып китте.

Карлар эрде, җирләр чуарланды,
Кояш чыкты, күкләр аязды.
Көздән калган сары яфраклар да
Синең исемең күңелемә язды.

Ә бит узган язларда без бергә идек
Ташуларны бергә каршыладык.
Яшел чирәм тишелгәндә яралганга,
Мәхәббәтебезне мәңгелеккә юрадык.

Көзләремне язлар иттең бит син!
Сагышларын кудың күгемнең!
Йолдызларга кадәр очар өчен
Сагышларын кудың күңелемнең.

Ә язларын кинәт кенә алып,
Моңсу көзләремә кайтардың...
Күрә алмыйм матурлыгын аның
Нигә хисләремне кире кактың?

Күңелемдә язгы хисләр урынына
Бушлык хөкем сөрә күптәннән.
Бергә үткән юллар озын булгач,
Кызыктырмый мине бүтәннәр.

Хыялым бул…

Хыялларым аша очып килеп,
Кердең кинәт минем аңыма.
Һич тә көтмәгәндә  кулың сузып,
Килеп бастың син яныма...

Очкын тулы кара күзләр белән
Карадың да телдең йөрәкне.
Язмышыма мин бик рәхмәтлемен
Биргән өчен бу зур “бүләкне”.

Сине күрү – таңнарымның яме,
Тормышымның гаме ахрысы.
Сүз дәшкәндә, йөзләреңә карап,
Уйлыйм : “юк, төш түгел бу ахрысы”...

Әй дулкынлана соң инде,
Әй дулый минем күңел.
Син – иң якты йолдызым бит,
Синсез караңгы күгем.

Тик йөрәктәге шикләрне
Мин таратырга телим...
Ышанычымны аклачы,
Күңел көзгеңне ачсаңчы
Хыялым бул син минем...

Хатлар яз...

Хатлар яз син миңа,
Хатлар яз...
Эйтелгән сүзләрең кабатлап булса да
Хатлар яз...
Хатлар яз син миңа,
Бик авыр чакларда
Җаның тырмалганда
Иренмә, хатлар яз.
Көтәмен бары тик
Синең бер сүзеңне
Иренмә, яз җаным:
“Сагынам үзеңне...”
Аңлармын мин сине
Какмамын кирегә
Бары тик хатларың
Яз миңа, иренмә...
Ямьле язларыңда
Чәчкәләргә төреп
Хатлар яз тик миңа
Укырмын тилереп.
Җәйге челләләрдә
Салкын сулышың белән
Язчы миңа син хат
Бары бер суз белән.
Сагышлы көзләрдә
Җыеп моң-зарыңны
Хатлар яз миңа
Куармын кайгыңны.
Буран белән тулган
Салкын кышларда да
Онытмачы мине, хатлар яз...

Хатлар яз син миңа, хатлар яз...

Күңелем яктысы

Кышкы салкынлыкта,
Саф тынычлыкта
Күңелем ашкына
Бары синең якка...
Күзләрең, йөзләрең,
Ягымлы сүзләрең,
Шаярып көлүең –
Яктысы күңелемнең.
Язларымның язы,
Кышларымның таңы
Дөньям матурлыгы
Синдә икән, җаным!..
Томала аңымны,
Ал минем кулымны.
Икебез бербөтен
Күк белән Җир бүген!
Син һәм мин шулчакны
Сизмәстән вакытны
Очарбыз күкләргә!!!
Чәчәр ак нурларын
Йолдызлар иңнәргә...
Башлар да әйләнеп,
Күңелләр бәйләнеп
Китәрбез еракка
Якты Ай ягына...
Иң татлы хыяллар,
Бик якты хыяллар
Кабыныр шул мәлне
Тибрәтеп йөрәкне.
Өстәрбез ялкынны
Без яккан учакка...
Икебез бергәләп,
Утынны “телгәләп”...

Моңлы бала

Моңлы бала нинди була                          
Дип сорарга кыймадым.               
Тавышыңа әсир булып                           
Мин җырыңны тыңладым.

Түгеләдер серле моңнар                       
Бәгырьнең иң түреннән.                      
Синең хисләр дулкынында                    
Борчулар да сүрелгән.

Хыялый якты дөньяга                               
Ияртеп үзең белән,                                 
Моңнарын да сугарасың —                     
Сәләтең безгә бүләк.

Моңлы бала безнең хакка                          
Түгә йөрәк: хисләрен,                                        
һич сулары саекмасын,                                       
Шушы көмеш чишмәнең.

Язын тагын чәчәк атарбыз

Матур киләчәкне көтә-көтә
Шыпырт кына узып бара гомер.
Әле ярый хатирәләр белән
Яшьлек хозурына кайта күңел.   
    
Иләсләнеп ярлар сөйгән идек,           
Дөрли-дөрли утта көйгән идек.                  
Ак якалы ситсы күлмәкләрне              
Аның өчен генә кигән идек.

Җаннан тамган газиз балаларга
Бар яхшыны бүлеп биргән идек.
Бөтен яктан үрнәк булыр өчен
Күндәм башны түбән игән идек.

Тормышларның төрле чагы булды,          
Күп вакытта кыен ашатты.               
Заманага яраклашыйк диеп                    
Ничә тапкыр иман яңарттык.

Берәүләрнең сукыр бәхетеннән
Дуслары да хәтта көнләшә.
Кемнең исә борчу-сагышлары
Ияреп атлый һаман янәшә.                          

Бар ышаныч акланмады диеп
Талчыктырмыйк әле йөрәкне.               
Рухи яктан чыдам булган затлар         
Олайгач та көчле, кодрәтле.

Көзен яфрак койган агачлар күк
Язын тагын чәчәк атарбыз.
Өметебез әле киселмәгән —
Яшәү дәрте белән янарбыз.
Еллар арты еллар санарбыз,
Гөлләр булып җиргә тамарбыз.

Фәрештәләр барын аңладым

Галәм колачына исем китеп
Күк йөзенә таба текәлдем.                 
Бәгырь түрләреннән иңрәп чыкты
Догаларым, изге теләгем.

Чайпалмаска, түгелмәскә өндәп                 
Тыя төштем хисләр давылын.              
Сизгер күңел биге ачылганда  
Ишеттем мин җилләр тавышын.

Якларга да, сакларга да сине          
Кодрәте зур чиксез галәмнең.             
Бу тын төндә япа-ялгыз калып           
Ай нурында оеп тибрәлдем.

Авыр уйлар басып китәлмады,              
Юкка чыкты рәнҗеш-үкенеч.                   
Таң алдыннан күккә ялварулар —
Иманлы зат өчен фарыз эш.

Күккә сузган куллар аша иңде,      
Гаҗәеп бер тылсым ташкыны.               
Рухи халәтемне савыктырып,
Күзләремнән әче яшь койды.

Могҗизалы галәм киңлегендә           
Көчләр серен ача алмадым.            
Әмма ләкин, мәңге уяу булган
Фәрештәләр барын аңладым.

Сугыш дәвам итә

Сугыш күптән тынды илдә,           
Туплар атмый, бомба шартламый.
Тыныч-тормышларның кадерләрен
Әләм-әтрәк мәңге аңламый.

Сугыш бара кайбер гаиләдә:              
Фетнә купкан, көрәш аяусыз.
Көйдерәләр бәгырь тамырларын,
Җимерәләр җанны пулясыз.

Фашисттан да яман ир кисәге              
Тәмуг ясый яшәр йортында.
Миһербансыз кансыз ерткыч кебек,
Кыйнап җәберләргә тотына.

Я булмаса, теле зәһәр хатын                  
Шакшы коя ирнең өстенә.                    
Эшләп тапкан малын исраф итеп
Тайчанмыйча йөзгә төкерә.

Кайнап торган казан асларына               
Кочак белән утын ыргытып.               
Игелексез ялкау малае да,            
Тынычлыкны ала, котыртып.

Ата-ана җилкәсендә яткан               
Җилбәзәк бер кызга шаккаттым.         
Өндәп кара аны яхшылыкка —
Башларыңа төбәп таш атыр.

Өс тә бөтен, тамак та ач түгел,
Кадерсезгә калган гомерең.               
Өйдә купкан мәхшәр аркасында            
Күз яшьләрең күпме түгелде?

Танымыйлармы кеше арасында             
Битлек кигән сугыш чукмарын?      
Җиңүче юк, фәкать җиңеләләр,     
Шартлап торса да кызган үз дарың.

Өйдә барган каты сугышларның,
Гөрелтесе тышка чыгалмый.               
 Кемдер яуда корбан булып ята,
Җәберләнгән йөрәк чыдамый.

Күкрәгеңне ачып җәрәхәтле              
Йөрәгеңне йолкып салсаң да.               
Җәлләү хисе булмас беркайчан да,   
Каты канлы явыз дошманда...

Җилгә каршы төкермә

Кисәттеләр ничә тапкыр:         
Җилгә каршы төкермә!             
Давылга каршы төкергәч          
Купты кара өермә.

Чәчрәп чыксаң гаделлек дип          
Җан сакласы урында.             
Идертерләр башларыңны —        
Камчы алар кулында.

Каты җилләр искән саен          
Камыш кебек бөгелсәң,           
Җайлы булыр. Тик вөҗданың       
Бик гарьләнер, чигенсәң.

Көрәшче ялгыз булганда  
Куркыныч икеләтә.                 
Күпләр нәфрәтен яшереп         
Кесәдә йодрык йөртә.

Утлы күмер синең кулда,              
Гел кыбырсытып тора.             
Намус басынкы булса да             
Ара-тирә кычкыра.

Җилгә каршы төкергәннәр             
Үз хәлен үзе белә.                       
Хаклык юк дип котыртучы
Астыртын синнән көлә...

Базар заманы

Бөтен нәрсә сатар заман,           
Кайнап тора утлы казан.              
Шул казанда тере калган
Максатына юлын ярган.  

Үзен саткан дус-ишенә
Ваисыбызның хәтер калган?
Куандырма утлар йотып,               
 Бу дөньяда бар да ялган.  

Хыянәткә керә диеп                 
Офтанма ла, хәләл ярың.
Мәхәббәтне саттым диген,
Төзәлмәсә, күңел яраң.                    

Сирәк очрак: сине сата                   
Күкрәк имгән газиз балаң.            
Монысы чынлап бәла инде —
Өметләрең акланмаган.             

Бөтен нәрсә сатар заман,              
Бүтәннәр күк син дә алдан!      
Барыбер дә отылырсың,               
Ялар булсаң, әгәр табан.

Син дә бәлки сатар идең —          
Тик намусың алдан туган.           
Шуңа күрә гомер буе
Ябынырсың кыска юрган.

Ела утырып

Нигез ташы куптарылган йортлар
Инде күптән череп таркалды;
Авыл үлде, тереләрнең эзен
Үкси-үкси җилләр елады.

Киткән берсе бүтән кайталмыйча
Якынайткан аның әҗәлен.
Җимерелгән нигез төпләрендә      
Хуҗа булып калды әче әрем.

Туган авылым күреп китим диеп
Еллар үткәч кемдер бер кайтыр.      
Өен түгел, нигез ташын тапмас       
Боек җанны кемнәр юатыр.

Исеме фәкать тарихларга калган   
Авыл инде бүтән яңармас.          
Кендек каны монда тамганнар да
Хатирәләр барлап табалмас.

Йөрәккәйнең нечкә бер кылына
Җәрәхәтле төен тудырып.          
Моңлы сагыш йөри бу тирәдә —
Түзәлмасаң, ела утырып.

Утка тартылу

Акча ут дип кисәтергә тели,                           
Изге китап, әгәр хак булса.                          
Адәм һаман утка тартыладыр                         
Акча эзләп, якты көн туса.

Берәүгә ул җитми тәҗел ихтыяҗың                
Каплап-ямап тормыш итәргә.                       
Икенчеләр акча диеп: шаша                        
Яулар өчен күкне иртәгә.

Утта янмый, суда батмый гына                           
Акча эшләүчеләр бихисап.                       
Берәүләргә акча үзе килеп керә —                        
Менә шундый гаҗәп икътисад!

Ут билгесе булган зур акчалар               
Комсызларның кулын пешерми.             
Ярышалар байлык туплау белән,                         
Шул максатны телдән төшерми.

Фәкыйрь мескеннәргә акча ут түгелдер,              
Шәм яктысы кебек сүрәндер.                               
Кемгә күпме өлеш чыгарасын                     
Бүлүчесе күптән белгәндер...                    
Гаделлекне монда табып булмый,              
Фәлсәфәсе гаять тирәндер.