18/07/2012

Шыксыз төннәр мине көтәләр...


Телгәләмә, зинһар, минем җанны!
Ул болай да кипкән, сүрелгән.
Йокыларсыз төндә инде күпме,
Күпме шигъри юллар үрелгән...

Күңелдәге әрнү-слгышларым
Агылалар ап-ак битләргә.
Өметләрне өзми алга таба
Яшәр өчен инде нишләргә?!

Китәргәме?.. Юк, ни сөйлисең!
Шулмы синең сынмас бер рухың?!
Шулмы синең түзәм әле диеп
Сабыр гына тоткан урының?!

Ә мин сизәм... салкын буранлы һәм
Шыксыз төннәр мине көтәләр.
Кыска гына булган могҗизалы
Рәхәт көннәр үтеп китәләр...

Тукайга


Үрнәк алып бары синнән генә
Аяк бастым шигърият иленә.
Кереп киттем синең әсәрләрең аша
Хыялымның иң серле түренә.

Шигырьләрең - матур сукмаклардыр;
Әкиятләрең - гүя урманнар.
Әз түгелдер шул сукмаклар буйлап
Урманыңа кереп калганнар.

һәр язылган сүзең, минем өчен,
Шул урманда кошлар сайравы.
Ул кошларның пари җыр-моңнарын
Бер дә кыен түгел аңлавы...

Синең иҗатыңнан илһам алып,
Шигъри юллар үрәм берәм-берәм.
Күңелем белән сиңа якынаеп,
Даһи Тукай, сине үрнәк күрәм!

Рәхмәт, әбием!


Җиде дистә язлар узып киткән,
Җиде дистә көзләр үткәннәр...
Ө син һаман унсигездә кебек,
Кызлар көнләшерлек үзеңнән.

Тормыш диңгезендә сабыр гына
Авырлыклар кичеп йөзгәнсең.
Син икән бит, әби, безнең бәхет,
Безгә һәрчак ярдәм итәсең!

Синең җылы караш таң нурыдай
Гел елмаеп, назлап уятыр.
Синең олы җанлы күңелкәең
Авыр чакларымда юатыр.

Әбием, бәгърем, синдә генәдер ул
Ак болытлардан да ак күңел.
Җиде дистә гомер үткәненә
Шатлан, әби, бәхетләргә күмел!!!

Юллар


Уйлар арасында бөтерелеп,
Еракларга китеп барамын...
Хыял канатларым, түзегез сез!
Сездән башка яши алмамын...

Бер юл яздым, менә икенчесен...
Ө монысы булды сукмагы...
Кабат бозам үзем язган юлны,
Кабат сызам буяп шуларны.

Ә тормышта? Анда ничек икән?
Бер үтелгән юлга кире кайтып
Хата тозәтүләр бармы икән?
Әллә инде чарасыз шул юлда
Туктап калу гына хас микән?..

Юк, туктау булмас беркайчан да! -
Әгәр адымнарың нык булса.
Сызгаланмас минем юлларым да,
Һәр сүзләрем уйлап язылса!..

17/07/2012

Тылсымлы җиләкләр (әкият)


Бер кечкенә генә авылда яшәгән, ди, Ләйсән исемле кыз. Ул бик уңган һәм шаян булган. Әнисе аны бик яраткан. Аның дуслары күп булган. Бервакыт Ләйсән дус кызлары белән җиләккә киткән. Ул җиләк җыя-җыя дусларыннан аерылган һәм адашкан. Һәм бер бик матур, әкиятләрдә генә сөйләнә торган аланга килеп чыккан. Анда җиләк бик күп һәм эре икән. Ләйсәннең бер җиләккә кагылуы булган, ни күрсен, бөтен җиләкләр бер рәткә тезелеп, аңа юл күрсәткәннәр. Ул шул юл белән барган һәм урман кырына килеп чыккан. Ләйсән, җиләкләргә рәхмәт әйтеп,
өенә кайтып киткән. Өендә әнисенә урманда булган хәлләр турында шатлана-шатлана сөйләп биргән. Аннары алар җиләкләп чәй эчкәннәр.

Гөлләр (әкият)


Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби. Булган, ди, аның гөлләре. Бервакыт ике гөл талаша башлаган. Беренчесе:
— Мин матур,—дип әйтә икән, икенчесе:
— Юк, мин матур, — ди икән.
Әби моны күреп:
— Ай-яй, талашырга ярамый бит, сез кечкенә вакытта бер-берегез белән уйный идегез, —дигән. Бу сүзләрдән соң гөлләр бераз тынып торганнар да икенче көнне тагын талаша
башлаганнар. Әби берсен икенче бүлмәгә кертеп куйган. Тиздән гөлләр бер-берсен сагынып, көне-төне елый башлаганнар. Әби моны күреп, кабат икесен бергә куйган, һәм гөлләр бүтән
талашмаганнар.

Эт белән песи (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди әби белән бабай. Көннәрдән бер көнне алар йорт хайваннары алырга уйлаганнар. Әби әйткән: «Песи алыйк, ул тычкан тотар», — дигән. Ә бабай: «Юк, эт алыйк, ул йортыбызны саклар», — дигән. Шулай бик озак бәхәсләшкәннән соң, уртак фикергә килгәннәр: "Әйдә, икесен дә алыйк!" — дигәннәр.
Песи бик иркә булып үскән, әби аңа бер эш тә өйрөтмөгөн. Сөт-каймак ашатып, иркәләп кенә торган. Тегесе көннөр буе мич башында йокы симерткән. Өйдә тычкан шулкадәр күбәйгән, болар хәтта песинең башына менеп бии башлаганнар. Ялкау песи кымшанмаган да. Ә эт баласы? Аны да бабай артык иркәләгән. Иң тәмле, иң майлы калҗаларны аңа биреп барган. Сыйпап кына торганга, эт тә ялкау булып үскән.
Беркөнне урманнан төрке килеп, тавыклар оясына үтеп кергән. Эт моны сизмәгән дә. төшләр күрә-күрә йоклап яткан. Берәм-берәм шулай тавыклар югала башлаган.
Шунда гына бабай белән әби үзләренең хаталарын аңлап алганнар. Әби песиен, бабай этен бик ачуланган. Эт белән песи хуҗаларын бик ярата торган булганнар, үзләрен куып чыгарудан куркып, төзәлә башлаганнар. Песи хәзер йоклап ятмый, тычкан тота, ди. Ә эт көнен дә, төнен дә уяу булып, йорт саклый икән.

Мәче белән тычкан (әкияят)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, песи белән тычсан. Алар бик дус булганнар. Бервакыт песи урманга утынга киткән, тычкан өйдә калган. Ул йорттагы эшләрне эшләргә тиеш булган. Ләкин песинең өйдә юк чагыннан файдаланып, тычкан дусларын кунакка чакыра. Алар бөтен булган запасны ашап бетерәләр, өйне тузгыталар, котырышып бииләр. Менә шунда песи кайтып керә һәм бу тамашаны күреп, телсез кала. Песи белән тычкан нык кына ачуланышалар Шул көннән башлап, алар арасында дуслык бетә.

Мин татарча сөйләшәм

Кол Галиләр заманыннан безгә
Мирас булып калган тел бит ул!
Боек Тукай, Сәйдәш, горур Җәлил
Иҗат иткән камил тел бит ул!

Татарстан — үз илем,
Татар телем — үз телем.
Бөре елгасы буенда
Матур өй — минем өем.

Өебез тулы татарлар,
Валлаһи, чын татарлар.
Бер тамчы да арттырмыйм,
Халкым дип, җан атарлар.

Каз бәбкәсе саклаганда
Эчәм саф Бөре суын.
Өебездә рәхәтләнеп
Тыңлыйм мин татар көен.

Әбием дә, әнием дә
Туган тел мөгаллимәсе.
«Ана» белән «Ватан» сүзе
Арада иң хөрмәтлесе.

Йә, әйтегез, ничек инде
Башка телдә эндәшим?
Чын татармын, шуңа күрә
Мин татарча сөйләшәм.

Җан әрнүен басар өчен дәва юктыр...

Мең шифаны табарсың син тән авыртса,
Җан әрнүен басар өчен дәва юктыр.
Сынар булып калтырана нечкә кыллар,
Кара сагыш баш тилмерткән зәһәр уктыр.

Кемнән ярдәм көтим, диеп өзгәләнмә,
Һәр кешенең үз кайгысы баштан ашкан.
Форсат булса, янмас өчен тере килеш,
Гамьсез булып туар кеше яңабаштан.

Бүген синнән йөз чөереп көлгәннәр дә
Язмыш сынавында үткәндә ялгыз калыр.
Изге күңел, юмарт җанлы затлар гына,
Жәлләп сине, ярдәм кулы суза алыр.

Сизгер йөрәк бүген килсен парә-парә,
Җәзаласын гаделлекне көткән уйлар.
Хәсрәт узар, рухың ныгыт, сынмый калсаң,
Яшәү көчен арттырырдай көчләр туар.

Дәрман иңәр күк йөзеннән илһам булып,
Ул көчләрне юнәлтерсең изгелеккә.
Хисләр давылы әсир итә, дип үкенмә,
Тамырларың тирән булыр бу җирлектә.

Бәгырьдән тамган моннар

Бәгырьдән тамган моңнарны
Күчердем ак кәгазьгә —
Ихлас җылы хисләр белән
Телим сезгә дәшәргә!

Бардыр ул һәркайсыбызның
Җан өтәләнгән чагы:
Я зары чиктән ашкандыр,
Я сүнгәндер учагы...

Түгеп булмый күңел зарын,
Ул йөрәккә кадала.
Астыртын дошманың сизсә,
Тозлар сибәр яраңа.

Бәгырьдән тамган моңнардан
Шытар иде кызыл гөл.
Туң бәгырьләр көлеп торса,
Чыдамас шул, тиз өшер...

Кайвакытта җылы бер сүз
Сазлыктан алып чыга.
Йөрәккә куәт өстидер
Догалы изге йола.

Бәгырьдән тамган моңнарың
Күңелне керсез итсен,
Янәшәдә фәрештәләр
Туры юлга күндерсен.
Амин!

Кеше капкаларын какмадык

Без тормышның төбеннән үк чыктык,
Тик төбендә аның ятмадык.

                                   Кадыйр Сибгатуллин

Шагыйрь хаклы! Без дә нәкъ шулай:
Төбендә һич елап ятмадык.
Ач-ялангач булып тилмерсәк тә,
Кеше капкаларын какмадык.

Бу тормышның кара төпкеленә
Безне сугыш төртеп төшерде.
Аталарны йотып, безне ятим итте,
Кол итмәкче булып кешене.

Әни кырга чыгып киткән чакта,
Сәкедәге тимер боҗрага
Бәйләп куйган мине, бозау кебек,
Әллә жәлләп, әллә җәзага...

Буялса да, ачтан егылса да,
Егылып имгәнмәсен, дигәндер.
Кулы эштә, уе өйдә генә булгач,
Минем тилмергәнне сизгәндер.

Егылдым шул җирдә күп тапкырлар,
Кан чыкканчы тешләп иренне.
Шома юллар безгә кем түшәсен?!
Авырлыклар басты иңемне...

Чабатадан башлап, чыпта суктым,
Иген иктем туган авылда.
Япь-яшь килеш читкә чыгып киттем,
Иңләдем мин Урал тавын да.

Дөнья күреп, заводларда эшләп,
Көчем артты, өс-баш яңарды.
Туган якны өзелеп сагынулар
Якынайтты гына араны.

Тормыш юлын яңабаштан башлап,
Үткәннәрне сызып атмадык.
Беркемнән дә ярдәм көтмәдек без,
Кеше капкаларын какмадык.

Өскә таба үрмәләргә теләп,
Шыпырт кына кеше сатмадык.
Гел сагышлы күңел китеклеген
Илһам уты белән ямадык.

Җылытырга теләп күпме җанны,
Каләм очларына нур кунды.
Күңел түре ник саекты икән,
Эчтә ялкын гына суынды.

Бу тормышның төбеннән үк чыктык,
Шагыйрь хаклы: елап ятмадык.
Игелек калсын безнең арттан диеп,
Кеше хакын әүвәл хакладык.

Гомерләр уза икән...

Безнең гомерләр — аккан су икән,
Хәтта елгалар саеккан, кипкән.
Чишмәдәй ургып яшәү сәләте
Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән.

Безнең гомерләр — искән җил икән,
Күпме кичереш йөрәктән үткән.
Әле елатып, әле җырлатып,
Хәләл ярларны назлап сөйдерткән.

Безнең гомерләр — биек тау икән,
Ашкынып менү онытылган күптән.
Аска төшкәндә һич җиңел түгел,
Йөрәк таушалган, җегәрләр беткән.

Безнең гомерләр — бер яфрак икән,
Язмышлар аны чайкап селкеткән.
Бәхет өлешен калдырыр кешең
Булган тәкъдирдә яшәү уң икән.

Безнең гомерләр — яуган кар икән,
Ташулар белән аккан да киткән.
Өметнең инде соңгы чырасы,
Дәрман тапмасаң, сүнәргә җиткән.

Безнең гомерләр — тере ут икән,
Сүнмәс куәте җанга береккән.
Әле соң түгел, тормыш мәгънәсен
Бизмәнгә салыр вакытлар җиткән!

Безнең гомерләр бердәнбер икән,
Шөкер итәргә акыллар җиткән.
Безнең эзләрдә үлән яңарган,
Безнең эзләргә энҗе кар сипкән.

Кояш нурында җаны җылынып
Бирешми торган ул гел без икән!!!

Чик-чирик (әкият)

Борын-борын заманда, кәҗә командир, саескан сотник булган заманда, яшәгән ди, булган ди, зур кикрикле, кызыл читекле баһадир әтәч белән нәфис тавык. Әтәч бик бай булган, ди, җәмәгате тавыкны алтын-көмешкә төреп, ефәктән генә киендергән. Бервакыт тавыкның итәк тулы бала-чагасы дөньяга килгән. Әниләре аларны такмак әйтеп, җырлап, бишектә тирбәткән. Чебиләр бик акыллы, сүз тыңлаучан булганнар, тик араларында бик елак, тәртипсез бала - Чик-чирик бар икән. Көннәрдән беркөнне ул бишектән егылып төшеп, аягын авырттырган. Әтәч белән тавык бик борчылган, нинди генә дәвалау ысуллары кулланмаганнар, берсенең дә файдасы тимәгән. Чик-чирик бик сызланган. "Аягым тазарса, әти-әни сүзеннән чыкмас идем", - дигән.
Менә аларга бер юлаучы кергән. Ул бу хәлләрне күреп, ярдәм итәргә теләгән һәм, Чик-чирикне үзенең җиңел машинасына утыртып, табибка алып киткән. Табиб чебине бик тиз дәвалаган. Әтисе белән әнисе бик сөенгән, табибка һәм юлаучыга рәхмәтләр укыганнар. Ә Чик-чирик, шул көннән башлап, бик тырыш, акыллы, тәртипле балага әверелгән. Хәзер алар барысы бергә матур итеп гомер итәләр, ди.

Зирәк егет (Әкият)

Борын-борын заманда 6eр патша яшәгән. Аның бик матур Зөһрә исемле кызы булган. Көннөрдөн бер көнне патша авырып киткән һәм кызына әйткән: "Миңа яшәргә күп вакыт калмады. Син, кызым, әйбәт кияү табарга тырыш», - дигән. Патша бай егетләрен чакырткан да кызына үзенә ошаганын сайларга кушкан. Кыз исә боларның берсен дә ошатмаган. Шул ук көнне бер ярлы гына егет кергән һәм патшага әйткән:
- Бу матур кызыгызны миңа бирегез, - дигән.
- Мин сиңа чыгармын, тик минем өч соравыма башта җавап тап, - дигән кыз.
Егет ризалашкан.
- Дөньяда иң майлы әйбер нәрсә? Иң тәмлесе ни? Иң матуры нәрсә?
Егет кара кайгыга баткан, ни әйтергә дә  белмәгән.
- Улым, ник шулай бик боек син? - дигән әнисе. Егет аңа бәйнә-бөйнә барысын да сөйләп биргән.
- Әй, улым, бер дә борчылма, сорауларың бик җайлы, - дигән әнисе. — Дөньяда иң майлы әйбер - ул җир туфрагы, иң тәмлесе - яхшы тел, иң матуры — яхшы кешенең күңеле.
Егет әнкәсенә рәхмәтләр укып, патша сараена юл тоткан. Патша кызына җаваплар бик ошаган. Патша егеткә кызын, үзенең тәхетен биргән. Ул бик әйбәт патша булып, халкын зурлап, хатыны белән әле дә булса матур гомер итәләр, ди.

Алмагач (Әкият)

Борын-борын заманда, бер караңгы авылда яшәгән ди, булган ди, бер ялгыз әби. Әбинең бер туганы да калмаган икән. Балалары калада яшәгән.Үзенең дусты, үзе кебек үк ялгыз, алмагачы булган әбинең. Әби көн дә алмагачына су сибә, бик карап кына тора, ләкин никтер алмагач алма бирми кала бу җәйне. Әби бик борчыла төшә, әллә кышын өшегәнме, я булмаса берәрсенең күзе тиде микән, дип уйлый. Чөнки башка елларны уңыш бик күп була торган була, барлык авыл халкына һәм балаларга да җитә әле. Шулай моңсуланып йөргән бер көнне әбинең кузе алмагачның иң очына төшә, ни күрсен анда бер алма үсеп утыра. Әби ул алмага бик шатлана, күбәләк кебек очынып кына йөри инде ул көнне. Шул көннән башлап әби янәдән яшәреп киткәндәй була. Көз җитә, алма өлгерә. Көннәрдән бер көн алма сүзгә килә: “Әби, мин бу алмагачның соңгы җимеше, мине сакла һәм икенче елга орлыгымны утыртып күп уңышлар алырсын”,-ди. Әби бик моңсулана бу сүзләрдән соң, ләкин алмагачының соңгы үтенечен үти. Һәм чынлап та алдагы елларда күп уңыш алып үзен һәм туганнарын, дусларын сөендерә.