25/09/2012

Хөрмәтле Рамазан әфәнде!

Рамазан Фәрзиевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан 

Көннәр шулай матур яктырадыр
Яхшы кеше туса дөньяга.
Әниең дә юрагандыр әле:
«Бәхет белән туды бу бала...»

Ә бәхетең юри гомер буе
Синең белән качыш уйнады.
Бер иңеңә килеп сарылды да,
Рәшә кебек, кайчак, югалды.

Ә син офтанмадың аңа карап,
Балачактан «сөрдең» тормышны.
Әтисезлек әчеләрен йотып,
Кеше булыр өчен тырыштың.

Башта зиһен кайнап торган чакта
Тотынмаган эшең калмады.
Хәләл көчең, үз кулларың белән
Муллык дигән «эскерт» яуладың.

Уйлы, гамьле, сизгер йөрәк белән
Башкаларның күрдең күңелен.
Тынгысыз җан әйдәп торган юллар
Иҗат белән барды үрелеп.

Төп нигезнең алтын баганасы
Рамазан! дип кемнәр сокланмас.
Якыннарыңа иң шәп таяныч син,
Һаман җимеш бирер алмагач!

Юбилеең синең рухи дәрман биреп,
Бәрәкәтле еллар арттырсын.
Бәхетеңне куып җитәр чакта
Яшәү җәүһәрләре табылсын!!!

24/09/2012

***


Күктә янган якты йолдызлар да
Сагышларга инде күмелгән.
Син калдырган авыр эзләреңне
Сары яфрак күмгән бик күптән...

Күптәннәндер бәлки күптәннәндер
Каеннарга кырау кагылган.
Таң атканда кинәт салкын төшеп
Ак бәсләрен анда калдырган.
Тик нигәдер кызгылт шомырт кына
Үз хисләрен түкми, саклаган.

Үз хисләрен ул бит саклаган!...

***


Күзләреңне күрер өчен бәлки
Тилмерермен көзге төннәрдә,
Ләкин синең җылы карашларың
Сакланырлар...йөрәк түрендә...

Бик-бик азга,вакытлача гына
Янармын да пыскып сүнәрмен..
Синсез калган буп-буш йөрәгемне
Салкын туфрак белән күмәрмен..

Син сизмәссен минем кинәт кенә
Бу дөньяда инде юклыкны...
Авырлыкка, хәсрәтләргә түзми генә
Газиз тормышымнан туюны...

Ә хәзергә, көтәм әле җаным..
Көтәм кабат синең кайтуны..
Бик-бик азга, вакытлыча гына
Җылылыгың синең тоюны...