Показаны сообщения с ярлыком Алсу Латыйпова. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Алсу Латыйпова. Показать все сообщения
17/07/2012
Тылсымлы җиләкләр (әкият)
Бер кечкенә генә авылда яшәгән, ди, Ләйсән исемле кыз. Ул бик уңган һәм шаян булган. Әнисе аны бик яраткан. Аның дуслары күп булган. Бервакыт Ләйсән дус кызлары белән җиләккә киткән. Ул җиләк җыя-җыя дусларыннан аерылган һәм адашкан. Һәм бер бик матур, әкиятләрдә генә сөйләнә торган аланга килеп чыккан. Анда җиләк бик күп һәм эре икән. Ләйсәннең бер җиләккә кагылуы булган, ни күрсен, бөтен җиләкләр бер рәткә тезелеп, аңа юл күрсәткәннәр. Ул шул юл белән барган һәм урман кырына килеп чыккан. Ләйсән, җиләкләргә рәхмәт әйтеп,
өенә кайтып киткән. Өендә әнисенә урманда булган хәлләр турында шатлана-шатлана сөйләп биргән. Аннары алар җиләкләп чәй эчкәннәр.
23/01/2012
Изге ният белән кил!
Җиргә Яңа ел килә,
Балалар шау-гөр килә.
Күңел ачарга барысы
Җыелган бу тирәгә.
Кыш бабай да килеп җитте
Кар кызы белән бергә.
Шатлык-сөенеч төяп
Яңа ел килә җиргә!
Яңа елда барыбыз да
Кидек матур күлмәкләр.
Кыш бабабыз безне мактап,
Бирде бик күп бүләкләр.
Изге ният белән генә
Кил, Яңа ел, бирегә.
Һәркемнең теләге бер:
Тынычлык булсын җирдә!
Балалар шау-гөр килә.
Күңел ачарга барысы
Җыелган бу тирәгә.
Кыш бабай да килеп җитте
Кар кызы белән бергә.
Шатлык-сөенеч төяп
Яңа ел килә җиргә!
Яңа елда барыбыз да
Кидек матур күлмәкләр.
Кыш бабабыз безне мактап,
Бирде бик күп бүләкләр.
Изге ният белән генә
Кил, Яңа ел, бирегә.
Һәркемнең теләге бер:
Тынычлык булсын җирдә!
04/06/2011
Сыерчыклар
Менә инде яз да җитте,
Тиздән кошлар да кайтыр.
Сыерчыклар, карлыгачлар
Безне сайрап уятыр.
Сыерчыклар кайтып төшәр,
Үз туган оясына.
Ташлап киткән оялары
Аларны көтә сыман.
Барыбыз да сөенербез
Кайтуларын күргәч тә.
Матур ояларга кунып
Бер сайрап җибәргәч тә!
Тиздән кошлар да кайтыр.
Сыерчыклар, карлыгачлар
Безне сайрап уятыр.
Сыерчыклар кайтып төшәр,
Үз туган оясына.
Ташлап киткән оялары
Аларны көтә сыман.
Барыбыз да сөенербез
Кайтуларын күргәч тә.
Матур ояларга кунып
Бер сайрап җибәргәч тә!
Подписаться на:
Сообщения (Atom)