24/10/2011

***

Фәрештәм син,
Минем хисләр дәрьясы,
Аллаһ бүләк иткән
Күңелем аһәңе.

Могҗизам син,
Минем чәчәк аланы,
Аллаһ сүнмәс иткән
Йөрәгем ялкыны.

Бәхетем син,
Минем җәннәт бакчасы,
Аллаһ ныклы кылган
Иманым яртысы.

19/09/2011

Каен суы (парча)

Кояш ал нурларын сирпеп, соңгы тапкыр бер талпынды да, ерактагы агачлы таулар арасына кереп югалырга ашыкты.

Мин аның җылысын, назын татып калырга теләгәндәй, аңа таба ашкынам, чабам...

Таныш сукмаклар буйлап атлыйм... Үзем моңланам, үзем әллә нинди эчке бер рәхәтлек кичерәм һәм көләм. Таныш шомырт ботакларындагы бөреләрне күреп, ниндидер эчкерсез, ихлас теләк уянды күңелемдә. «Әйдәгез, бөреләр, табигатьнең зәһәр җилләренә, суыкларына карамыйча, яшәгез, үсегез, шытыгыз, яралыгыз!» — дип эндәшәм.

Тирә-якта яз сулышы... Барысы да узган җәйдәге хатирәләрне яңарта. Әйтеп бетергесез дулкынлану кичерәм мин әлеге минутларда. Кинәт тавышлар ишетәм: «Шып-шып, тып-тып, шып-шып...» Зур кызыксыну белән шул якка юнәлдем.

Баксаң, көзлектә ботагы киселгән каенның очларыннан су тама икән. Тамчылар җыела-җыела да, ботакка тотынып тора алмас дәрәҗәгә җиткәч, узган ел коелган сары яфраклар өстенә төшәләр дә:  «Шып-шып!» дип, үзләренчә нидер аңлатырга тырышалар кебек. Аларны читләп узмаска булдым. Тау буйлап әкрен генә атладым да, су тамган җиргә килеп бастым. - «Тып!» — диде миңа берсе, аңа кушылып, «Шып!»—диде икенчесе. Күтәрелеп өскә карадым. Әһә! Әнә, әнә җыелалар. Хәзер... «Лып! — минем тешләремә төшеп, йөземә чәчрәделәр!

Гасырлар аша

...Гасырларның чыңы аша
Киләчәккә горур карап,
Ныклы адымнары белән
Бөек Тукай килә атлап.
Ышанычлы, төпле сүзе,
Нурлар чәчеп тора йөзе.
Һәр фикере, бар гамьнәре,
Йөрәкләрдә калган эзе.
Милләтенә тугрылыклы,
Иҗатында янган, көйгән,
Үз халкын ул җаныннан да, -
Бар кыйммәттән артык сөйгән.
Каршы килеп җилләр искән,
Тукай килеп гомер кичкән.
Авыр язмыш чишмәсенең
Кайнар, эссе суын эчкән.
Йөз егерме биш - туганына,
Син һаман да күңелләрдә.
Тукай рухы йолдызларда,
Тукай җаны - бар гөлләрдә!

18/09/2011

Тукай иҗатына сәяхәт

Без шигырьләр күп укыйбыз,
Күп шагыйрьләр беләбез.
Үзебез дә әз-мәз шулай,
Шигырь язып карыйбыз.

Шәүкәт Галиев, Миңнуллин,
Дигән исемнәр таныш.
Габдулла Тукай дигәнен,
Сөйләп бирергә тырыш.

Аның хәйләкәр Былтыры,
Шүрәлене алдаган.
Озын-озын бармакларын,
Зур ярыкка кыстырган.

Су анасы суга кергән,
Калдырган алтын тарак.
Булган икән бит авылда,
Урлаучы малай - карак.

Габдулла Тукайның булган
Бик күп әти-әнисе.
Төп сыену урыны булган,
Зиннәтулла бабасы.

Ләкин кечкенә вакытта,
Бик күп кайгы күрсә дә.
Үсеп җиткәч шагыйрь булган,
Авыр юллар кичсә дә.

Шагыйрьгә эндәшү

Ятимлектә яшәгәнсең,
Җиде ятлар кулында.
Матур шигырьләр язгансың,
Туган телең турында.

Яратабыз шигырьләрең,
Көйгә салып җырларга.
Өйрәнәбез нәни чактан,
"Туган тел"не тыңларга.

Шүрәле һәм Су анасын
Барлык бала да белә.
Күптән күренмиләр инде,
Без яшәгән җирләрдә.

Болыннарга чыгып уйный,
Бала белән Күбәләк.
Сәхнәләрдән шул җырыңны,
Җырлыйюыз без бергәләп.

Сиңа эндәшә Бөрбашның
Тиктормас наяннары.
Замананы үзгәртергә
Тукайлар кирәк әле.

17/08/2011

***

Под звук машины марки Круз
Мы встретились под песню блюз.
В тот день я в пробке просидев,
Поборол свой бесконечный гнев.
Благодаря красавице одной,
Что провела вечер со мной.
Та девушка была неплоха,
Даже в принципе очень мила.
И в тот момент в душе она
Ту искорку любви зажгла.
И лишь её прекрасный взгляд,
Смог со мной сделать так:
Что я водил не думая о кино
Который мы пропустили все равно!
Второй эпизод был более насыщен,
Хотя бы тем, что был спортивен!
В игре с названием боулинг,
Меня чуть не отправила в накаутинг!
Но я держался, был полон сил!
Собрался и шар в цель пустил,
Разбил я все, кегли полетели
И на экране засветили:
Ты молодец, ты выиграл бой,
А теперь проводи девушку домой!
Ну вот и нам пора домой,
На Ямашева, квартал наш родной!
P.S. Это ещё не конец,
Мы встретимся с тобой ещё!

03/08/2011

Бәхетле балачак

Әлдермештән Әлмәндәр

Звезда-KZN. 25.04.2011 Татар-Дозор

ТНВ. Яшьләр тукталышы. Татар-Дозор-2011

mc-aisha. А мы едем в Пускань

mc-aisha. Просто без слов

Посвящается тем кто умеет дружить

Саша+Гулечка

с(=

22/07/2011

Жизнь хороша, даже когда плывут тучи на небесах

Куда бы не шли эти дни, куда б не плыли,
Все равно взойдет солнце, мы это не забыли.
Мы бежим на край света, и наши следы простыли,
Мы всегда будем вместе, что бы там не говорили.
Куда бы не шли эти дни, куда бы не плыли,
Мы уже все прошли, мы уже все переварили.
Нас не разлучить, нас давно перевязали.
Если стишок не нравится, не надо париться.
Если на улице дождь, а у нас всегда солнце.
Наши сердца - для вас всегда убежище,
Ведь жизнь дана одна, берегите вы себя.
Только живя сердцем, можно жить любя.
Когда половинка рядом, жизнь так хороша.
Жизнь хороша, когда в кармане даже ни гроша.
Жизнь хороша, менять его порой не стоит.
Жизнь хороша, даже когда плывут тучи на небесах.

Душевный покой, потому что ты со мной!

Грустная душаБродит по свету не спеша.
Куда спешить, куда опаздывать?
Ведь впереди уже ни шиша!

Вокруг обман и лицемерие,
И это есть наша империя?!
Везде обман и злословия,
И даже ты не заслуживаешь доверия.

Моя душа
На куски развалена.О, мое тело, она
Уж давно раздроблена.

Ничего такого, это депрессия...
Это очередная моя сессия...
Я уже схожу с ума,
Ну ладно, мне вешаться пора...

О, Боже, не хочу страдать
И вечной жизнью себя искушать,
Хочу я жизни нормальной,
Что бы ТЫ был рядом со мной!

Душевный покой, я искала тебя,
И вот, кажется, нашла.
Со мной тишина и покой,
Потому что ТЫ со мной!

***

Жизнь прекрасна, порою опасна,
Любим рисковать, правила нарушать,
Без правил жить, свободным быть,
Любим хорошо поработать и красиво жить.

Все еще впереди, ты себя не вини,
Не распускай руки, только вперёд иди,
Не трать зря время, ты себя береги,
Все время за компом ты не сиди.

Все будет хорошо, все будет хорошо,
Не горюй, не горюй, все будет хорошо.
Все будет отпад, все будет ништяг,
Не горюй, не горюй, не горюй! Hunds up!

***

Сагынам сине, туган ягым,
Карап туймас алсу таңым,
Игеннәрен-кырларын,
Киң иркен тугайларын.

Урманнарга керәмен,
Җиләкләрен җыямын.
Сандугач сайрауларына
Тын калып торамын.

Синең белән горурланам,
Синең белән көч җыям.
Туган якның гүзәллеген
Беркайчан да онытмам.

Веснушка-весна

Мир прекрасен, мир чудесен,
Каждый уголок волшебством охвачен,
Твоей неземной красотой,
Кланусь я перед тобой.

Ведь пришла весна,
Всех оживила она
Своими веснушками,
Певучими птичками.

Веснушка-весна краса,
Распрекрасная моя,
Предначертанную судьбой
Жизнь принесла с собой.

Мин бәхетле кеше!

Мин рәхмәтле Аллаһка
Бар да яхшы булганга!
Мин бәхетле кеше,
Янда дуслар булганга.

Рәхмәт сезгә, дуслар,
Авыр чакта янда булганга.
Болытлы көнне
Кояшлыга алмаштырганга.

Мин бәхетле кеше, шөкер Аллаһка,
Туар таңым, ризыгым булганга!
Әткәм-әнкәм исән чакта
Алар кадерен белә алганга.

15/07/2011

Сугыштан соңгы чор

1951нче ел күрсәткечләре:

Бөртеклеләрдән уңыш - 4,2 ц/га.
Бәрәңгедән - 25 ц/га.
Яшелчә - 3,2 ц/га.
1 сыердан сөт саву - 752 кг.
1 сарыктан йон - 1,2 кг.
1 тавыкка - 30 данә йомырка.
Керем - 112600 сум.
Үлгән терлекләр:
Ат - 7 баш.
Мөгезле эре терлек - 13 баш.
Сарык - 59 баш.
Дуңгыз - 4 баш.
Тавык - 806 баш.

Керемне хезмәт көненә дөрес бүлмәү нәтиҗәсендә колхоз колхозчыларга 26 ц бурычлы булып кала.

Орлыклык ашлык салу 79% ка, көл җыйнау 60% ка, тирес түгү 42% ка, кош тизәге 85% ка, авыл хуҗалыгы машиналары ремонты 60% ка үтәлә. Колхоз председателе Исрафилов алына, аның урынына Фазлыев Ш. сайлана.

1952 нче елда минераль ашламаларга разнарядка билгеләнә: фосмука 10 т, суперфосфат 2 т бирелә.

1960 нчы елда терлекчелек продуктларын җитештерүдә һәм дәүләткә сатуда “ Кызыл Татарстан” колхозы җиңүче дип табыла (председатель - Җәләлов Гыйният) һәм район Почет тактасына кертелә.

Нәтиҗәләр:
Ит - 25,3 ц.
Йон - 47.
Сөт - 45,3 ц.
Йомырка - 3618 данә.

1963 нче елда һәр хезмәт көненә 700 г ашлык, 30 тиен акча бирелә.

1964 нче елда “Кызыл Татарстан” колхозы “Кызыл Яшьләр” (Салавыч) колхозы белән берләштерелә. Председатель Галимуллин Йосыф була.

1965 нче елда күрсәткечләр:
Ит җитештерү - 1949 ц.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 26,9 ц.
Сөт җитештерү 1 сыерга - 2247 кг.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 121 ц.
Йомырка 248,3 данә.
1 тавыкка - 104 данә.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 5248.
Йон: 1 сарыкка - 2,2 кг, 100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 50 кг.
Сату: ит - 106%, сөт - 120%, йомырка - 100%, йон - 100%.

1966 нчы елның 1 нче февраленнән “ Кызыл Татарстан”колхозы нигезендә “Балтач”терлек симертү совхозы оештырыла.

Сөрүлек җире  - 2340 га.
Эшче саны - 128.
Трактор - 16 шт.
Автомобиль - 7 шт.
Комбайн - 5 шт.
Сука - 11 шт.
Чәчкеч - 4 шт.
Дуңгыз - 117 баш.
Ат - 29 баш.

Бөртеклеләрдән уртача 1 га дан уңыш - 5,9 ц, шул исәптән борчак - 17,6 ц.
Бәрәңгенең 1 га дан - 116 ц.

Беренче директор Гильфанов Илгиз Абдуллович.
1966 нчы елда мәктәп, медпункт, кибет салына.
1968 нче елның декабреннән дәүләт утына күчерелә.

Колхоз сугыш елларында

1940 елны «Кызыл Татарстан» кохозы Кукмара районыннан Балтач районына күчә. Моңа авыл Советы председателе Гыйлметдинов Шәйхетдин зур көч куя. Март аеннан Совет төзелеше буенча укырга җибәрелә, укып кайтканнан соң Район Советына инструктор итеп алына.

Колхозның 1602 га сөрү җире була, 35 башлык мөгезле эре терлек абзары, корт өе салына. Урамга таш юллар салына. 15 хуҗалык яңа йорт салып чыга. Колхоз ярдәме белән 2 хуҗалыкка йорт салына.

1940 нчы елда:

Укый-яза белмәүче - 130 кеше
Аз гына укый-яза белүче – 47 кеше
Алфавит өйрәнүче - 63 кеше

1942 елда иген уңышы алу өчен, агротехника чараларын тормышка ашыру өстендә эшләгәннәр.

Бөртекле һәм кузаклы культурадан уңыш: 3,45 ц.
Бәрәңгедән - 28,69 ц.
Атлар саны 85% ка, мөгезле эре терлек саны 100% ка, сарык саны 61% ка үтәлгән.
40 кеше минимумын үтәмәгән.

1943 елда колхозның хәле бик авыр була. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән сөт планы 2% ка, йомырка 8% ка үтәлә. 74 баш сарык, 10 баш ат үлә.

1944-45 елда бөртекле-кузаклы культуралардан 5,46 ц, бәрәңгедән 24 ц уңыш алына.
1 сыердан 682 л сөт, 1 сарыктан 1,3 кг йон алына.
Атлардан үрчем алу юк дәрәҗәдә.

1949 елда бөртекле-кузаклы культурадан 1 га дан 5,27 ц, техник культуралардан 2,33 ц, бәрәңгедән 32,6 ц, яшелчәләрдән 9 ц уңыш алына. Терлек азыгы культуралары чәчелсә дә, уңыш алынмаган.

Терлекчелектә 1 сыерга 942 л сөт, 1 сарыктан 2,3 кг йон алына. Кереме 68637 сум. 9 кеше хезмәт минимумын үтәми.

1950 елда «Кызыл Татарстан» колхозына «Кызыл Дулкын» (Бөрбаш Сәрдегәне авылы) кушыла. 27 сентябрьдә «Кызыл Татарстан» авыл хуҗалыгы артеле була. Устав раслана.

14/07/2011

Урта мәктәп чоры

Исмаев Э.Г. Мәктәп директоры (1960–70 еллар)
Солтанова Н.Г. Завуч (1953–81 еллар)
Исхаков Г.И. Директор (1970–95 еллар)
Мингазова М.А. Завуч (1982–86 еллар)
Мифтахова Г.И. Завуч (1986–2000 еллар)
Галимов Т.М. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары (1973–95 еллар), Директор (1995-2010)
Нурмиева М.Г. Завуч (2000–10)
Мифтахова Г.И. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары (2000–)
42 ел эчендә урта мәктәпне 16 укучы алтын, 27 укучы көмеш медальгә тәмамлый.
2009–10 уку елында 146 укучы белем ала. 24 укытучы, 3 тәрбияче, педагог–оештыручы, китапханәче эшли.

Сигезьеллык мәктәп чоры (1960–66 еллар)

Директор – Исмаев Эльбрус Гильмуллович (1960–70 еллар)
Завуч – Солтанова Наҗия Гариповна

1960–61 нче уку елында җидееллык мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1965 нче елда укытучылар һәм укучылар көче белән яңа бинага өстәп, янкорма төзелә.

1966 нчы елда сигезьеллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1968 нче елда мәктәпнең беренче чыгарылышы була.

Җидееллык мәктәп чоры

1932 нче елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1934–35 нче уку елында яңа җидееллык мәктәп бинасы салынып бетә. Бөрбашка Чура, Поршур авылларыннан укучылар килеп укыган. Кукмара районыннан Балтач районына күчкәч, мәктәпкә Кили, Пүскән, Нормабаш, Алан, Сәрдегән авылларыннан укучылар килеп укый.

Мәктәп директорлары:

Мөхәммәдиев Гариф – 1917 елга кадәр
Гарипов Максут – 1917 – 1920
Мөхәммәдиев Җәләл – 1920 – 1923
Солтанбиков Гаттар – 1923 – 1928
Касимов Салих – 1928 – 1932
Хөснетдинов Вагыйз – 1932 – 1935
Габдрахманов Гали – 1935 – 1938
Сабиров Усман – 1938 – 1942
Ахметшина Манзума – 1942 – 1947
Нуриев Хабибрахман – 1947 – 1952
Валиев Гата – 1952 – 1960

Колхозлашу чоры

"Кызыл Татарстан" колхозы 1935 елда оешкан.

Сөрүлек җире  - 2047 га
Колхозчылар - 145
Сыер - 35 баш
Бозау - 89
Сарык - 384
Дуңгыз - 256
Ат - 35
Тавык - 1056

Беренче җитәкче - Закиров Шакир.

Бөртеклеләрнең тулай җыемы - 360 ц.
Уртача уңыш 1 га дан - 6,2 ц.
Ит җитештерү, барлыгы - 450 ц.
Шул исәптән мөгезле эре терлек ите - 340 ц, дуңгыз ите - 110 ц.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә ит җитештерү - 20,5 ц.
Сөт җитештерү - 1250 ц.
1 баш сыерга - 1918 кг.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 776 ц.
Йон җитештерү, 1 баш сарыкка - 2,7 кг.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 60 кг.
Йомырка алу - 86592 данә.
1 баш тавыкка - 82 данә.
100 га авыл хуҗалыгы җиренә - 3420 данә.

Техника:

Агач сука - 35 шт
Агач тырма - 35 шт
Кәҗә сука - 17 шт
Урак - 90 шт
Чалгы - 55 шт

Бөрбаш Сәрдегәне авылы тарихы

Б-Сәрдегән авылы Бөрбаш авыл җирлегенә керә. Б-Сәрдегән авылы Бөрбаш авылыннан 3 км, Балтач район үзәгеннән 20 км, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән - 18 км ераклыкта урнашкан.

Авылның кайчан төзелә башлануы турында бернинди дә мәгълүмәт юк. Яше буенча Бөрбаш авылыннан элегрәк төзелгән дигән легендалар бар. Авыл янында гына Бөр елтасының сул як тау башында иске зират бар иде. Элек урман шунда кадәр килеп җиткән булган. Аны бабаларыбыз кисеп, әкренләп жир мәйданнарын зурайтып иген иккәннәр, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер мәетне Бөр елгасыннан уң ягындагы яңа зиратка күмәләр. Бу зиратка мәетне ХVII гасырда күмә башлаганнар дип исәпләнә. Кабер ташлары шуны сөйли. Иске зираттан башланып Сәрдегән суына Кирәмәт үзәне дигән кечкенә сусыз елга килеп кушыла. Бу зиратка мәҗүсилек заманында мәет күмгән булырга тиешләр. ХVI гасырда Русь дәүләте халыкны мәҗбүри чукындыра башлагач, халык алардан качып, урман араларында яши башлаганнар. Безнең авылга да кайдандыр күчеп килеп урнашканнар дигән версия бар.

Авылнын ике урамы белән аргы як урамын бүлеп көнбатыштан көнчыгышка таба Бөр елгасы ага. Ул елга бик күп авылларны үтеп, Бөрбаштан башланып, Бөртамак дигән авыл янында Вятка суына килеп кушыла. Төньяктан көньякка таба Бөр елгасына Сәрдегән суы килеп кушыла. Сәрдегән авылының исеме шушы елга исемннән алынган булырга тиеш. Бу елга Алан авылыннан башлана. Шунын өчен дә элек Алан авылын Сәрдегәнбаш авылы дип атаганнар.

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр авылны «Байлар Сәрдегәне» дип атаганнар. Чөнки авылда күрше-тирә авылларның байларыннан да байрак байлар яшәгәннәр. Шунын иң бае Гарифулла бай булган. Ул ялланган кешеләрне җыеп, киез итек бастырган. Әзер продукцияне төрле шәһәрләргә алып барып сатканнар, ә сарык йонын Монголиядән алып кайта торган булганнар.

Гарифуллла байдан кала Зариф бай булган. Ул да кеше яллап итек бастырган. Алардан кала Гали Закиры, Гали Зарифы, Гали Гарифы, Гали Гарифулласы - 4 туган байлар булган. Авылда ике кеше кибет ачып сәудә иткән. Галиәкбәр дигән кеше, безнең хәзерге кибет әле дә шул урында. Аннан Габдрахман дигән кеше кибет ачып сәүдә иткән.

1858 елда Б-Сәрдегән авылында 96 ир-ат, 94 хатын-кыз яшәгәннәр ( нац. архив Республики Татарстан ф.З оп.2 д.341.)

1897 елда Сәрдегән авылында 198 ир-ат, 213 х-кыз яшәгәннәр, 1906 елда Сәрдегән авылында 242 ир, 253 хатын-кыз, барысы 78 хужалык яшәгәннәр.

1742 елда мәчетләр җимерелгән чорда, Б-Сәрдегән авылы мәчете дә жимерелә. Ул вакытта Б-Сәрдегән авылында 14 хуҗалык яшәгән. ( Журнал «Эхо веков»)

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр Б-Сәрдегән авылында 117 хуҗалык яшәгән.

1949-50 елларда авылның күп кенә кешеләре шәһәргә күчеп китәләр. 1979 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда Б-Сәрдегән авылында 65 хужалык, 320 кеше яшәгән. 1999 елда—63 хужалык, 280 кеше яшәгәннәр. 2006 елның 1 январенә 70 хуҗалык, шул исәптән 6 хуҗалык -буш (тормый торган йортлар) 276 кеше яшиләр.

XIX гасыр азакларында Троицк бае авылга мәчет салдыра. Ул мәчет манарасы киселгәннән соң, күп еллар клуб итеп тотылды. Гарифулла бай авылга яңа мәчет төзергә ниятләп Троицк баеннан рөхсәт сораган. Ләкин ул үзе салдырган мәчетне сүтәргә риза булмаган. Шуннан соң Гарифулла бай Бөрбаш авылына мәчет салдырган. Авылда бер мәдрәсә булган. Анда авыл балаларын укырга, язарга өйрәткәннәр, дин сабагы укытканнар. Башта Шакирҗан мулла, аннан сон Фәтхетдин мулла һәм аның улы Мифтахетдин мулла укытканнар.

1940 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп ачыла. Зариф байның торак өен мәктәп итәләр. Ул елларда авыл балаларын Хайруллина Зарифә, Шамсетдинов Хөсәен, Валиев Гата укыта. Соңыннан аерым мәктәп бинасы да төзелә. 1951 елда авылга Ахметшина Манзума укытучы булып килә. Ул Сәрдегән авылында пенсиягә чыкканчы укытты. Аның белән Габдрахманова Тәскирә, Сафаргалиева Гашияләр укыттылар. Бүгенге көндә Сәрдегән башлангыч мәктәбендә Гарипова Фирая, Закирова Румия, Хатимова Рәмзияләр укыталар. Гарифулла бай НЭП чорында да итек эшләтә. Ул вакытта табыш дәүләткә булган инде. Сәрдегәннең данлыклы байларын 1930 елда Красноярский краена сөргенгә җибәрәләр.

Б-Сәрдегәне авылы Ядегәр волосте Мамадыш уезды Казан губерниясенә кергән. Аннан сон Кукмара районына, 1938 елдан Балтач районына күчә.

1927 елда Борбаш авыл Советы оештырыла. Б-Сәрдегән авылы шул авыл Советына керә. Аның беренче рәисе Бөрбаш авылыннан Гильметдинов Шайхетдин Гильметдин улы була. 1958 елда Бөрбаш авыл Советы Салавыч авыл Советына кушыла. 1981 елнын 31 мартында Татарстан Верховный Совет Президиумы Указы белән Бөрбаш авыл Советы Салавыч авыл Советыннан аерылып оештырыла.

1927 елда Сәрдегән авылына Мохәммәтгалиев Фатих таштан артель тозетә башлый. Аны берничә ел төзиләр. 1929 елда авылда пром. колхоз тозелә. Аңа «Кызыл дулкын» исеме бирелә. Колхозның беренче председателе итеп Корбангалиев Гарафетдинне сайлыйлар. Колхозның төп усадьбасы Гарифулла бай йорты. Анын итек цехлары ат, сыер, дунгыз абзарлары итеп үзгәртелә. Колхознын 90 баш аты, 30 лап сыеры, 30 лап дунгызы, 100 баш сарык, күпмедер тавыклары Гарифулла бай каралтыларына урнаша. Байның үзе яшәгән йортын Кукмарага алып барып салалар. Ә байның бөтен учет эшен алып баручы, эшкә җитәкчелек итүче Арча районы Ташкичу авылы кешесе Хәкимнең торак өен колхозның идарә бинасы итәләр. Бу йорт әле дә исән, авылда терлекчеләр йорты булып тора. Яңа тозелгән артельдә киез итек бастыралар. 1941-1945 елларда артельдә шырпы ясыйлар, чыпта сугалар, шәл бәйлиләр. Агачтан караватлар, халык очен кирәкле товарларны житештерәләр. Сугыш елларында курше- тирә авылларның күп кешесе безнең артельдә эшләде. 1950 елны артельне Салавыч артеленә кушалар. Салавыч артеле безнен артельнең таш бинасын Шәмәрдән заготзерносына сатты. Заготзерно бинаны сүтеп 1950 елның жәй айларында ташын Шәмәрдәнгә ташыдылар.

Сугыш елларында «Кызыл Дулкын» колхозында председатель булып Хасанов Фатыйх, Насибуллина Разия, Зарипов Яббар, Мөхәммәтгалиев Фатих, Яна Салавыч авылы кешесе Бәдертдинов Зәйнәгетдиннәр эшлиләр. 1949 елда «Кызыл Дулкын» колхозына председатель итеп Гарипов Әхәтне сайлыйлар. «Кызыл Дулкын» колхозының 550 га жире була. 1950 елда «Кызыл Дулкын» колхозы Бөрбаш колхозы «Кызыл Татарстан»га кушыла. Колхозлар берләшкәндә «Кызыл Татарстан» колхозының председателе Исрафилов Нәзир була. 1964 елда «Кызыл Татарстан» колхозын Салавычтагы «Кызыл Яшьләр» колхозына кушалар. 1966 елнын 1 февралендә «Кызыл Яшьләр» колхозыннан аерылып Бөрбаш һәм Б-Сәрдегән авыллары җирлегендә совхоз оеша. Аның беренче директоры Гыйрфанов Илгиз Абдуллович була. Совхоз оешкач Сәрдегән авылында 5 терлек абзары төзелде. Анда 800-900 баш мөгезле эре терлек симертергә момкинчелек булды. Халык эш белән тәәмин ителде. Мифтахов Раиф 1955 елдан 1987 елга кадәр авылда бригадир, ферма мөдире булып эшләде. Аннан соң бригадир булып Акбиров Ильяс, Садыйков Сабир, Акбиров Илдарлар эшләделәр.

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына авылдан 104 кеше сугышка китеп, 52 се исән сау авылга кайта. 52 се сугышта вафат булып калалар. Бүгенге көндә авылда исән сугыш ветераны юк.

1974 елда авылда медпункт ачыла. Аның фельдшеры Хөсәенова Мөнәвәрә, 1977 елдан медпункт мөдире булып Габдрахманова Гүзәл эшли.

Сугыш елларында авылда тавышсыз кино күрсәтә башлыйлар. Соңыннан Балтачтан Габделфәрт дигән кеше килеп кино күрсәтә.

Беренче телевизорны авылда 1972 нче елда Садыйков Сабирлар алалар.

1957 елда ДТ -54 тракторына ялганган әлектр станциясе эшли башлый. Ул станцияне Мөбәрәкшин Тимергали, Хатимов Насих, Закиев Шамсемөхәммәтләр эшләтәләр.

1959 елда авылга радио керде.

1967 елда авылга дәүләт уты килә.

1970 елда авылга газ баллоны кулланылышка керә.

1997 елнын 31 декабрендә Б-Сәрдегән авылында 100 урынлык яна клуб бинасы ачыла.

1990 елнын 1 июнендә балалар бакчасы ачыла. Беренче модире булып Хатимова Рәмзия Ярулла кызы билгеләнә. 2004 елның 25 декабрендә мәчет ачыла.

Бүген авылда 70 хужалык бар. Шунын 64 ендә яшиләр, барысы 276 кеше яши. Авылда 100 урынлык клуб, медпункт, 20 урынлык балалар бакчасы, башлангыч мәктәпләр эшлиләр. Авылда ике кибет бар (райпо кибете, Габдрахманов Мөдәррис кибете), 54 хужалыкка телефон кергән, авылга кадәр һәм үзәк урамнан асфальт юл үтә, хуҗалыкларда 52 жиңел машина бар.

1937- 1939 еллада авыл кешесе Файзрахманова Разия летчикка укыган. Ул 1956-1965 елларда КПСС ның Казан шәһәре горкомында инструктор булып эшләгән.

Журналист Фәләхетдин Насыйров Казан радиотапшырулар редакциясендә эшләде.

Бөрбаш авылы Бөек Ватан сугышыннан бүгенге көнгәчә

1941 елда авылда медпункт эшли башлый. Озак еллар медпунктта эшләүчеләр Яббарова Гөлсинә (фельдшер), Гыйниятуллина Роза(акушерка).

1956 елның июнь аенда авылда электр станциясе эшли башлый. “КДМ- 46 “ тракторы двигателенә ялганган 60 кВт лы генератор булган ул. Станцияне беренче төзүчеләр, мотористлар, монтерлар булып Кадыйров Миннемулла, Нурмиев Шәйдулла, Габдрахманов Вәли абыйлар булган. Урамдагы электр баганаларын да алар 1955 елда үзләре утырткан, электр чыбыкларын да үзләре сузганнар. Бер өйгә бары бер генә лампочка куелган. Разетка куелырга рөхсәт булмаган. Станция иртәнге сәгать дүрттән башлап яктырганчы, кичен караңгы төшкәч, төнге унбергә кадәр эшләгән. Станцияне сүндерү алдыннан кыска гына өч тапкыр утны өзеп сигнал бирелгән. Электр энергиясе көче белән авылда электр белән эретеп ябыштыру, тегермән тарту һәм такта яру эшли башлаган.

1958 елда тегермән эшли башлый. Беренче тегермәнче Рахимуллин Рахматулла була. Шул ук елны пилорама эшли башлый. Анда Мусин Әгъләмҗан эшли.

1959 елда саклык кассасы эшли башлый.

1967 елда авылга дәүләт уты килә. Шул ук елны Бөрбашта урта мәктәп ачыла.

1970 елда авылда газ балоны кулланылышка керә. 1974 елда пекарня эшли башлый.

1977 елда авылда суүткәргеч торбалар үткәрелеп, колонкалар куела.

1981 елда балалар бакчасы ачыла.

1982 елда 320 урынлы ике этажлы мәдәният йорты сафка баса. Аның икенче этажында китапханә эшли. Китап фонды- 10026 данә.

1984 елда 50 урынга телефон кертелә. 1989 елның октябрь аеннан авыл халкы табигый газ яга башлый.

1992 елның 5 декабрендә Бөрбаш авылында мәчет ачыла. Мулла булып Фазлыев Җәлил хәзрәт тора.

1994 елда коммуналь хуҗалык оеша.

2000 елда авылда 218 хуҗалык исәпләнә. Яңадан- яңа йортлар, урамнар үсеп чыга. Авыл үсә, матурая. 2000 елда авылга Балтач ягыннан кергәндә яңа урам барлыкка килде. Аңа “Яшьләр урамы” дип исем бирелде. Авылда бер- бер артлы шәхси кибетләр ачыла. Бүгенге көндә Гафаров Илдар, Хәйруллин Гыйльмулла кибетләре матур гына эшләп килә.

2008 елның 14 августына мәгълуматлар:

Хуҗалык саны 225

Халык саны 877

11 административ здание

16 яңа йорт салына

15 йортта кеше яшәми.

12/07/2011

KhayR. Сөләйман (2) (заказ буенча)

Видеоязма заказ бирүче соравы буенча бетерелде.

KhayR. Сөләйман (заказ буенча)

Видеоязма заказ бирүче соравы буенча бетерелде.

Карга боткасы

Я и мои друзья

ТНВ. Хәерле иртә. 14.02.2011. Компьютерчылар көне

KhayR. Яңа ел 2011. Уен. Кызлар

KhayR. Яңа ел 2011. Уен. Егетләр

9 сыйныф. Татар биюе

04/06/2011

Кышкы көн

Кар-бураннар туздырып
Туган якка кыш килде.
Җир өстен энҗе хәтфәдәй
Ап-ак җәймәгә төрде.
Кыш бабай төнлә килеп,
Бик күп карлар яудырган.
Балалар шусыннар диеп,
Таулар өеп калдырган.
Чана, чаңгыларын алып,
Тау шуарга чыгабыз.
Кыш килгәнгә рәхмәт әйтеп,
Шатланып кычкырабыз.

Битләр алланып пеште

Кыш килде, кыш килде,
Бөтен җир ап-ак инде.
Балаларга көн буена
Уйнарга рәхәт инде.
Балалар кышка куанып,
Уйнарга чыкты тышка.
Шау-гөр килеп уйнадылар,
Бирешмичә суыкка.
Уйнау безгә килеште,
Битләр алланып пеште.
Көннәр кичкә авышкач
Өй эше искә төште.

Сыерчыклар

Менә инде яз да җитте,
Тиздән кошлар да кайтыр.
Сыерчыклар, карлыгачлар
Безне сайрап уятыр.
Сыерчыклар кайтып төшәр,
Үз туган оясына.
Ташлап киткән оялары
Аларны көтә сыман.
Барыбыз да сөенербез
Кайтуларын күргәч тә.
Матур ояларга кунып
Бер сайрап җибәргәч тә!

Безнең гаилә

Минем бар дәү әнием,
Күңелемнең йолдызы.
Мин аның яраткан оныгы,
Аның улының кызы.
Энекәшем бар минем,
Әтием кебек эшчән.
Мин исә шигырь яратам,
Әнием кебек хисчән!

18/02/2011

***

Так хочется как лошадь скакать
И от боли в груди кричать.
Но невозможно все это передать
Вот так просто от души взять и сказать...

Ведь это так трудно сказать,
Что,все уже давно решено
Что листья на улице выпало давно
Что,ручьи текут по себе само...

Ведь это так трудно сказать
Что,все уже прошло давно
Глаза которые любовью полно
Смотрели когда-то в окно...

Ну где же эти времена
От любви отсохшие вечера
Сердца горевшие,как пламя огня
Потеренные в глазах глаза...

Алга, дустым, алга!

Алга, дустым, алга! Боекма син!
Юк, димә, син, алга бар әле.
Тырыш, дустым, әйдә, бирешмә син,
Син диеп бар дөнья шауласын.
Әй, дустым, ишет син мине, ишет,
Ишет сиңа багышлаган шигырьне.
Онта күрмә туган җиреңне,
Гел яныңда булган дусларны.
Алга, дустым, алга, тик син югалма,
Җир читенең сахраларында югалып калма.
Әткәң-әнкәң биргән юл фатыйхасын
Сакласаң, дустым, син югалмассың.

Туган якка кайтып киләм

Туган якка кайтып киләм.
Бөрбаш, каршы ал мине!
Сагынганмын, юксынганмын,
Йөрәгем, түз, түз инде!

Күз алларымнан китмәде
Тугайларың, кырлырың.
Яшьлегемдә айкап чыккан
Ямь-яшел урманнарың.

Сагынам, Бөрбаш, сагынам сине,
Аңладым тик соң гына.
Аңладым бит кадереңне
Киткәч тик еракларга.

Туган ягым, тал бишегем,
Бөрбашым, тик син генә.
Юлбасардай көчле халкым,
Бөрбашым, синдә генә.

Туган якка кайтып киләм.
Бөрбаш, каршы ал мине!
Яшьлегемә кайтып киләм,
Бөрбаш, ач ишегеңне!

Әптек чишмәсе

Безнең авылны сорасаң
Аның исеме Бөрбаш.
Карасаң дагын күренми
Бер башыннан бер башы.
Уртасында мәчете бар,
Тар гына бер мәктәбе,
Эш югында җыелырга
Тау башында Әптеки.
Әптекинең мәгънәсе шул,
Тау астында чишмә ул
Әптеки хәзрәт казыган
Зур мөбәрәк чишмә ул.

Авылым юкәләре

Гөрләп тора, көйләр көйләп тора,
Бал исенә чумган юкәлек.
Шунда кемдер килеп чыгар төсле
Чабаталык юкә күтәреп.
Бөтенесе юкәләрдән иде
Кабык бишек, чыпта, мунчала.
Аркан булып тартты авылны ул
Якты көнгә, юкә булса да.
Чабатаны күптән оныттык без
Коляскага күчте бәбиләр.
Чыпта урынына идәннәргә
Затлы палас алып җәйделәр.
Авылым юкәләре, сискәнмәгез
Каезламас сезне беркем дә,
Чакырырга гына дип килдем сезне
Җырларыма моңлы бер көндә.

7 класс

Резеда Зарипова. 8 класс супер-пупер

Бию. Горизонт

Бию

Ансар Ахметзянов. Еее (заказ буенча)

Динара Муратова. Деревня Бурбаш

Диләфрүзгә дүрт кияү

Гүзәлия Хөснетдинова. Ггыыы

Гульнур Шарипова. Наш дружный 9 класс

mc-aisha. Моя жизнь

Гузя. Танцы-шмансы

mc-aisha. Кызык чаклар (заказ буенча)

mc-aisha. Саба егетләре (заказ буенча)

mc-aisha. Cool party

6 сыйныф. form 7. 8 класс

30/01/2011

Бөрбаш авылы тарихы

Туган җир... Туган авыл. Йөрәккә нинди якын, кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.

Бу хезмәтнең максаты Бөрбаш авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә таянып, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып Бөрбаш авылы тарихын яктырту.

Н. Г. Чернышевның 1971 елда басылган “Селения Казанского ханства по писцовым книгам” дигән хезмәтендә Бөрбаш авылының шактый борынгы авыл булуы турында әйтелә.

Бөрбаш авылы турында А. Артемьевның да кызыклы мәгълүматлары бар. Ул Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Елга башланган урында бер генә йорт булганга, елга һәм авыл атамасы да бер сүзе белән бәйләнешле булуы турында әйтә.

Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Чирмешләр Кирәмәт елгасында балаларын чукындырганнар дигән сүзләр дә йөри. Алар турында башка мәгълуматларыбыз юк.

Бөрбаш авылының башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар ” дигән китабында яктыртыла.

Шушы тарихи хезмәтне файдаланып авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераны Моратов Гайфи, Садыйков Габделхаклар авылыбыз тарихына кагылышлы мәгълүматларны тагы да тулыландырдылар. Авылдашыбыз Фазлыев Шәйдулла да авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Авыл халкына шәҗәрәләр төзергә булышуда Җәлил хәзрәт Фазлыевның роле зур. Бүгенге көндә авыл тарихын өйрәнүне, авыл тарихы буенча материаллар туплауны тарих укытучысы Гыйниятуллина Рәмзия “Туган якны өйрәнү” түгәрәге әгъзалары белән дәвам итә.

Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстафадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар ” дигән китабында мондый юллар бар: “Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап урнашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әшмәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әшмәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан.”

Бу юллар Мәчкәрә авылын Ишмән исемле кеше оештырганлыгы турында сөйли. Белүебезчә, Мәчкәрә авылын элек Ишмән иле дип йөрткәннәр.

Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре суы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Бөрбаш авылы кешеләре бу урынны Йорт елга диләр. Елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач Тәбеҗнең улы Көчек ул урыннан ярты км кадәрге җиргә, елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган. Аның янына кайбер башка авыллардан кешеләр күчеп килгән. Россия хөкүмәте документларында авыл Көчек пучинкәсе дип йөртелгән. Көчекнең улы Туктаргали Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080 (1675-1676) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында кабере өстенә исемен һәм вафат булу тарихын язган таш бар. Ташның үлчәме 96х 44х 19. Алгы яктагы текстның 1- 4 нче юлларында җирдәге дөньяның вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньяның җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә. 5 нче юл вафат булу вакытын Һиҗри ел исәбе белән белдерә, милади белән 1675- 1676 нчы елларга туры килә. Алга таба хәрефләрнең анык табылмавы сәбәпле, берничә сүзне ике вариантта укырга мөмкин : “ташка бу билгедер” яки “тычкан елыдыр”.

Таштагы язуларны уку өчен авылыбызга Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Раиф Мәрданов килде.

Өч улыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Туктаргалинең балалары күп булган: Ишмәмәт, Ишмәкә, Ишмән, Ишкәй, Ишморад. Алар Бөр елгасы, Үтәмеш елгасы, Утар елгасы тирәләрендә зур-зур терлек утарлары тотканнар. Еллар узу белән авыл зурайган. Бөре елгасының башында урнашкан авылга Бөрбаш дип исем биргәннәр.

Еллар үткән саен халык арткан. Һәр елгада, Үтәмештә дә, Утар елгада да терлек утарлары зурайган. Елганың сул ягында башлап утырган урын Әптек тыкрыгы чатында Туктаргалинең уллары яшәгән.

Бөрбаш авлы табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан. Тирә-ягында калын урманнар, җиләкле аланнар, авыл читеннән Бөре елгасы ага. Бабаларыбыз шул урманнан тукланганнар, ягулыкка, печәнгә аптырамаганнар. Урман эчендә елга башында чишмәләр, күлләр булган. Шуңа күрә бер урынны Чишмәбаш дигәннәр. Һәм хәзер дә шулай йөртәбез. Чыршы, нарат йорт салырга, каралты-кура җиткерергә тотылса, юкәдән чабата, чыпта үргәннәр.

Авылдашыбыз Садыйков Габделхак “Авылым юкәләре” дигән шигырь дә чыгарган.

Гөрләп тора, көйләр көйләп тора,
Бал исенә чумган юкәлек.
Шунда кемдер килеп чыгар төсле
Чабаталык юкә күтәреп.
Бөтенесе юкәләрдән иде
Кабык бишек, чыпта, мунчала.
Аркан булып тартты авылны ул
Якты көнгә, юкә булса да.
Чабатаны күптән оныттык без
Коляскага күчте бәбиләр.
Чыпта урынына идәннәргә
Затлы палас алып җәйделәр.
Авылым юкәләре, сискәнмәгез
Каезламас сезне беркем дә,
Чакырырга гына дип килдем сезне
Җырларыма моңлы бер көндә.

Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган. Уң ягында чишмә башыннан соң “Кирәмәт елга”, “Чәкәмәй елга”сы, ә сул ягында “Утар елга”, аның тамагында “Мәүли чишмәсе”. “Аракы пешкән елга”, аңа “Норма” елгасы кушыла, аннан соң зур “Мәрхаб” елгасы, аның тамагында “Мәрхаб” чишмәсе, аннан “Гайни әби чишмәсе” Бөре елгасын зур-мул сулы елга итеп туендырып торганнар. “Аракы пешкән елгада”, халык сөйләве буенча, элек чирмешләр аракы куып ятканнар.

“Кирәмәт” елгасы – авылның көньягыннан Бөре елгасына тоташучы коры елга. Ярлары яшел чирәм белән капланган бу елга исеменең килеп чыгышын картлар борынгы чорлар – элек монда яшәгән удмурд-мари халыкларының тарихы белән аңлата. Аларның төрле дини йолалар башкару урыны – “Кирәмәт” елга исеме белән халык теленә кереп калган.

Бөрбаш авылыннан төньякта якын гына, куе урман шаулап үсә. Халык телендә ул Даулы урман дип йөртелә.Элекке чорларда урманга якын урнашкан Бөрбаш, Сәрдегән, Алан, Яңгул авыллары кешеләре арасында еш кына бәхәс, гауга килеп чыккан. Шуңа күрә Даулы урман дип аталган.

“Утар елга”. Көчек бабай оныкларының бу елга буенда зур-зур терлек утарлары торган. Бөрбаш авылы уртасында, Утар елга тамагында урнашкан чишмә аны казыган кеше исеме белән Мәүли чишмәсе дип йөртелгән. Хәзер бу чишмәне халыкта Юныс чишмәсе дип атыйлар. Аны ясаган һәм карап торучы авыл карты хөрмәтенә шулай атап йөртелә.

Авыл уртасында таллык арасында урнашкан, күп халык файдалана торган чишмә - “Әптек чишмәсе”. Мәчеткә якын урнашкан бу чишмә аны казып карап тоткан югары оч хәзрәте Әхмәдулла исеме белән аталган. Ул кешенең кушаматы Әптеки булган.

“Безнең авылны сорасаң
Аның исеме Бөрбаш.
Карасаң дагын күренми
Бер башыннан бер башы.
Уртасында мәчете бар,
Тар гына бер мәктәбе,
Эш югында җыелырга
Тау башында Әптеки.
Әптекинең мәгънәсе шул,
Тау астында чишмә ул
Әптеки хәзрәт казыган
Зур мөбәрәк чишмә ул” – дип яза бу чишмә турында авылдашыбыз Садыйков Габделхак.

Плотина буендагы наратлык янында Бөре елгасына тоташучы елганы – Йорт елга дип атыйлар. Бөрбаш авылына нигез салучы Көчек бабайның әтисе шул елга буенда тормыш башлаган.

Бөр елгасының башланган урыны авылдан ярты чакрым тирәсе көньяк-көнбатышта урнашкан Бөре чишмәсе. Елга исеменең тарихын картлар түбәндәгечә сөйли: бу елга буенча килеп утыручылар беренче мәртәбә елга суын эчәргә алгач, су савытында агач бөреләре күреп, бу исемне елгага бирәләр. Елга башына урнашканлыктан, Көчек авылы, вакыт үтү белән, Бөрбашы дип йөртелә башлый.

Бөрбашта төрле һөнәр ияләре күп булган: чабата ясаучылар, киез итек басучылар,чыпта сугучылар, морҗачылар, пыялачылар, балта осталары, аучылар, терлекчеләр, умартачылар, 4 тимерче алачыгы булган. Бабайларыбыз оста игенчеләр дә булганнар. Арыш, арпа, солы һәм бодай белән беррәттән, борчак, ясмык, киндер, җитен, шалкан, бәрәңге үстергәннәр.Өсләренә киндер күлмәк-алъяпкыч, киндер чалбар, аякка тула оек белән чабата, өскә тула чикмән, каеры тун, башка йон эшләпә һәм бүрек кигәннәр.

Оренбург якларына ат белән товар йөртүче ямщиклар шактый булган. Ирләр Сәрдегән байларына ялланып, итек түшәп, итек басканнар, хатын-кызлар шул түшәгән итеккә чуар салганнар.

XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр, хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре – тау башлары – анда бик эре гәүдәле, таза кешеләр яшәгәннәр.

Авыл халкы тау башларына утырып, шул тау итәкләреннән чылтырап аккан саф сулы чишмәләрдән бик оста файдаланган. Ул чишмәләрдә, хәтта тирә - як авыллардан килеп, бодай юып, кояшта киптергәннәр, тула басып аларны юганнар, үзләре эрләп, суккан киндерләрне агартканнар. Аның өчен барлык чишмәләрне тәртипләп, карап торганнар, мул сулы булулары өчен көчләрен кызганмаганнар.

Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып торды, 1988 елны сүтелде, шул вакыт кайчан салынганлыгы һәм такта белән төрелгәнлеге турындагы язу – такта табылды. Бу корылма 165 ел торган.

Икенче мәчет, югары мәхәлләдәгесе, 1917 елда салынып аның да манарасы киселгәч, башлангыч класс укучылары өчен мәктәп булып тора.

1865 елда туган Гариф Мөхәммәдиев авылда озак кына мулла булып торган. Курса мәдрәсәсендә укыган, гаскәри хезмәткә барып русча яхшы белгән, гаскәри хезмәттә взвод командиры булган. Ул оста һөнәрче дә була. Аның бик яхшы мастерское да булган. Үзе столяр, үзе көпчәкче, өстәвенә оста сәгатьче дә булган. Сәгать футлярлары да ясаган. Аның урам яктан өй чарлагы башына куелган зур түгәрәк сәгате, төгәл вакытны күрсәтеп, урамнан узучыларны шаккатырган. Бакчасында беседка төзегән, мунча белән өй арасына телефон сузган. Бу мулланың ир туганы Садыйк Мөхәммәдиев абыйсы янында мөәзин булып торган. Ул тимерче һөнәрен яхшы үзләштергән, җил тегермәне тоткан. Боларның өченче туганы Җәләл Мөхәммәдиев икенче мәхәлләдә мулла вазифасын башкарган.

1910 елгы исәп алу буенча авылда 269 крестьян хуҗалыгы була. 269 хуҗалыкка 100 ат, 90лап сыер, 150 баш сарык,җир эшкәртү өчен 19 тимер, 30 агач сука, 15 тимер сабан, 40 агач тырма исәпкә алынган. Хуҗалыкларның күбесе үзен-үзе икмәк белән тәэмин итү өчен бик тырышса да, булдыра алмаган, чөнки бар хуҗалыкта да ат булмаган, җире дә бик аз булган. Чабата ясап, чыпта сугып тормыш алып барулары авыр булган. Хәллерәк хуҗалыклар начар яшәмәгән. Укый-яза белүчеләрнең дә саны күп булган. Иген эшләре булмаган арада ямщик булып Оренбургка кадәр товар йөрткәннәр. Вәлиулла исемле кеше кибет салып, шунда авыл халкына кирәкле әйберләр дә сата башлаган.

Авылның хәерчеләнүенә беренче бөтендөнья сугышы да нык тәэсир итә. Авылның әзмәвердәй ир-атлары сугышка китә, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Юньләп иген игәрлек кеше калмагач, мал-туар да, кош-корт та кырыла, хәтта карт-коры, бала-чага вакытсыз дөнья куя. Сугышка киткән ирләрнең күбесе сугышта ятып кала, кайберләре гарип булып авылга кайта, ә кайберләре әллә кайларда чит җирләрдә пленда булып, күп казалар күреп туган якларга әйләнеп кайталар.

Авылдашыбыз Хөснетдинов Каримулла патшаның иң зур бүләге – Георгиевский крест белән бүләкләнә.

1921 елда Идел буенда корылык була. Бу еллардагы ачлык мәңге онытылмаслык фаҗига булып кешеләр күңеленә кереп кала. Яз көне чәчелгән ашлык тишелә алмый, көзге арыш көеп бетә, хәтта терлекләр ашарлык та үлән калмый. Кешеләр су буйларында, урманда үскән сәрдә, кузгалак, кычыткан һ.б. үләннәрне ашыйлар.Өлгергән алабута җыеп, аннан он ясап ашыйлар. Ачлыктан, ялангачлыктан авыл халкы һәм аның мал-туары да кырыла. Бары тик хәлле хуҗалыклар узган елдан калган запасы булганнары гына исән кала. Ачлыкка түзә алмыйча, үзләрен ачтан үлем көткән гаиләләр ипи эзләп, Себер якларына чыгып китәләр. Юлда барганда күбесе ачтан хәлсезләнеп, бетләп, тиф белән авырып дөнья куялар. Бөрбаш кешеләренең күбесе Новосибирск шәһәренә урнашалар, эшкә яраклыларын эшкә урнаштыралар, балаларын детдомга урнаштыралар. Фазлыйәхмәтов Габдрахман Новосибирск станциясе начальнигында ат карап, аның йорт эшләрен эшләп торган. Бик тырыш, гадел булган. Станция начальнигы аларга Бөрбашка кайтып урнашу өчен бөтен шартларны тудырган. 1923 елны махсус вагон биреп, ат, сыер, бер өйлек агач биреп озатып җибәрә.

Октябрь җилләре Бөрбаш авылына да килеп җитә. 1918 елдаавылда ярлылар комитеты төзелә. Авыл кешеләреннән Фәхретдин Баһаутдинов, Нәбиулла Хәкимов, Гомәр Нигъматуллин, Миннемулла Абдуллин, Әсма Галиева шул комитетка керәләр. Алар авыл кешеләренә җирләрне күмәкләп эшкәртүдә, хөкүмәттән бирелгән әйберләрне гадел итеп бүлеп бирүдә башлап йөриләр. Авыл Советлары оештырылгач, аның беренче председателе итеп Баһави Фәхретдине сайлана. Беренче бөтендөнья сугышында һәм гражданнар сугышында йөреп, дөнья күреп, шомарып, тел белеп кайткан тәвәккәл бу кеше үз вазифаларын яхшы гына башкара.

Бераздан кулак дип авыл халкын Себергә сөрү башлана. Халык нахакка рәнҗетелә. Байлыкларын үз хәләл көче белән тапкан халык тар-мар ителә.

Беренче булып Гариф Мөхәммәдиев сөрелүгә дучар ителә. Каралты-куралары колхозга алына, бер өендә авыл советы урнаша. Аның кече улы Казанда укыган вакытта большевикларга кушыла, авылга кайтып колхозга керә һәм беренче камсомол хәрәкәтен башлап җибәрә.

Сөләйман Ибраһимовның да йорт-җире колхозга алына. Гаиләсендә 8 кеше сөрелә. Әллә ни байлыгы булмаган Габделгали Гарифының да 7 кешелек гаиләсе сөрелә. Югары мәхәллә имамы мулла Җәләл кулга алына. Йорт-җире, каралты-курасы сүтелеп колхозга алына. Үгез Мөхәммәтгалиенең 8 кешелек гаиләсе сөрелгән.

Яббар Мөхәммәдгалиенең колхозга кермәгәне өчен, мал-туарын конфисковать итәргә керәләр. Әтисе колхоз председателенә һөҗүм итмәкче булгач, боларның барысын да Магнитогорскига сөрәләр.

Карабаев Латыйпның шактый күләмдә җире булгач, мал-туарны да күп асраган. Иген игү , мал-туарны карар өчен яллы хезмәтчеләр тоткан,бик гадел кеше булган,кая барып тамак туйдырыйм дигән кешеләргә эш биреп, аларны ач үлемнән коткарып калган. Аның йорт-җире,маллары колхозга алынган.Үзе Малмыжга киткән, шунда яшәгән, ә балалары Петропавловскийга китеп, шунда гомер кичергәннәр. Бөтен Бөрбашта 8 семья сөрелгән. Аның да икесе сөрелергә тиеш булмаган. Сөрелгәннәренең дә байлыклары күп булмаган.

Авылда бер оешып,бер таралып азапланганнан соң,колхозлашу чынлап башлана.”Кызыл Татарстан”исеме кушып оештырылган күмәк хуҗалыкка колхозга беренче җитәкче итеп кул да куя белмәгән Шакир Закировны куялар.Белеме булмаса да бераз оештыру сәләте булган.Ул 1928 елдан,1931 елга кадәр председатель була.Колхозга член булып керүчеләр тарту көче булган атларын һәм иген игә торган эш коралларын,арба-чаналарын түләүсез колхозга тапшырырга тиеш иделәр.1935 елга Борбаш авылында 2 хуҗалыктан башка(Шаяхметов Хаҗиәхмәт һәм Гыймадиев Хайруллалардан башкалары) 270 хуҗалык күмәк хуҗалык булалар. Колхоз председательләре булып 1931-1932 елларда Гобәйдуллин Фатих, 1932-35 елларда Кукмарадан килгән Газиз Хөснетдиновлар тордылар. 1932 елда авылга фордзон тракторы кайта.бу уңайдан зур демонстрация оештырыла. Пошкырып, гөрләп барган тракторга кызыл флаглар тоткан крестьяннар иярә, яшьрәкләре җыр такмаклап бара:”Тимер айгыр кешни-кешни басуларны умыра, сукалый.” “1936-38 елларда колхоз председателе булып Борбаш Сәрдегәне авылыннан Галиев Фатих торган. Бу елларда, ягъни 1936 – 37 елның көзенә кадәр, ашлыклар җитешкәнче, халыкның ашарына такы – токы гына булды. Ипине Казаннан алып кайтып тамак туйдырдылар, ә инде Казанга үзе бара алмаган кеше шул Казанга йөрүчеләрдән бер кирпеч ипине 5 сумга сатып алдылар, ә акчаны һаман да шул чабата ясап, чыпта сугып хәзерләделәр. Ә юкәне урманнан кача – поса урлап алып кайттылар. Ул вакытта урманны бик нык саклыйлар иде. Хәтта инде өйгә көч – хәл белән алып кайткан һәм инде эшкәрткән, ягъни ясаган юкәләрне, үргән чабаталарны да һәр йортка кереп эзләп тапканын алып чыгып китәләр иде. 1937 елны җәйләр бик әйбәт килеп, игеннәр бик унды. Колхозда хезмәт көненә 8 кг ашлык өләшкәч, кеше тагын туйганчы ашый башлады. Колхозда яхшы эшләп хезмәт көне күп булган хуҗалыкларга атларны матур итеп киендереп, дугаларга кыңгыраулар тагып, сөлгеләр, яулыклар белән бизәп, алдагы атка кызыл кадап, бик олылап, хөрмәтләп өйләренә кертеп бирделәр. Инде ялкауларга, аз хезмәт көне булганнарга, арба өстенә чыпта ябып, ат дагасына да чыпта бәйләп керттеләр. Ә бер дә эшләмәгән иң ялкау хөрәсәннәргә эткә арба капчыкка берничә төрле берәр уч ашлык салып, аны буын – буын итеп бәйләп, бөтен халык алдында мәсхәрә итеп, өенә кертеп бирделәр. Эткә сбруйларны Галимуллин Шафик (аксак Шафик) хәзерләде. Ул елны ашлык шулкадәр күп булды, хәтта салырга амбарлар да җитмәде. Келәте зуррак хуҗалыкларга да салып тордылар, ат конюшнясы өстенә дә салдылар, конюшняның өрлеге сынып төшеп, Хакимулла абзый вафат булды. Шулай итеп, бу елларда колхоз хәйран тернәкләнеп, авыл халкы ярыйсы гына яши башлады”- дип яза авылдашыбыз Фазлыев Шәйдулла.

Бу елларда 1938- 40 елларда колхозны Фатыйхов Гариф җитәкләде, аннан сугышка китеп, шунда һәлак булды. Өлкәннәрнең хәтерендә авылда беренче коммунистларның берсе тыйнак, белемле. Кызыл армиядә яхшы хезмәт итеп, лейтенант дәрәҗәсе алып кайткан, 1907 елны туган, Гыйльметдинов Шәйхетдин Гыйльметдин улы җылы тәэсир калдырган. Комсомолларга беренчеләрдән булып кергән Шәйхи 1931 елдан 1939 елга кадәр авыл Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли, фронттан кайтмаган. Бөрбаш авылы 1938 елга кадәр Кукмара районына кергән була. Шәйхетдин Гыйльметдинов инициативасы белән Бөрбаш авылы һәм Бөрбаш Сәрдегәне Балтач районы составына күчерелә. Район үзәге 40 км дан 12 генә км га кала. 1935 елда Балтач – Шәмәрдән юлына таш җәелә. Авыл эчендә Кукмара районы Зур Сәрдек, Сәрдекбаш һ. б авыл кешеләре эшлиләр. Ә үзебезнең авыл кешеләре Пчеловод авылыннан Шәмәрдән урманына кадәрге участокта эшлиләр. Шәрифулла Нигъматуллин бригадир була. Барлык эшләр дә кулдан башкарыла. Таш чыгару, аны ваклау, канау казу, ком җәю, аның өстенә таш җәю эшләре, иренмичә яхшы сыйфат белән эшләнә. Шул юл 1964- 65 елларга кадәр бозылмыйча тора. Аннан соң аны күтәреп, өстенә вак таш җәеп, юл бүлеге карап, тигезләп тора башлый. Соңа таба юлны авылдан читтә әйләнеп үтә торган итеп, асфальт җәйделәр. Бу эшләр 1989- 1990 елларда башкарылды.

Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 224 кеше китә. Шуларның 85 генә исән- сау кире әйләнеп кайта. Сугышка беренче киткән авылдашларыбыз Нәгыймов Габделкави, Хаҗиев Тимербай, Фазлыев Тимергали, Хәйруллин Шәйхулла. Авылга сугыштан иң беренче үлгән хәбәр Мингалиев Мөхәммәтгали абыйга килә.

Сугыш чорында авылыбыз кешеләре арасыннан офицерлар һәм командирлар үсеп чыккан.

Майор Моратов Гайфетдин Шәмсетдин улы
Лейтенант Вәлиев Гата Мостафа улы
Лейтенант Фазлыев Шәйдулла Габдрахман улы
Кече лейтенант Гарипов Вагыйз Гариф улы
Кече лейтенант Гыйльметдинов Шәйхетдин
Кече лейтенант Мөхетдинов Гайфетдин

Сугышта һәлак булганнар истәлегенә авыл уртасында һәйкәл бар.

Җәйге көннең сихри киче (парча)

Җәйге көннең эсселегеннән алҗып, кичен саф, чиста чишмә һавасы суларга су буена төшәм. Җәйге кичтә авылда ялгыз калып, үз уйларыңа бирелеп йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә юктыр кебек…

Шундый тыныч! Җил дә исми. Гүя күпмедер вакытка дөнья яшәвеннән туктаган, йокыга талган. Ә игътибар белән тыңласаң, кайдадыр еракта машиналар, тракторлар тавышы ишетелә. Якында гына гөрли-челтери чишмә ага, чикерткәләр черелди. Алар да, күрәсең, җәйге рәхәтлекнең тәмен тоярга ашыгалар.

Таныш сукмаклар буйлап йөргәндә җил агымы йөзне иркәли, чәчтән сыйпый. "Их, рәхмәт сиңа җәй! Рәхмәт сиңа җәй киче!!!" – дип бар тавышка кычкырасы килә. Ләкин күңелемә якын бу тынычлыкны, табигать рәхәтлеген бозарга теләмим. Шушы җәйге кичләрне, матур яшьлек хисләрен күңелләргә салып куясы иде дә, гомер буе шуны саклыйсы, гел сокланып яшисе иде!