18/07/2010

Күндем инде

Кошлар китә көзләр җиткәч,
Китсә китәр, мин калам.
Туган җирнең күк гөмбәзен
Ястык күк башка салам.

Хис-дәртләрен тыялмаган
Мин сабый бала кебек.
Хыялыйны зәңгәр офык
Тирбәтер бишек элеп.

Кошлар китә теләмичә
Борылып карый-карый.
Зәңгәр күкне кисеп үтеп,
Моңлы сагыш яңгырый.

Китмәс идем кошлар кебек,
Мин канатлы булсам да!
Туган җирем бик тә газиз,
Тирләсәм дә, туңсам да.

Туган җирем үзәгемә
Тамыр булып береккән.
Инде күндем чынбарлыкка,
Могҗиза көтмим күктән.

Яшәү дәрте кайтсын яңадан

Бүген сине якын дустың сатты,
Җитмәсә, эш комга терәлде.
Бер-бер артлы кара полосалар
Суырып кына тора җегәрне.

Бүген сиңа күкнең йөзе кургаш,
Томан баскан бөтен дөньяны.
Җаның әрнеп, пыскып яткан мәлдә
Кемнән көтәсең син файданы?

Бүген синең сөйгән ярың өзде
Иң саф, нечкә күңел хисләрен.
Ул борылып карамаса бүтән,
Җир тырмашмас өчен нишләрсең?

Өметсезлек биләп алган чакта
Өзә күр син кара чылбырны.
Рух ныклыгын бер йодрыкка төйнәп
Кабат тергез әле шул утны!

Югалтулар котылгысыз икән –
Алар өчен ятма үртәлеп.
Начарлыкны җиңәр көчең булса
Үзгәртергә тап бер әмәлен.

Бирешмә син язмыш давылына,
Ярдәм һәм көч сора Ходайдан!
Кичә яшьнәп яңгыр койган иде,
Бүген инде кояш елмайган!

Фәрештәләр ярдәм итсен сиңа,
Яшәү дәрте кайтсын яңадан!

Кулларым минем

Сөялләнгән җәрәхәтле кулларымда
Балачактан сеңеп калган әрем исе.

Гел эш белән йөдәп беткәч, кайчагында
Калмас кебек кашык күтәрергә көче.

Ә соң сиңа әзер тәгам кем китергән –
Чыда, кулым, әле хезмәт итәсең күп.

Инде күптән бурычларың түләнгәндер, –
Дога кылып утырсаң да булыр бик хуп,

Дип уйлый да вәсвәсәле нечкә күңел,
Игелекле кулым кабат каләм ала.

Һәрбер юлы мәгънә белән сугарылган
Шигырь туса, бөтен борчу артта кала.

Чыдам куллар хәрәкәттә булган чакта
Орлык шытып чәчәк ата, нуры тама.

Шөкер итәргә вакыттыр игелекле
Куллар аша чиксез муллык тудырганга.

Таяну ноктасы

Дәрья кебек дөньяларда
Югалып калмас өчен,

Тау менгәндә бер терәксез
Сөрлегеп аумас өчен,

Давыл купкач җаннарымда
Башымны җуймас өчен,

Дошман килеп кизәнгәндә
Яңакны куймас өчен, –

Кирәк миңа, бик тә кирәк
Бер таяну ноктасы.

Миһербанлы кеше бардыр –
Ачык микән капкасы?!

Учка йөрәк салып килсәм,
Булыр микән ачык йөз?

Тыңлар микән, әйтер микән,
Батыр бул дип, бераз түз!

Якты күз карашы белән
Җанны җылытыр микән?

Ихлас сүзләре табылып,
Хыялга куйса җилкән, –

Бик тә разый булыр идем
Ышанычны ныгытып,

Кайгыны тарату кирәк
Әгәр булмаса йотып.

Мин бит күпне өмет итмим,
Җылы сүзгә бик мохтаҗ.

Канатланып йөрер идем
Сезнең шәфкатьне тойгач.

Кирәк миңа, бик тә кирәк
Бер таяну ноктасы.

Сынар чиккә җиткән чакта
Табылыр бер дәвасы!

***

Гаделлек дип чәчрәп чыккан ялгыз булыр
Җыен куркак һәм ялагай арасында.
Икейөзле булып яшәү җайлырак шул
Ялган белән золым баскан дөньясында.

Тормыш газиз – бердәнбер ул һәркем өчен,
Хаталарны төзәтергә китәр көчең.
Булсын иде фәрештәдәй саклап торган,
Җил-давылдан яклап торган якын кешең.

Башларыма хәсрәт килгәч күп иңрәндем,
Тик тапмадым ихлас мине юатканны.
Хәзер инде көтмәгез сез күз-яшь коеп,
Туң йөрәктән калын комны кузгатканны.

Чит-ятлардан рәхим-шәфкать өмет итеп,
Башкаларга игелеккә хезмәт итеп,
Үтте гомер ташлар сөйрәп тауга таба,
Хәлең беткәч, иң азактан өмет ава.

Җәйге иртә чык тарата бар җиһанга,
Күк-галәмнән тылсымлы көч ишелеп ага.
Миңа да бар хәләл өлеш шул байлыктан,
Дәрман алам рухияттән арган җанга.

***

Рухиятне тезләндереп, бу замана,
Гел ашкынып, белмим, кая таба бара?
Экраннарда шәрә тәннәр боргаланып,
Бозык җанга шайтан вәсвәсәсе сала.

Рухи зәгыйфь, иманы сай бәндәләргә
Мавыгырга сәбәпләре чыгып тора.
Хәмер чиртеп, уйнаш итеп сукырларча
Тормыш белән мәкер тулы уен кора.

Котылгысыз түбән ләззәт көчсез затны
Алдап кертеп гел суыра сазлыгына.
Бу тормышның нечкә сират күперендә
Әхлак ягы иң сыеклар шартлап сына.

Берәүләрне үзе кылган ялгышлары
Аямыйча дөньяда ук утка кертә.
Кайчагында ахмак кына сөеклесен
Язмыш үзе кунак итеп түрдә йөртә.

***

Рухи дөньяң бер хикмәтле сандык булса,
Чит-ятларга җәүһәрләрен ача күрмә.
Күңел түрең биләп алган саф хисләрең
Кагылгысыз булса гына дәрман бирә.

Бер җиреңә тузан төшсә, котың оча,
Кайнатасың кер-караны селте белән.
Җан түтәлең инде күптән чүпләр баскан, –
Арулан син изге сүзле догаң көйләп.

Тынгысызлар ялкын булып кайнаганда,
Ваемсызлар нигә гамьсез, нигә сүрән?
Тәэсир итү көчләре юк туң йөрәккә,
Алар рәхәт яшәү җаен үзләштергән.

Дүртьюллыклар

Сүрән кыштан алҗып бетеп җәйне көтәм,
Ямь бирер күк бар җиһанга якты иртә,
Көзләр, язлар алышына – мин үзгәрмим,
Могҗизалар өмет итеп гомер үтә.

Өем иркен, ризык мулдан, кием чутсыз,
Тик шулай да бер почмагы җанның китек –
Гомер буе бер терәксез интегүләр
Күңелемә салып узган җөйле киртек.

Аз малдан да күп куаныч таба алган
Мең бәхетле шөкер итеп яши белсә.
Хис-әрнүгә әсир төшеп, җан кыйнала,
Үкенечләр сазга тарта, күпкә китсә.

***

Авыз пешкәч өреп кабу урынлыдыр,
Акыллылар башкалардан гыйбрәт ала.
Бер түмгәккә кабат-кабат сөртенгәннәр
Үз-үзенә берөзлексез зыян сала.

Хаталарны төзәтергә һич соң түгел,
Һәр көнеңне башлап кара яңабаштан.
Рух ныклыгын баетырсың ипләп-җайлап,
Кирәкмәгән хәтер йөген кисеп атсаң.

Адашмыйча киләчәккә бару өчен
Әкияттәге өч юл сайлау җитмәс заман.
Шаулап аккан су төбеннән калкып чыгып,
Кабат төпкә китмәс өчен тырыш, һаман!

Киңәш

Су сибегез сез гөлләргә кормас борын,
Чәчәк атып балкысыннар гүзәл чакта.
Кабызыгыз, дөрләтегез учакларны
Балаларның күңелләре сизгер чакта.

Рухы зәгыйфь, буыны сыек битарафның
Хисләренә тәэсир итеп давыл купсын.
Үткен сүзнең кодрәтеннән чаткы чәчрәп,
Бәһасе һич җуелмастай әсәр тусын.

Йөрәкләрдән саркып чыккан бер тансык сүз
Мең дәваны алыштырыр бәлзәм сыман,
Уяулыкны, сизгерлекне уятсын да,
Юлларыңны яктыртсын ул маяк сыман.

Иле өчен җаны сыкрап өзгәләнгән
Иҗатчының энҗе кебек асыл сүзен
Җиткерегез түкми-чәчми балаларга,
Ачыгыз сез сабыйларның күңел күзен.

Кабызыгыз, дөрләтегез илһам утын
Бала күңеле әле чиста һәм саф чакта.
Тормыш юлы җырлап кына барсын өчен
Аның аңын юнәлтегез иҗтиһатка.

Якташларыма

Гомерем буена мин диңгез күрмәдем,
Диңгездәй киң бит син, әй, туган төбәгем.
Басуда узды бит бу ятим балачак,
Күз яшем белән мин сугардым гөлләрне.

Үз илем, авылым кендеккә береккән,
Чит җирдә адашкан язмыштан йөдәдем.
Син мине үз итеп куйныңда җылыттың,
Үстердең кеше итеп, и газиз төбәгем.

Курыкмый атладым бу җирдә нык басып,
Егылсам, якташлар алыр дип, күтәреп.
Бик назга сусаган чагымда, тилмереп,
Тоям мин җанымда Җир-ана күкрәген.

Тирәккә кош кирәк, авылга кешеләр,
Туган як ямьле ул фәкать сез булганда.
Һәр кеше үзенчә сәләтле һәм матур
Сез миңа бик газиз, иң якын тугандай.

Һәммәбез өчен дә уртак бит туган як,
Хатаны кичергән Анадай шәфкатьле.
Башкалар хакына ут булып янарга,
Сезгә бит биргән ул иң юмарт йөрәкне.

Чистартыйк җаннарны, дәвалыйк күңелне,
Мәхәббәт сүзләрен догадай кабатлап.
И туган төбәгем, өметем син минем,
Беркемне какмыйча үз итеп син ярат!

Күңелгә ятышлы иң шифа сихәтләр
Ирешә иң әүвәл тылсымлы сүз аша.
Кызганмыйк, өләшик без күңел җылысын,
Туган як моңнарын яңгыратып җыр аша.

04/06/2010

KhayR. Яңа ел 2010. Уен

Яңа ел 2010. Чегәннәр

Йолдызлык 2009. Бию

Тектоник 2010

Яңа ел 2010. Африканнар

Бәхет күкәе

Динәрә Муратова. Гаҗәеп җәй

KhayR. Кәмит club Бөрбаш style мәктәптә

Гузя. Капай

KhayR. Көзге бал - 2009

10/05/2010

Тугры дус

Кемгә ышанып була?
Сереңне сөйләп була?
Кем иң тугры дус икән?
Уйлама, үзем әйтәм.
Ул кеше — Әни була,
Сине бик нык ярата.
Син куансаң — куана,
Син шатлансаң — шатлана.

Әнием

Кулларыңнан, әни, гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әниебез! Һәрчак сәламәт бул,
Нур сирпелсен синең йөзеңнән.
Балалар бәхетенә сөенеп,
Саулыкта, муллыкта гомер ит!
Дәвамың барлыкка куанып,
Яшә син картаймый, йөзгә җит!

Назлы әнием

Җир йөзендә иң матур
Яңгырый «Әни» сүзе.
Һавадагы кояшка
Охшый әнием үзе.
Әниемнең йөзләре
Кояш чыккан күк балкый.
Ул пешергән ризыклардан
Бик тәмле исләр аңкый.
Шундый уңган, шундый булган,
Минем әни-әнкәем.
Син бит минем иң кадерле,
Матур, назлы гөлкәем.
Мин үземнең әнине
Фәрештәгә тиңлимен.
Аңа озын һәм озак
Гомерләр дә телимен.

Минем алтын әнием

Беләсезме? Минем әни
Барысына да өлгерә.
Иртән чәчләремне үрә,
Аннан ашлар пешерә.
Куллары да алтын аның,
Төрле киемнәр тегә.
Җылы киенеп йөргәнгә,
Без авырмыйбыз бер дә.
Дөньяда иң яхшы кеше —
Әнием була минем.
Гөлнара аның исеме,
Сез шуны беләсезме?

Әнием бердәнберем

Өй эше бирде апабыз:
Татар теленнән безгә.
Әниләргә багышланган
Шигырь язарга менә.
Матур-матур сүзләр эзләп,
Утырам башны ватып.
Миңа кадәр язучылар
Бетергәннәр барын язып.
Ә шулай да матур сүзләр
Таптым әле язарга.
Әнием бердәнбер бит —
Лаеклы ул мактауга.
Иң кадерле кеше ул
Апам белән икебезгә.
Яхшы иптәш әтиемә,
Ярдәмче ул күршеләргә.
Үзе йомшак, үзе кызу,
Бераз гына кырыс та.
Укытучы әниең булу —
Горурлык һәм шатлык та.

09/04/2010

65 кат җиргә язлар килде...

65 кат җиргә язлар килде,
65 кат дөнья яшәрде.
Тынычлыкныңкадерен белеп инде
65 ел халкымяшәде...

...Таң атаерак офыктан
Дөньяны алгакүмеп.
Кояш чыгаераклардан
Җылы елмаюсибеп.

Шатлык беләнкүңел тулы,
Сандугачларсуза җырларын.
Кем уйлаганшушы матурлыкны
Бозар диепсугыш җилләре.

Бәреп кергәнкинәт илебезгә
Гитлерның каракозгыннары,
Канечкечкарчыгалары,
Мылтыклыпалачлары.

Тимер башлыаҗдаһасы
Күкрәп очканбезнең якларга.
Кемне күрә –шуны изеп, йотып,
Туп очырганурман-кырларга.

“Ватанымхакына!” – диеп,
Күтәрелгәнолы-кечесе.
“Фронт өчен,җиңү өчен!” – дип,
Хезмәт иткәнһәр тыл кешесе.

Мылтык аскач,кем дә батыр,
Кем дә кыюбула ала.
Ә менә намусдигәне
Барыбатырларда саклана.

Илемнең сабырхолыклы,
Тырыш халкыбелән горурланам.
Дошманга каршыкөрәшкән
Батырларынкүреп сокланам!

Аз мени соңшушы хакта
Язган безнеңшагыйрьләр?!
Күпменәфрәткә, ялкынга
Баеган бушигырьләр?!

Әгәр булсаммыфәрештә
Мин очар идемкүктә.
Явыз күңелле кешене
Булдырмас идемһич тә.

Нигә кирәкбулган бу сугышлар?
Кемгә кирәкбулган кан кою?!
Нигә җитмикешелеккә
Тынычлыкбәхетен тою?!

...65 катҗиргә язлар килде,
65 кат дөньяяшәрде.
Тынычлыкныңкадерен белеп инде
65 ел халкымяшәде...

08/04/2010

Фәннүр энем бәете

“Бисмилләһи” дип башладым бу бәетнең башларын.
Шулай тиз үләрмен диеп, уйламады башларым.
Урман якларына таба тартты бит йөрәккәем.
Башыма агач төшәсен сизгәндер күңелкәем.
Карурманга килеп кергәч, козгыннар каргылдады.
Күрми дә калдым шул инде башыма нарат ауды.
Әти-әни җан биргәндә сезне генә уйладым.
Үтелмичә кала инде мин барасы юлларым.
“Ник киттең, безне ташлап?” – дип туганнар елаәмагыз.
Изге, яхшы догалардан сез мине калдырмагыз.
Әнием, минем “әлифба”мны син үзеңдә сакларсың.
Мин исеңә төшкән саен, Рәсемемә карарсың.
Эх, дусларым, язлар җиткәч, мине сез дә искә алыгыз.
Төрле-төрле чәчәкләрне кабер ташыма салыгыз.
Хәер-фатихамны калдырып,менә шулай киттем дәнядан
Якыннарым, бәһил булыгыз!..кайта алмам яңадан.

07/04/2010

Әбиемә

Күзләрендә инде аның
Дәрт учагы сүнеп килә...
Бар авырлыкны күрсә дә,
Сөенә ул, әнә көлә.

Сызлана шул куллары да
Аяклары авыр атлый.
Тик алай да “Аллага шөкер”ен
Ул кат-кат кабатлый.

Сабыр холыклы бик түзем,
Йомшак, юмарт күңеле.
Эш сөючән аның кулы...
Аның белән күңелле

Бу – минем иң кадерлем,
Иң газизем – әбием.
Ул булганга ямьле була
Яшәгән һәрбер көнем.

Бар яктан да булган, уңган,
Бик өлгер ул әәбием.
Яхшы киңәшче һәм дустым,
Алтыным бит ул минем!

Әбием, бәгърем син һәрвакыт
Күңелемдә булырсың.
Шундый чибәр, матур булып
Хәтеремдә калырсың!

Төнге авыл

Төн. Авыл йоклый.
Тын да алмый,
Уйга калып.
Мин утырам капка төбендә
Моңсуланып.
Рәхәт, матур мизгелләрне
Искә алып...
Чикерткәләр сайрашалар
“Чирик-чирик!”
Аларга да моңсу микән
Минем кебек?
Агачлар да үзләренә күрә
Бер төс алган.
Ай да болытлар арасына
Кереп югалган.
Тик йолдызлар балкый күктә
Миңа карап.
Салкынча җил исеп ала
Чәчләремне тарап

Сәер сөю

Нигә синең күзләреңә
Карарга оялам мин?..
Җавап бирергә дә хәтта
Кыюлыгым җитми?..
“Яратам, сине!” – дисең син,
Мин нигәдер ышанмыйм.
Күптөрле хәйләләр аша
Сабырлыгыңны сыныйм.
Үзем сөям сине, язым.
Ләкин көләм синнән хаман.
Шул ук вакытта ялгызым
Газап утында янам...

Искә алам мин сине

Тәрәзәгә карап, йолдызларны барлап,
Искә аламын мин сине.
Кышкы салкыннарда җәйге төннәр белән
Күңелемдә саклыйм мин сине.

Һәрбер якты йолдызда да бары сине күрәм,
Бергә алар белән сөйләшәм.
Сине сагынуга, урамнарга карап,
Сукмакларым белән серләшәм.

Әллә җилләр керде, әллә күзләр тиде,
Аңлашылмаучанлык безнең арада.
Мин сине сөярмен, син дип көярмен,
Бик еракларда калсаң да...

Бергә йөргән тау башына карап,
Матур мизгелләрне искә алам.
Безнең кавышуга, безнең аңлашуга
Чын күңелдән ышанып калам.

Җәйге яңгыр мине аңлый

Җәйге яңгыр әкрен генә
Минем тәрәзәмне шакый.
Йөрәктәге хисләремне
Әйтерсең лә ул да аңлый.
Җәйге яңгыр тыныч кына
Җиргә төшеп юлдан ага.
Шул яңгыр сулары кебек
Балачагым үтеп бара.
Җәйге яңгыр тузан баскач
Күк йөзеннән үтеп китәр.
Ә минем күңелем һаман
Балачагымны хәтерләр...

Туган авылым - Бөрбашым

Табигатьнең матур бер җирендә:
Елга буе, урман кырында.
Урнашкан ул минем туган авылым,
Бөр чишмәсе чыккан урында.

Табигате матур, суы чиста,
Җиләк-җимеш пешә урманда.
Комбайннар шавы ишетелә,
Киң кырларда урак урганда.

Таң атканда сандугачлар сайрый,
Су буенда талда-тирәктә.
Ярый әле җирдә матурлык бар,
Сөенәм мин шуңа бигрәк тә.

Халкым минем ял да итә белә,
Бәйрәм итә сабантуйларда.
Күкләр аяз, еллар имин булсын,
Гөрләсен авылда туйлар да.

Көзен киткән кошлар да бит,
Язын кайта туган җиренә.
Халык бергә тыныч-дус яшәсен
Иминлек булсын һәр җирдә!