05/11/2016

Бөрбашым

Авылымның урамнарын
Кабат-кабат урадым.
Иркен итеп сулыш алып,
Саф хавасын суладым.

Төштем чишмә буйларына
Эчтем тәмле суларын.
Балачакка алып кайтты
Мине чиксез уйларым.

Әй, Бөрбашым, туган ягым
Мин синең газиз балаң.
Юллар аерса да безне
Җай чыгу белән кайтам.

Синдә үтте балачагым
Син - яшьлегем болыны.
Син хөрмәтләргә өйрәттең
Кече белән олыны.

Иң беренче синдә сөйдем,
Аңладым сөю барын.
Авырлыклар килгән чакта
Сиңа сөйләдем зарым.

Рәхмәт сиңа, Туган ягым.
Минем талгын бишегем.
Кайчан гына кайтсам да мин
Ачык торсын ишеген.

Әй, Бөрбашым, туган ягым...

11/04/2016

***

... Таянырга терәк булмаганда
Үз-үземне кулга алдым да,
Көчлелегем-көчсезлектә диеп,
Яшәү теләге белән януда.

Атладым мин алга, бирешмәдем,
Абынганда тордым тизрәк.
Дошманнарны көнләштерерлек итеп,
Яшәргә әле кирәк.

Еллар үзгәрттеләр мине,
Язмыш сынаса да – сынмадым.
Тормыш дигән чиксез дәрьяны да
Бүген инде үзем сынадым...

***

Ерак сәфәрләргә китсәң әгәр,
Сине күпләр сагынып көтәрләр.
Җилләр исә көләч йөзләреңнән
Минем кебек назлап үтәрләр.

Сагынуымны минем җилләр таратырлар,
Моңнарымны исә кошлар яңгыратыр.
Чит-җирләрдә сине башка берәү
Минем кебек, бәлки, яратыр.

Ара ераклыгын йөрәк сизәр,
Сөю диңгезендә инде ялгыз йөзәр.
Башка берәү синең өчен янар, көяр,
Юлларыңа ак чәчәкләр өяр…

21/03/2016

Тәүбә иң зур нигъмәт

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!
Газиз дин кардәшләрем, әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ.
Бөтен дөнья кризис турында сөйләгәч, бүген без дә шул турыда сөйләшсәк, каршылар булмастыр.

Грек телендә «кризис» сүзе Аллаһы Тәгаләнең хөкеме дип атала икән. Аллаһы Тәгаләнең хөкеме килгән икән, димәк без нәрсәнедер дөрес эшләмәгән булып чыгабыз. Монда һәркемгә – дәүләт җитәкчелегенә дә, урыннардагы хуҗаларга да, безгә дә уйланырга, фикерләнергә урын бар. Аллаһы Тәгалә үзенең «Шура» сүрәсендә әйтә: «Әгәр мин ризыкны тигез генә бирсәм, бәндәләр минем турыда оныталар һәм бозыклык кыла башлыйлар», ди. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә безнең күпмедер ризыкны кисеп куйган.

Әмма безгә, әгәр без иманлы кешеләр икән, Аллаһы Тәгаләнең хәерсез эше юк, дияргә һәм дә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзең авырып китсәң, балаңа авырлык килсә, «шул банкта акчаны 25 доллардан алыштыралар икән», дисәләр, бер дә йөгерәсебез килми, чөнки үз хәлебез хәл. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйтте: «Сау-сәламәт булып йокыдан торсаң, бер көнлек ризыгың бар икән, син – бу дөньяның патшасы», диде. Бу вәгазьгә килүчеләр арасында, бүген нәрсә ашарбыз икән, дип утыручылар, шәт юктыр, димәк, без барыбыз да шөкер кылырга тиешбез.

Заманында «политэкономия» дигән фән укыган идек, анда «акча – товар – акча», дип өйрәтәләр иде. Без исә ил белән җитештерү турында уйламыйча, акчаны банкларга салып, кыйммәтле кәгазъләргә әйләндереп, акчадан акча ясап, шуның белән генә яшәргә уйладык. Нефтьнең бәясе дөнья базарында күләме 100-120 доллар булганда җитештерүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә тотарга кирәк, дип тапмадык. Нинди матур еллар булса да, акча җитми, дип мәктәпләрне кыскарттык, больницаларга оптимизация ясадык. Аллаһы Тәгалә: «Әле сез җитештермичә, көч куймыйча, җирдә эшләмичә генә яшәмәкче буласызмы?», дип җайлап кына безгә үзенең сабакларын бирә башлады.

Бу барыбызга да кагыла, ник дигән дә, бүген беребезнең дә артык эшлисе килеп тормый. Без үзебез үзгәрми торып, балаларыбызга дөрес тәрбия бирми торып, нәрсәдер үзгәрер дип көтеп ятып булмый. Коръән аятьләрендә, Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйтеп калдырган хәдисләрдә ризыкларыбыз нинди очракларда киңәя, дигән сорауларга ачык җавап табыла. Иң беренчесе, Пәйгәмбәребез (с.пв.) әйтә: «Тәүбә кылыгыз, тәүбә кылсагыз ризык киңәер». Әйткәнемчә, Аллаһы Тәгалә ризыкны бераз кисә икән, димәк без дөрес яшәп бетермибез. Бу бит илдәге хәл генә түгел, ул һәр гаиләгә үзенең йогынтысын ясый, аның да акча кереме кими. Әгәр без тәүбә кылып, кушканны эшләсәк, аның әҗере үзебезгә булачак.

Тагы Пәйгәмбәребез (с.г.в.) алган гыйлемеңнең, кылган гыйбәдәтеңнең кабул була башлануын шуннан белерсең – сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер, ди. Аның килүен шуннан белерсең, син үзеңнең кимчелегеңне күрә башларсың, ди. Үзеңнең җитешмәгән ягыңны, кимчелегеңне белми, танымый торып, тәүбә кылып булмый бит. Бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте икән. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, алган гыйлемнәребез җиренә җитеп үк бетми күрәсең, без үзебезнең кимчелекне түгел, күбрәк кешенекен курәбез, аны сөйлибез. Үзебезнең кимчелекне күрмәгәч, тәүбә кыла алмыйбыз, тәүбә кылмагач, төзәлә алмыйбыз. Төзәлмәгәч, Аллаһы Тәгаләгә якыная алмыйбыз, ризык та киңәйми. Тәүбә безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәт. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем үзенең хаталарын танып, аларны яңадан кабатламаса, үткәндәге гөнаһларын савапка алыштырам», ди. Баштарак бу аятьне укыганда үзем дә бик гаҗәпләнә идем, чөнки сүз гафу итү турында гына түгел, гөнаһларны савапка алыштыру турында бара бит. Берәү, моңарчы бер цистерна хәмер эчкән, тәүбә кылган да, аның гөнаһлары бер цистерна савапка әйләнгән. Һәм бер кемнең дә аның үткәнен тикшерергә, сөйләргә хакы юк. Ни өчен шулай соң? Аллаһы Тәгалә Корьәндә әйтә:«И иман китергән бәндәләр, хәмер эчү, отыш уеннары, багучылык, сихер белән шөгыльләнү сезгә харам кылынды, аннан ерак йөрегез, шаять сөенеч табарсыз», диде. Шулай дип әйтте дә, урамга безгә «наглядное пособие» - исерекне чыгарып, аракы эчсәгез шушы хәлгә төшәсез, дип күрсәтте. Өйсез, сыеныр урыны булмаган, урамда тукланып йөри торган «бомж» да безгә күрсәтмә материал. Аллаһы Тәгалә рәхимсез, дип әйтә алмыйбыз, ул бу кешеләргә тәүбә капкасын бикләмәгән. Кешенең иң зур гөнаһсы – гөнаһ эшләүгә караганда, тәүбәсен кичектеп торуда.

Өлгерермен әле, тәүбә кылырмын әле, дип йөри-йөри дә, үлеп тә китә. Урамда күргән «күргәзмә әсбаптан» без дөрес нәтиҗә ясыйбызмы... Юк! Чөнки, безнең күбебезнең акыл намаз белән тәрбия кылынмаган. «Күрдеңме теге исерекне, тагы эчкән, кайчан айныр инде», дип (бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла) урам буйлап сүгәбез, сөйләп йөрибез. Шуннан кибеткә керәбез дә, аракы сатып алып, кирәк булыр бу дип, аны өйдә ераккарак яшереп куябыз. Ирләрдә гадәттә аракы тормый. Ә хатын-кыз, елан агуын саклаган шикелле, берәр якын туганым килсә, агулармын әле, дип җыеп куя. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин Сезгә әниегезгә караганда да якынрак», дип. Кайсы әни, әле дөрес булса да, үз баласын сүккәнен ярата. Яратмый! Кемне генә сүксәк тә, кемне генә сөйләсәк тә, без кемнеңдер баласын сүгәбез, бу очракта аның әнисеннән дә якын булган Аллаһы Тәгалә бездән риза түгел. Без, сүгү түгел, дога кылырга тиешбез: «Я раббым, шушы кешегә тәүфыйк-хидаять бир», дип. Безнең нәфрәт нәрсәгә булырга тиеш? Аракыга. Ә без киресен эшлибез, аракысыз туй булмый, аракысыз туган көн үткәрмибез. Үзебез шушы гамәлләрне дә кылабыз, гайбәт тә сөйлибез. Бездә шушы аракыга, отыш уеннарына, багучылыкка каршы нәфрәт уянырга тиеш, балаларыбызны да шулай тәрбия кылырга тиешбез.


Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Берәү тәүбә кылса, Аллаһ ризыгын киң кылыр», – диде. Зур гөнаһлардан да яманрак гөнаһ – тәүбәне кичектерү. Иртәгә, берсекөнгә, киләсе елга, пенсиягә чыккач... Ә ул вакытка кадәр яшәвеңә гарантияң бармы? Юк икән, тизрәк тәүбәгә кил, иман белән дөньядан үтүне кәсеп итә башла, соңга калуың бар.

Тәүбәләребездә нык тору, хаталарны кабатламау, гөнаһларыбызны ярлыкар өчен Аллаһ Раббыбыз безгә биш вакыт намазны фарыз кылды. Коръәндә: «Иннәсса-ләәтә тәнһәә гәнил фәхшәәәә и вәл мүңкәр», ягъни: «Намаз кешене бозык, фәхеш эшләрдән саклый», – ди.

Кайсыбыз 50 ел, кайсыбыз 60, 70, 80 ел бу дөняда яшәгән. Һәркайсыбызның хаталары, эшләгән гөнаһлары бар. Берәү дә хатадан хали түгел. Имам Газали хәзрәтләре: «Һәркем үзен тикшерсә, башкаларны тикшерергә теләк һәм вакыты калмас иде», – дигән.

Җир йөзендә яшәп, Аллаһның дәресләре белән дәресләнеп, тәҗрибә туплаганбыз икән, ни өчен әле безнең газиз балаларыбыз без эшләгән хаталарны кабатларга тиеш. Шулай булмасын өчен хаталарыбызны танып, күз яшьләре белән: «Раббым, балаларым мин эшләгән гөнаһларны кабатламасын иде», – дип намазлар соң ник дога кылмыйбыз һәм балаларыбызны намаз иясе итеп тәрбияләмибез. Бүген намаз укырга, балаларны намазга өйрәтергә бөтен мөмкинлекләр бар, бары күӊел итәргә генә кирәк.

Ризыкны арттыра торган тагын бер гамәл – Аллаһка тәвәккәл кылу. Барлык нигъмәтләрнең хуҗасы бары Ул гына икәнен танып, фәкать Аннан гына барлык кирәкләрне сорау. Әлбәттә, Аллаһ дәүләте чиксез, Ул Үзенең сөекле колларына нидер биргәннән Аның мөлкәте кимеми. Ул – безнең догаларыбызны Ишетүче һәм Җавап бирүче. Әмма без дога кылып сораганда Аның бирүенә һич кенә дә шикләнмичә, ышанып, ихлас һәм саф күңелдән дога кылу кирәк. Фарфор пыяла савыт-саба алганда чиертеп карыйлар. Таза булса, чыңлап тора. Күзгә күренер-күренмәс кенә чатнаган булса, чыңламый. Шуның кебек, дога кылганда, сораганда «ә бәлки, бирмәс, ә бәлки, ишетмәс», дигән шик һич кенә дә булмаска тиеш.

Төшенкелеккә бирелүләр, чарасыз калулар, эчүчелеккә бирелүләр Аллаһны танып, аңа тәвәккәл кылмаудан килә. Нинди генә каза килсә дә, Аллаһка тәвәккәл кылырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәк. Аңа гына тәвәккәл кылырга, нәтиҗә чыкса, Аңа гына шөкер кылырга кирәк..

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять) «Үә из тә әззәнә раббүкүм лә иң шә-кәртүм лә әзидәннәкүм», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын», – диде. Ниндидер нәтиҗә булган икән, горурлану, мактану һич кенә дә ярамый. «Шөкранә кыл, зәкят бир», – дисәң, кайберәүләр: «Мин аны үзем, үз көчем белән булдырдым», – дип куя. «Мин», дигәнче, «үзем», дигәнче уйлап кара: кай җирең үзеңнеке соң? Кайда идең син, ничек бар булдың? Аллаһ теләмәсә, бер генә әти-әни дә баланы дөньяга китерә дә, сау-сәламәт итеп үстерә дә алмый. Күпме байлыклары булып, калдырырга варислары булмаган гаиләләр азмыни?!

Казан урамында берәү зарлана икән: «Хәерчелек чиктән ашты, машина куярга да урын юк», – дип. Шуның кебек без дә гел зарлануда, кемне генә сүкмибез, гаепләмибез. Безнең дә бит Аллаһ каршында вазыйфаларыбыз бар. Аллаһны танып, иман китерү, биш вакыт намаз, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗга баруны күпмебез үти, кайсыларын үти? Без бит бәхетне дә: «Ни теләсәң, шуны эшләү, ни теләсәң, шуны ашый алу», – дип саныйбыз. Шуңа ирешә алмасак зарланабыз. Элек нәрсә бар – шуны ашадык, сәламәт булдык. Бүген балалар ни тели – шуны ашый, шуңа күрә барысы да авыру. Чир әйткән бит: «Мин сезгә яраткан әйберләрегез, гадәтләрегез аркылы керермен»,–дип. Нәфес артыннан куу сәламәтлекне какшата, гомерне кыскарта. Барына шөкер итеп, Аллаһ куш-канча нәфесеңне йөгәнләсәң – менә бу сәламәт яшәү рәвеше була. Дин ул – нәфесне йөгәндә тотарга өйрәтә торган фән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Канәгать булыгыз – бай булырсыз», – диде.

Ризыкны киңәйтә торган тагын бер юл – изге гамәлләр кылу, туганнар, дин кардәшләр белән аралашу. Нәрсә соң ул изге гамәлләр? Намаз, ураза тоту, мәчеткә йөрү, хаҗ кылу – болар әле үзең өчен тырышу. Аллаһның газабыннан котылу һәм җәннәт белән өлешләнү өчен. Алар изге гамәл булса да, үзең өчен эшләгән изге гамәл.

Әти-әниеңне тәрбия кылу, туганнарыңа, күршеләреңә ярдәм итү, авыру – сырхауларның хәлен белү, ятимнәргә булышу, үзеңнең остазларыңның хәлен белү, аларга ярдәм итү – менә изге гамәлләр. Әти-әни хакы турында кешеләрне елатырлык итеп вәгазь сөйләү ул – бер нәрсә, алар белән тавыш-гауга чыгармый, аларны тәрбияләп, бер түбә астында яшәү–икенче нәрсә. Беренчесен бик күпләр булдырса да, икенчесенә күпләрнең ихтыяр көче, сабырлыгы җитми. Ә әти-әни догасыннан да кадерлерәк нәрсә бар?..

Әти-әниләребез исән икән, ул да Аллаһның нигъмәте, безнең өчен җәннәткә юл. Атнага бер шалтыратып булса да, хәлләрен белик, игътибарыбызны, матур сүзебезне жәлләмик. Өйләребез иркен, ләкин иман нуры зәгыйфьләнеп, күңелләр тарайды, суынды. Бер-беребезгә җылы сүз әйтә алмыйбыз. Аралар өзек, мөнәсәбәтләр суык. Югыйсә, әти-әнинең хәлен белү – балалар өчен вәҗиб.

Аллаһ Раббыбыз: «Мин авыру – сырхаулар, мохтаҗлар, ятимнәр янында булам, миңа якын буласыгыз килсә, аларга якын барыгыз», – ди.

Бүген кешеләр эшләрен югалтып, авыр хәлдә калганда, төрле бәла-казалар килгәндә, ярдәм итү бигрәк тә мөһим. Зәкят, гошерләребез дә авыру – сырхаулар, мохтаҗлыкта булучылар, толлар, ятимнәр, дин юлында тырышып хезмәт итүчеләр өчен. Аларга ярдәм итү үзең өчен генә тырышу түгел, үзеңнең нәфесеңнән арттырып, кешеләргә ярдәм итү була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күршең ач булса, мул табын артында утыруың дөрес түгел», – диде.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Инширах» сүрәсе, 5, 6 нчы аятьләр). «Фәиннә мәгәл гүсри йүсра, иннә мәгәл гүсри йүсра», ягъни: «Дөреслектә, файдалы булган авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», – диде.

Аллаһның хәерсез эше юк, фикерли белгән кешегә һәр нәрсә артында хәер бар, шуңа күрә дә кризис дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзебез зарланганча, ярлы икәнбез, безгә торгынлык бөтенләй янамый, юк байлыкны югалтып булмый, борчылабыз икән – димәк, нәрсәбездер бар.

Гөнаһларга тәүбә кылсак, намазны торгызсак (бигрәк тә җәмәгать намазын), Аллаһка тәвәккәл кылсак, тырышып хезмәт итсәк, булганына шөкер итсәк, дин кардәшләребез, туганнарыбыз белән аралашып, күркәм мөгамәлә кылсак, ятимнәрне, мескеннәрне, фәкыйрьләрне, авыруларны зиярәт кылсак, аларга ярдәм итсәк, иншә Аллаһ, Раббыбыз ризыгыбызны киңәйтер, торгынлыктан котылу юлларын насыйп итәр. Бу изге Рамазан айларында Аллаһ ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбыз, укыган фарыз һәм сөннәт, вәҗиб һәм тәрәвих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән садәкәләребезне һәм бирәчәк фитр садәкәләребезне кабуллардан кылса иде. Изге эшләребездә бер-беребезгә ярдәмче булып ислам динендә яшәргә, дөньядан үткәндә: «Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдәр-расүлулла-ааһ», – дип иман белән үтәргә һәм Аллаһның җәннәт-ләрендә очрашырга насыйп булсын. Әмин.

Асылташтан кыйммәтле

Исемен белеп куйганнар
Әтием минем Алмаз.
Горурланып язам менә
Аның турында аз-маз.
Без әтине яратабыз
Ул да безне ярата.
Изге теләкләрдә торам
Әтиемә карата.
Иртән мәктәпкә озата
Теләп изге теләкләр.
Яхшы билгеләргә уку —
Әтиемне хөрмәтләү.

Сугыш афәте

Без сугышны күргән буын тугел,
Беләм: кырылган бит күпме җан,
Ике бабам сугыш кырларында
Үзен аямыйча сугышкан.

Бер әбием үзе япь-яшь килеш
Көн – төн тракторда эшләгән,
Фронт өчен икмәк үстергән ул,
Үзе ачлыктан гел шешенгән.

Шундый газап чигеп алган җиңү
Мәңгелеккә булса иде бит!
Тик нигәдер тынычлыкның кадерен
Белмибездер кебек алай бик.

Сугыш гарасаты тынганга да
Җитмеш еллап вакыт узган бит-
Анда – санда сугыш авазлары
Һаман ишетелеп тора тик.

Дөнья халкы бары бердәм булып
Күтәрелсә карты һәм яше,
Сугыш туктар иде җир йөзендә
Һәм түгелмәс канлы күз яше.

***

Шатлыкларым бер кочак һәм
Бер олаудан артып китсә,
Борчуларым үрчеп китеп,
Бөтен күңелемне китсә,
Хисләремә чыдый алмый
Кулыма каләмемне алам.
Дошманнарны җиңеп кайтып,
Яралардан вафат булган
Мәрхүм бабам искә төшсә,
Чиккән намазлыкка басып,
Сәҗдә кылып төшкә керсә,
Кулга кабат каләм алам.
Оныкларым һәм улларым
Васыятемне саклыймы? – дип
Еллар аша дәшә сыман.
Җиңү таңын якынайткан
Бабам рухы шат булсын дип,
Җомга саен дога кылам.

***

Исәнмесез, ә мин – билгесезлек,
Салыйм берегезне утларга.
Миндә янганнарның күңелләре
Охшап кала ташлы тауларга.

Исәнмесез, ә мин – “яңа хисләр”,
Янмасам да, әмма күмер мин...
Төннәрендә йокысызлык белән,
Ә көндезен моңга күмермен.

Ә мин – сагыш, иң ачысы булам,
Борчуларым белән кайнаткан.
Болытлы күк, тоташ яңгыр белән
Бик күпләрнең күңлен кайтарган.

Саләм миннән, чиксез ышанычтан
Йөрәгеңне синең ачтырган.
Ә соңыннан җил-давылга сойләп
Күз яшьләре белән ачыткан...

Кызу канлы сабырсызлык та бит
Читтә кала алмый, беләсез.
Ашык-пошык зур адымнар белән
Зур газапка безне төрәсез.

Хыялыйлык – иң зур хата икән,
Бик еракка, күккә очырган.
Вакыт үтеп ихлас хисләреңне
Таш астына синең качырган.
Шул ташлардан зур тау ясаган...

(31.07.2015)

***

Иләсләнеп юлдан атлап барам
Барам әле, барыр юлым бар.
Узган еллар төсен сызгаларга,
Бозгаларга ярый каләм бар.

Ярый әле бу дөньяның йөзен
Күрер өчен күңел күзем бар.
Чәчкәләрнең хуш исләрен тоям...
Юк ла, юллар гына миңа тар!

Күк гөмбәзе илтсен чиксезлеккә
Уйларым бит канат куйганнар.
"Җилләр салкынлыгы йомшарта ул,
Йөрәк көчен ала," - дигәннәр
Ялгышкансыз, димәк юлыгыздан
Чын терәкләр - дуслар киткәннәр!

Кыр уртасын ялгыз гына саклап,
Карап торган көчле имән дә
Җил-давылдан шартлап сынмас иде
Башкалары булса тирәдә.

Елга корый, әгәр аңа һәрчак
Чишмәләре суын коймаса.
Мин кем булыр идем икән, Ходам,
Чын дусларым янда булмаса?!

Өметсезлек тулган көндә якты,
Җылы нурын салыр күңелгә.
"Әйдә, сөйлә, бергә күңеллерәк,
Төннәр озын...калыйк күмергә!"

Үткен, төртке сүзләр дә бит
Үреләдер ныклы киңәшкә.
Иңне иңгә салыр кешеләрең
Булмасалар...нигә яшәргә?!

Бу юлларым, белмим, мәзәк булыр,
Кемгә аталганнар - аңларлар.
Шундук укып, " Һей, тилемсә тагын
Хыялланган," - диеп көлерләр.

Көлегез сез, бары көлегез сез!
Күз яшьләре битне юмасын!
Яшәргә рух биргән дусларымның
Үтәр юлы бозлы булмасын!
Сезле тормыш бүләк иткән Аллам,
Сезне миннән тартып алмасын!

(09.09.2015)

Сагынып кайтам сине, мәктәбем

Бөрбаш урта мәктәбе
Күпләр өчен газиз, якты йорт.
Тукайлардан калган горур телне
Йөрәк түрләренә илткән йорт.

Синдә алган гыйлем-нәсыйхәт,
Юлдаш безгә гомер юлында.
Татарлыкны ныклап иңдердең син
Һәр балага ислам рухында.

Кыңгыраулы мәктәп елларын
Кем сагынмый икән, кайсыгыз?
Ишекләре ачык мәктәбемнең
Сагынсагыз көн дә кайтыгыз.

Безнең өчен һәрчак кадерле син,
Кыйбла кебек тартып торасың.
Ерак араларны якын итеп,
Кайткан саен каршы аласың.

Туган мәктәбемә

Агым сулар кебек сизелми дә,
Күпме гомер агып киткән.
Без мәктәпне тәмамлаганга да
35 ел вакыт үткән.

Туган йорттай син, Бөрбаш мәктәбе
Күңелләргә якын бигрәк тә.
Гашия, Сания, Рауза апалар
Мәңге яши безнең йөрәктә.

Директор Габделхак абыйны,
Искә алабыз әле дә.
Мәрьям, Мәймүнә, Рузилә апалар –
Алар бар да безнең хәтердә.

Өч класста 77 бала,
Мәктәптә белем алдык.
50ебез очып кайтты,
Кошлар кебек сагынып.

Шул елларның якты хатирәсе
Күңелләргә якын бигрәк тә.
Балачак һәм яшьлек авазы
Саркып чыга безнең йөрәктән.

Тырыш хезмәт, күркәм гаилә белән
Казансак та җирдә хөрмәт-дан.
Ундүртебез гүр иясе булып,
Китеп барган фани дөньядан.

Бергә, бердәм булыйк, сабакташлар–
Күңелле бит бергә очрашу.
Күрешүләр ешрак насыйп булсын,
Вакытлыча булсын хушлашу.

17/03/2016

Халкым диеп янган ул

Язлар җитү белән һаман
Шигъри юллар тезә белмимен.
Нигә шундый тирән уйланулар
Килә миңа, җавап эзлимен.
Иксез-чиксез сорауларга
Кагылышлы милләт язмышына-
Тик барыбер таба алмыймын.
Ә ул тапкан, милләтпәрвәр җаны
Халкым диеп бик аз янса да,
Сынмас рухы белән бик күпләрне
Үз эзеннән илтә алса да.
Рәхимсезлек, чынбарлыкның яман
Җәберләвен күреп яшәгән.
Тик бар булган уй-хыялы белән
Халкым диеп янган ул, көйгән.
Милләт таркаулыгын читкә кагып
Берләшүгә өндәп чакырган.
Ялкын өстәп һәммә йөрәкләргә
Тиңсез хәзинәләр ул язган.
Үз халкының җанатары булган.
Тукай ага гына яза алган
Бик мәгънәле, кирәкле юллар.
Язлар җитү белән күңлем һаман
Шигърияткә бик еш омтыла...
Тукай рухлы, Тукай җанлы халык
Сез күрерсез: янә кабына.

Туган ягым

Кая барсам да ашкынам
Туган ягыма таба.
Авылымның һавалары
Җаныма бирә дәва.
И, авылым, газиз җирем,
Елгалык тирә-ягың.
Кешеләрең көләч-юмарт
Оҗмахларга тиң ягым.
Туган ягым-күңел
бишегем,
Һәр ел фасылында матур
Хуш исле болын -
кырың.
Чишмә буйлап үсә
яшел үлән,
Елга тирәсендә тал-тирәк,
Синең кебек табигатьле
Авылны сөю кирәк.
Якын гына кара урман
Өлгерә гөмбә-җиләк.
Тирә-юньдә дан тотасың,
Сине белмәгән сирәк.
Җәен керәм урманнарга
Күмеләм куаклыкка.
Чиләк-чиләк җиләк җыям
Һич алдамыймын юкка.
Кургаш сыман авыр болыт
Сарылган күк йөзенә.
Әй, дусларым, кадерләп саклыйк!
Туган як ул була бер генә.

Табигатьне саклыйк!

Табигать – ул бик зур хәзинә
Туган якның гүзәл урыны.
Җылы җилнең битне иркәләве,
Салкын кышның карлы бураны.
Еллар үтеп барган саен,
Табигать гел моңая.
Адәм баласы шикелле,
Көннән- көн олыгая.
Алла биргән шушы матурлыкны,
Саклыйк ныклап, җилләр тимәсен.
Урманнарда кошлар сайрап торсын,
Болыннарда гөлләр шиңмәсен.
Чүп-чар капчыклары,
Тирә - якны басмасын.
Табигатьнең гүзәллеге,
Гомер буе саклансын.
Табигатьне саклыйк, дуслар!
Тукраннан үрнәк алыйк.
Җиребезне матур килеш,
Исән- сау алып калыйк!

Татар теле

Күпме җирдә
яши татар халкы,
Үз байрагы,
милли теле булган
Җир йөзендә
шундый халык бар,
Татар теле-
бөек Тукай теле,
Алиш теле,
батыр Җәлил теле,
Борынгыдан килгән
данлы Болгар иле,
Мәңге яшә,
газиз татар теле!

Тукай абый

Тукай абый балачакта
Ятим малай булган ул.
Безнең кебек балаларга
Күп әсәрләр язган ул.

Тукай абый юл күрсәткән
Безгә белем иленә.
Аның әсәрләрен укып,
Җир ямьлерәк күренә.

Яратабыз Шүрәлесен,
Бармак кыскан егетен.
Теләп ятлыйм шигырьләрен,
Укыймын әкиятен.

Шагыйрьгә эндәшү

Ятимлектә яшәгәнсең,
Җиде ятлар кулында.
Матур шигырьләр язгансың,
Туган телең турында.
Яратабыз шигырьләрең,
Көйгә салып җырларга.
Өйрәнәбез нәни чактан
“Туган тел”не тыңларга.
Шүрәле һәм Су анасын
Барлык бала да белә.
Күптән күренмиләр инде,
Без яшәгән җирләрдә.
Су анасы суга кергән
Калдырган алтын тарак.
Булган икән бит авылда
Урлаучы малай-карак.
Былтыр исемле егет
Шүрәлене алдаган.
Озын-озын бармакларын
Зур ярыкка кыстырган.
Безнең заманга да калган
Син җыйган кура җиләк.
Без дә җыябыз аны
Әбием белән чиләк-чиләк.
Болыннарга чыгып уйный
Бала белән Күбәләк.
Сәхнәләрдән шул җырыңны
Җырлыйбыз без бергәләп.

Кәҗә белән сарыгың
Кайда йөриләр икән?
Урманнардан бүре качты,
Боткага су эзлиләрме икән?
Кәҗәләр артты авылда,
Галиләр артмас микән?
Мәктәпләр ябабыз диләр,
Галиләр тартмас микән?
Син кирәк, Тукай абый,
Әйтергә бүген сүзең.
Заманалар безнең
файдага түгел,
Кайт булмаса үзең!
Синең урында булсам,
Мин түзмәс идем.
Гаяз Исхакыйны җитәкләп,
Кайтыплар килер идем.

ЕГЭлар аяктан ега,
Балалар надан, телсез кала.
Сарыклар белән шыплап
тула кала,
Авыллар ятим кала.
Сиңа эндәшә Бөрбашның
Тиктормас татар кызы.
Замананы үзгәртергә
Тукайлар кирәк әле,
Тукайлар кирәк әле.

Габдулла Тукайны искә алып

Казан артында авыл бар
Исеме аның Кырлай.
Шул авылда туган инде
Апуш атлы бер малай.
Ул бәләкәй чакларда
Бик күңелле булган, ди.
Урманнарда чыршы-нарат
Рәт-рәт кенә торган, ди.
Чиләкләп кенә җыйганнар
Урмандагы җиләкне.
Шунда Шүрәле тотсамы?!
Бирә инде кирәкне.
Урманнан кайткач җыелып,
Су керенгәннәр алар.
Су анасы саклап торган
Батмасын дип балалар.
Ә кайбер шаян малайлар
Саклый дип тормаганнар.
Су анасы сизмәгәндә,
Тарагын урлаганнар.
Урлауның ярамаганын
Аңлаткан Су Анасы.
Кайда гына яшәсәң дә,
Кеше булып каласын.

Мин бит Тукай оныгы

Төбәлгән Кырлай ягына
Татар дөнья карашы.
Бәхетле тоям үземне
Мин бит Тукай оныгы.

Мизгелдәй узган гомерне
Мәгънәле ит, яшәп кал.
Якты эз калдыр тарихта,
Тукайдан син үрнәк ал.

Бөек Тукай әсәрләре –
Халкымның хәзинәсе.
Даһи исемең алдында да
Килә башым иясем.

Безнең якты маягыбыз,
Тукай – безнең юл башы.
Горур тотамын башымны
Мин бит Тукай оныгы.

Якты йолдыз

Тукай атлы бөек шагыйребез
Безнең якларда да булган бит.
Сосна авылының
Чишмә суын авыз иткән бит.

Балачагың булган аянычлы,
Шуңа гомрең булган бик кыска.
Киләчәктә сүнмәс ялкын булып,
Шигырьләрең калган халыкка.

Иҗатыңны укый яше, карты,
Канатланып, ихлас рухланып.
Синең батырлыкка, талантыңа
Барча халык карый сокланып.

Бөтен дөнья укый шигырьләрең,
Әкиятләрең халык күңелендә.
Мәңге сүнмәс якты йолдыз булып,
Балкыйсың син, шагыйрь, бүген дә.

Иҗаты миңа таныш

Миңа таныш Су анасы,
Шүрәлесе, Былтыры.
Әкиятне күркәм иткән
Карахмәттәй батыры.

“И туган тел, и матур тел”, дип
Яңгырый аның шигыре.
Күңелләрдә моң тудыра
Халкымның бөек шагыйре.

Тукай абый әкиятләре
Өйрәтте мине эшкә.
Укып кеше булыйм әле
Яшьнәрмен киләчәктә.