09/08/2013

Ямьле яз айлары

Кабат яз килде дөньяга
Күчтәнәчләре белән
Кошларны да кайтарды ул
Кояш та чыкты күктә.

Йокыларыннан уянды,
Ниһаять, елгалар да.
Карлар эри һәм әкренләп
Яфрак яра агачлар.

Озак тормас, кап- кара җир
Яшел юрганын ябар.
Ямь- яшел генә булмас ул
Бизәкле, матур булыр.

Яз булмаса, безнең илебез
Тукайсыз булыр иде.
Мондый матурлыкларны без
Бөтенләй күрмәс идек.

Ошый миңа яз аенда
Кошлар сайравын тыңлау
Ничек ошамый, ди, инде ул

Чын җырчылар каршымда.

27/04/2013

Яз

Менә ямьле яз җитте,
Сулар да агып китте,
Күктә якты кояш чыгып,
Җылы нурларын сипте.

Язгы кояшның нурлары
Бар җиһанны уятты.
Кошлар да җылы яклардан
Туган якларга кайтты.

Язның рәхәт шатлыклары
Куандыра һәркемне.
Яз турында бик күп беләм,
Сезгә сөйлим серемне.

Шатлыгым


Нигә бүген көннәр аяз?
Нигә болытлар бик аз?
Карлар эрегән бераз.
Һшркем белә: килгән яз!

Кайтыр да сыерчыклар,
Чыгарырлар кошчыклар.
Сайрарлар көйга салып,
Күңелне куандырып.

Тамчылар тып-тып тама,
Ташулар шаулап ага.
Кешеләр дә шатлана —
Бар җиһанда тантана.

Кояш күктә елмая,
Көннәр. төннар озая.
Табигатькә ямь керә,
Шатланам шуңа күрә.

Ямьле яз

"Сау бул!" - дидек кышка,
Ай-яй матур тышта.
Гөрләшеп, җырлашып,
Җырчы кошлар кайта.

Яз керә һәрбер өйгә,
Җылы назын тарата,
Бала-чага, әбиләрне
Һәрчак урамга тарта.

Язгы урман


Иң гүзәл ямьле урман -
Безнең авыл урманы.
Һәммәсе дә яши анда:
Поши, төлке, куяны.

Язлар килгәч матур булып,
Яшелләнде урманым.
Шушы матурлыкны күреп,
Күңелем хозурланды.

Һай, ямьле язгы урман!
Чылтырап чишмә ага.
Бала-чага суда уйный,
Елмаеп кояш бага.

Тырыш керпе (әкият)



Булган ди бер тырыш керпе. Аның дуслары бик күп булган ди. Алар төрле уеннар уйнарга яратканнар. Менә салкын кыш җиткән. Урман җәнлекләре Яңа елны каршыларга җыелганнар, ләкин чыршы бизәргә онытканнар. Тырыш керпе озак уйлап тормаган, энәләренә уенчыклар элгән дә чыршы булып үзе баскан. Дуслары аның тирәсендә рәхәтләнеп ял иткән. Керпе генә бик арыган һәм йокыга талган. Менә шуңа күрә инде керпеләр кышын өннәрендә йоклыйлар икән.

Шаян керпе баласы (әкият)


Яшәгән ди Шаян атлы бер керпе баласы. Беркөнне урманда йөргәндә аның шаярасы килгән һәм ул йомарланып тәгәрәп киткән. Шулай тәгәри торгач, хәйран җир киткән һәм бер өйгә килеп чыккан. Өй эчендә беркем дә булмаган. Шаян каршыда зур көзге күргән, ә аннан бер яфрак өеме карап тора икән. Керпе баласы бик курыккан, тегеләй барган, бире килгән, ә өем ул эшләгәнне кабатлый икщн ди. Шунда гына Шаян энәләренең яфрак белен капланып беткәнен аңлаган. Хәзер инде ул бер дә урынсыз шаярмый икән.

18/04/2013

***


Әни, мине тапкансың,
Иренмичә баккансың.
Сиртмәле бишеккә салып,
Тирбәтеп йоклаткансың.
Әнинең җылы куллары
Һәрчак иркәләп торсын.
Аның изге теләкләре
Гомергә юлдаш булсын!

***


Минем әни Наилә
Бар эшкә дө өлгерә.
Матур назлы тавышы
Һәркемне сөендерә.
Үзе һәрчак шат, көләч,
Нур бөркелә йөзеннән.
Кайгы-хәсрәт күрмичә
Яшәсәк иде бергә.

***


Мәрхәмәтле газиз әнием,
Игелекле синең йөрәгең.
Җылы назың җитә һәркемгә,
Фәрештәдәй изге күңелең.
Авырганда һәрчак янымда,
Кулларымда тоям җылыңны.
Карашыңда — безне кайгырту.
Синең күңел — гөлләр болыны!

***


Минем әниемнең һәрчак
Иреннәре елмая.
Аның якты күзләрендә
Бәхет утлары яна.
Рәхмәтебез чиксез сиңа,
Көләч булсын йөзләрең.
Бергәләшеп яшик әле,
Ямьләндереп өйләрне!

***


Әнием гел балкып тора,
Күктәге йолдыз кебек.
Мин дә тырышам булырга
Нәкъ менә аның кебек!
Иренә белми әнием,
Көн буе эшләр карый.
Күңелемне юатырга
Әле дә син бар, ярый!

***


Син булганда гына, өни бәгърем,
Өебездә була җылылык.
Якты карашыңнан синең һәрчак
Тирә-юньгә сибелә назлылык.
Сине һәрчак янәшәмдә тоеп,
Ияләнеп йомшак тавышка,
Игътибарың тоеп яшәгәнгә,
Мин бәхетле бүген тормышта.

11/02/2013

Фани дөнья гыйбрәте (Кыска шигырьләр)

Дөнья кума, гел ашкынып, хәлдән таеп —
Көчең беткәч, малларыңның кадере калмас.
Казнаң бераз саекса да савап артыр,
Юмарт булып башкаларга игелек кылгач.

Уйсыз кеше, надан баштан, көн-төн йоклый,
Уйчаннарның җанын баса дөнья гаме.
Һәр нәрсәдә чама кирәк — шуны бел син,
Уйга батып жуя күрмә яшәү ямен.

Хөр фикерле гадел кеше кулай түгел,
Дөреслекне күзгә карап әйтүе бар.
Аны хуплап кушылучы һич табылмас,
Каныгырга теләгәне бармак янар.

Эчтә ялкын сүрелгәчтен, карт-корылар,
Җегәр калмады дип, юкка шаклар ката.
Бар көченә чир-сырхавы куркытканда,
Бирешми ул, аяк терәп, каршы ята!
*    *   *
Бәндәләрнең бик күбесен сынадым мин,
Акыллысын һәм җүләрен тыңладым мин.
Һәркемдә дә гыйбрәтле сүз орлыгы бар —
Сабак өчен хәтеремә чорнадым мин.
*    *   *
Ыспай тәнгә ефәк күлмәкләр кимәдең,
Акыл белән үз тиңнәреңне сөймәдең.
Муеныңны камыт баскач, эшли-эшли,
Чыдамыйча зар йомгагын күп төйнәдең.
Хәзер инде офтанудан бер файда юк,
Бәхетләрем китек диеп, сыктап йөрмә.
Кулларыңнан гөл тамганда, син бәхетле,
Инде килеп, сабырлыкка бераз өйрән.
*    *   *
Фәрештәләр уң иңеңдә, сул иңеңдә,
Бар гамәлне югалтмыйча барлап тора.
Гөнаһлардан курка белгән адәми зат
Тәртипсезне гел кисәтеп тамак кыра.
*    *   *
Башларыңа басар берәү, җыеп көчен,
Ярышларда үзе калкып чыгар өчен.
Син иелеп ирек бирсәң көндәшләргә,
Авызыңнан коелып бетәр бөтен тешең.

Дан яраткан, үзен сөйгән ертлач була,
Тыйнакларны әзер тора аударырга.
Бөтенесеннән хәбәрдар үз ишләре,
Фаш итәргә бер җай көтеп янап тора.
*    *   *
Ана, мескен, өзгәләнә бала өчен,
Бала күңеле акча белән машинада.
Өлкәннәрнең кадере нигә китте, димә,
Бөтен хикмәт рух саеккан заманада.

Безнең кебек җүләрләр юк җир йөзендә,
Адарынып җәмгыятькә хезмәт иткән.
Күзләрне нык томалады, әйдәп торды
Кызыл әләм, алтын хәреф белән чиккән.

Барыбер дә үкенерлек гамәл түгел,
Җир йөзендә кеше булып кала алгач.
Әле һаман җимеш бирә, җыеп бетер,
Без утырткан берәгәйле карт алмагач.
 
Монафыйклар әрсезлеген яшерә белеп,
Астыртын бер хәйлә белән юллар яра.
Күпме генә шәп икәнен исбатласын,
Йөзендәге маскалары тузып бара.

Үз тиңнәрен алар таба иснәшергә,
Мул табында ихахайлап кешнәшергә.
Син үртәлмә, телләренә менгән өчен,
Һич кирәкмәс, оятсыз белән көрәшергә.
*   *   *
Күңелләрең айкалмасын шәфкать эзләп,
Бүген һәркем фәкать үзен өстен күрә.
Михнәт аша рух ныгыткан затлар гына
Читләр өчен өзгәләнеп җылы бүлә.

Чын шагыйрьнең хисе нечкә, күңеле юмарт,
Фани дөнья малларына исе китмәс.
Кайчак аның бер әсәре рух тергезер,
Зиһен байлыгыннан тигез өлеш тигәч.

Көчле бүре ялгыз йөри адашмыйча,
Үртәлмәгез, фикердәшләр аз булганга.
Үз вөҗданы чиста калыр, өлге булып,
Дөнья пычрагыннан читтә тормаса да.

Сүзләреңнең кодрәтеннән күк күкрәсен,
Яшен яшьнәп һаваларны сафландырсын.
Иле өчен, халкы өчен чын йөрәге өзгәләнгән
Чын шагыйрьләр мәртәбәдә, түрдә булсын.

***

Гомер безнең кыска җәй кебек —
Чәчәк аткан чагы аз була.
Килеп җиткәч инде алтын көзгә
Күңелләргә тирән моң тула.

Берәү ялгыш авыр сүз әйтсә дә,
Хәтер кала, күңел кителә.
Кемдер исә ихлас хәлең белсә,
Күздән якты нурлар бөркелә.

Җылы караш тансыклаган җанны
Сизгер кеше тоеп ала ул.
Үз борчуын бер кырыйга куеп,
Юатырдай сүзләр таба ул.

Җанда булган миһербанлык хисен
Жәлләмичә өләш үзең дә.
Акыл җыеп гомер кичкән кеше
Юмарт була һәм дә түзем дә.

Үзеңнең дә яшәү көчең артыр,
Жәлләмәсәң йөрәк җылысын.
Салкын көзнең кыраулары төшмәс,
Иминлектә балкып торырсың.

Алтын көзнең асыл бизәгедәй
Җылы торсын бездән бөркелеп.
Туар таңның кадерләрен белеп,
Яшик әле нурга күмелеп.

***

Мин кумадым дөнья,
Дөнья куды мине,
Чыбыркылап, хәтта дөмбәсләп.
Ат күк җикте,
Сыер кебек сауды.
Җегәр имде кайнар йөрәктән.

Мин кумадым дөнья.
Артка тибеп,
Тәҗел «кирәк» кардан йөгертте.
Җаным акка, пакька ымсынганда,
Һаман керле күлмәк кидертте,
Чүкеч белән рухны төйдертте.

Тормыш диңгезенең
Тыныч утравына
Күңел инде күптән ашкына.
Бәгырь түрләрендә
Купмас булып каткан
Үткәннәрнең ачы юшкыны.

Яхшылык дип
Чәчкән орлыкларны
Ач далада җилләр тузгыта.
Хәләл көчнең болай кадерсезлегеннән
Фида җаннар гына ут йота.

Дөнья куган буын,
Ил-йорт муллыгына
Ныклы нигез салгач, тилмереп.
Вөҗдансызның салкын карашыннан
Картлыгына атлый иелеп.
Хәрам малга туя алмаганнар
Намусына карый төкереп.

Белә торып

Кырыс, кырку күңел белән иңлим
Яшьлегемнең тәүге язларын.
Кемнән алда якты эз калдырды,
Кемнәр саксыз җанны тырмады?

Күлмәк түгел, хәтта тән дә тузган,
Күпме еллар йөген күтәреп.
Баштан кичкән гамьгә чыдамыйча
Юкарды бит чәчләр сүсәреп.

Үкенүләр тау кадәрле биек,
Шатлык мизгелләре тәбәнәк.
Рух күгенең йолдызлары сирәк,
Гел яңгыры тора сибәләп.

Гомер буе җыйган акыллар да
Ник кирәксез икән картайгач?
Кеше морадына ирешәдер
Алдан фәкать бәхет яралгач...

Гадел бизмәннәрне авырайтыр,
Игелекле булса гамәле.
Бер заяга гомер үтмәгән бит,
Үтәлмәсә хәтта теләгең.

Шөкер итә белү олы сәнгать,
Шунысы көчтән килми кайвакыт.
Кара уйлар җанны тырнап тора,
Ә аклыкны куып тараттык...

Белә торып язмыш кочагына
Хисләнергә ярсу җан аттык.
Мирас җемелдәвен чынга алып,
Шунда чабып гомер саргайттык...

Әрнү

Таш бәгырьле заман уртасында
Ялгыз басып калу читендер;
Өскә ургып хәтәр ташкын килә —
Әллә күмәр, әллә чигенер?...

Яңа буын таш йөрәкле бугай,
Битараф ул хискә, чын моңга.
Авыр тимер төйгән рок-музыка,
Ми ярсытып нигә котыра?

Оныкларның күзе күктә түгел хәзер —
Сүрәт күрсәтүче яшнектә.
Торна авазларын алар абайламый,
Гүя адашканнар гарештә.

Безнең яшьлек серле моңы белән
Үксеп ята тузан астында.
Газиз йомшак ана теле өчен
Күпме әрни милли халкым да.

Шигырь укыганда елый алган
Саф күңелле, садә өлкәннәр,
Тарихларның текә чатларына
Борылып карамаска киткәннәр.

Таш бәгырьле заман сандалында
Ник төясез алар хәтерен?
Кабатланмас якты эзләренә
Күләгәләр яткан бит бүген.

...Таш бәгырьле заман аңга килеп,
Чыктай чиста хискә бер сусар.
Бишек җыры әгәр исән калса,
Хәтер төпкеленә юл ачар.

Якты гомер, сүнмә әле!

Сындырырга теләделәр
Шартлатып үзәгемне.
Сынып төшәр хәлдә идем —
Көтмәгез, түзәм әле.

Ният иткән эшләрем бар,
Каршы давыл екса да.
Язмышымны каһәрләмим
Кыйнаса да, сукса да.

Һәр бите сагыштан тора
Гомерем китабының.
Явызның колы булмадым,
Яламадым табанын.

Мескен булып мин тез чүксәм,
Сытып изәрләр иде.
Горурлыгымны югалтсам,
Дуслар бизәрләр иде.

Дөньяны караңгы баса,
Бер ышаныч калмаса.
Өмет чаткысы сүнгәндә,
Алга могҗиза баса.

Тормыш булгач, түзә алмый,
Сынган чакларым да бар.
Җәберләүче рәхәт күрмәс,
Агудай яшем тамар.

Газап чиккән изгеләрнең
Ярдәм була үрнәге.
Читен булса да мин түзәм,
Якты гомер сүнмәле!

Бурыч

Ватан каршындагы бурычыңны
Үтә диеп кемнәр өндәде?
Үтәдем, тик шәфкать көтми генә
Үз тормышым үзем көйләдем.

Анам хакындагы бурычларны
Һичкайчан да онытып йөрмәдем.
Михнәт баскан толлык аркасында
Елмайганын сирәк күргәнмен.

Әтиемнең җирдә яшәгәнен
Фәкать ишетеп кенә белгәнмен.
Ихлас догаларым барып җитеп,
Җылытса иде салкын гүрләрен.

Ир каршында булган бурычымны
Тормыш йөген тартып үтәдем.
Аңа яшәү рәхәт булсын дидем,
Үзем хыянәткә кермәдем.

Бала алдындагы бурычларны
Һич тә авырсынмый күтәрдем.
Таләпчәнлек катыш мәхәббәтне
Күңел күзе аша үткәрдем.

Халкымны һәм илне, эшне сөйдем,
Үз-үземне башук сөймәдем.
Кадер-хөрмәтләрдән мәхрүм итеп,
Чи тиредәй җанны иләдем.

Бурычларым кала күрмәсен дип,
Хәләл көчем белән түләдем.
Кылган игелек әҗеренә торган
Яхшылыклар көтеп йөрмәдем.

Аллаһ каршындагы бурычымны
Читкә куеп, гамьсез йөргәнмен.
Рух саулыгы кителгәнен тоям,
Фәкать шуңа сызлый йөрәгем.

Бурычларны түләп бетермәдем,
Әҗәтләрне җыя белмәдем.
Әллә гөнаһ, әллә савап басар
Ходаемның гадел бизмәнен.

09/02/2013

Яңа ел киче


Яңа ел киче җитә,
Чыршы бизәлеп бетә.
Ак атларда Кыш бабай
Кардан юл ярып үтә.

Кар кызына ияреп,
Бабай да биеп китә.
Гармун җырлый шатлыктан,
Онытыла картлык та.

Күңелләр ашкына, һич
Туктап калып булмый ич.
Кышкы кич. тылсымлы кич —
Бу Яңа ел киче ич!

Кышкы шатлык


Кыш бабай безгә килде —
Яңа елны китерде.
Бөтен дөнья хәзер ак,
Балалар моңа бик шат.

26/01/2013

Гарфилд

Минем исемем Гарфилд,
Сөт эчәмен көн саен,
Яратамын кәнфит,
Тәмлетамак, мөгаен.
Ак җанлы түгел үзем,
Хәйләкәр минем күзем.
Алдасам сине әгәр,
Үпкәләмә син, зинһар!

19/01/2013

Мактанчык чыпчык (әкият)


Борын-борын заманда түбә кыегында бер чыпчык яшәгән ди. Ул мактанырга яраткан. Беркөн шулай очып бараганда, ни күзе белән күрсен, җирдә алтын тәңкә ята икән. Төшкән дә, тәңкәне томшыгы белән алып, кабат күккә күтәрелгән. Иптәшләре янына барган да, табышын күрсәтеп, алдына-артына карамыйча мактанырга тотынган. «Хәзер минем алтыным бар, сезнең миңа кирәгегез шуның кадәр генә», — ди икән, боргаланып. Боларга читтән генә карап торган бер песи шул арада чыпчыкны эләктереп тә алган. Чыпчык, ычкынырга теләп, тыпырчына башлаган, тик булдыра алмый икән. Шул вакытта авызыннан алтыны да төшеп югалган. Аның
анда эше дә юк ди, ул, коткаруларын сорап, иптәшләренә ялына башлаган. Иптәшләре аны кызганганнар, барысы бергә килеп, песине чукый башлаганнар. Песи түзә алмыйча чыгып качкан. Ә теге чыпчык иптәшләреннән бик оялган һәм яңадан мактанмаска сүз биргән. Дусларның алтыннан кирәгрәк булуына инанган.

Чыпчык Чырык белән сыерчык Сайра (әкият)


Көз. Әче җил сызгыра. Урамда салкын. Чыпчык Чырык бушап калган сыерчык оясына кереп качты. Күптән түгел ул дусты Сайраны җылы якка озатып җибәрде. «Хәзер Сайра җылы якта рәхәтләнеп сайрый торгандыр», — дип уйлап куйды чыпчык. Сыерчык Сайра җылы якка киткәндә Чырык дустыннан:
Сиңа күчтәнәчкә нәрсә алып кайтыйм? — дип сорады. — Тәмле көньяк орлыкларымы?
Юк, кирәк түгел. Аларны күтәреп йөрергә сиңа авыр булыр, — дип җавап кайтарды Чырык.
Алайса, нәрсә алып кайтыйм икән соң? —дип, уйга калды Сайра. — Бәлки, берәр тәмле җимеш алыргадыр, ә, Чырык дустым?
Юк, юк, мәшәкатьләнмә, — диде чыпчык.
Сайраның тәмам кәефе кырылды. Шулчак Чырык:
Син безгә язны кире алып кайтырсың, Сайра! Яз кызы җылы якта яшәп калмасын тагын! — диде.

Матур кошлар (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди ике песнәк. Алар бик матур икән — берсе сары, икенчесе кызыл түшле ди. Башка кошлар бу песнәкләргә көнләшеп караганнар. Һәм беркөнне болар да түшләрен буярга булганнар. Төрле буяулар алып, берсе зәңгәргә, икенчесе яшелгә буянган. Кинәт күк күкрәп, көчле яңгыр ява башлаган, һәм кошларның бөтен буяулары агып төшкән, ә песнәкләр шулай матур килеш калганнар. Алар теге кошларны күреп, көләргә тотынганнар. Үзләрендәге төсләрнең буяу түгел, ә табигый матурлык икәнен әйткәннәр. Шул көннән бирле башка кошлар үз кыяфәтләренә риза булып яши башлаганнар ди.

Тукран (әкият)

Борын-борын заманда кошларга исем кушарга булганнар. Ничәү килгән, ничәсенә исем кушылган - шуны исәпкә алып бару өчен арадан бер кошны сайлап куйганнар. "Синең томшыгың очлы. Исем кушкан саен агачка бер төртке тишәрсең", - дигәннәр. Шуннан исем кушу башланган. Әй тукылдата ди теге кош, әй тукылдата ди. Исемнәр дә кушылып беткән, ә теге берни дә ишетми, һаман тукылдый икән. "Төшәсеңме, юкмы, әллә шунда гына утырасыңмы?" - дип көләләр икән моннан. Ә тегене күп тукылдатудан очкылык тота башлаган булган. "Утырам, утырам", - дип җавап бирмәкче була, очкылык тоткач, "утырам" дигәне "ран, ран" дип кенә ишетелә икән. Шуннан бу кошны тукран дип атап йөртә башлаганнар.

Канатлы дускайларым

Тәрәз каршымда
Алмагач үсә.
Куям оямны,
Яз җитте исә.

Сагынып кайтты
Туган ягымны -
Кошчык шатланды,
Күргәч оямны.

Кунып агачка,
Сайрый да сайрый,
Әйтерсең, шулай
Дусларын барлый.

Кайттылар

Туган җиремә, озак көттереп,
Кайттылар кошлар,
Җылы язларны алып килделәр
Канатлы дуслар.

Дуслар

Карлар эрер, килер язлар,
Кошлар кайтыр - якын дуслар.
Аларга оя куярбыз
Һәм җырлауларын тыңларбыз.

Сайрагыз

Тезелешеп, кошлар кайта
Минем туган ягыма.
Читкә киткәч, үз илләрен
Алар да бит сагына.

Сайрагыз сез, җырчы кошлар,
Тыныч илем күгендә.
Сезгә оя ясап куйдык
Бакчабызның түрендә.

Сездән башка яши алмас
Табигать, Җир анабыз.
Канатлы дусларыбызга
Һәммәбез сокланабыз.