18/07/2010

Күндем инде

Кошлар китә көзләр җиткәч,
Китсә китәр, мин калам.
Туган җирнең күк гөмбәзен
Ястык күк башка салам.

Хис-дәртләрен тыялмаган
Мин сабый бала кебек.
Хыялыйны зәңгәр офык
Тирбәтер бишек элеп.

Кошлар китә теләмичә
Борылып карый-карый.
Зәңгәр күкне кисеп үтеп,
Моңлы сагыш яңгырый.

Китмәс идем кошлар кебек,
Мин канатлы булсам да!
Туган җирем бик тә газиз,
Тирләсәм дә, туңсам да.

Туган җирем үзәгемә
Тамыр булып береккән.
Инде күндем чынбарлыкка,
Могҗиза көтмим күктән.

Яшәү дәрте кайтсын яңадан

Бүген сине якын дустың сатты,
Җитмәсә, эш комга терәлде.
Бер-бер артлы кара полосалар
Суырып кына тора җегәрне.

Бүген сиңа күкнең йөзе кургаш,
Томан баскан бөтен дөньяны.
Җаның әрнеп, пыскып яткан мәлдә
Кемнән көтәсең син файданы?

Бүген синең сөйгән ярың өзде
Иң саф, нечкә күңел хисләрен.
Ул борылып карамаса бүтән,
Җир тырмашмас өчен нишләрсең?

Өметсезлек биләп алган чакта
Өзә күр син кара чылбырны.
Рух ныклыгын бер йодрыкка төйнәп
Кабат тергез әле шул утны!

Югалтулар котылгысыз икән –
Алар өчен ятма үртәлеп.
Начарлыкны җиңәр көчең булса
Үзгәртергә тап бер әмәлен.

Бирешмә син язмыш давылына,
Ярдәм һәм көч сора Ходайдан!
Кичә яшьнәп яңгыр койган иде,
Бүген инде кояш елмайган!

Фәрештәләр ярдәм итсен сиңа,
Яшәү дәрте кайтсын яңадан!

Кулларым минем

Сөялләнгән җәрәхәтле кулларымда
Балачактан сеңеп калган әрем исе.

Гел эш белән йөдәп беткәч, кайчагында
Калмас кебек кашык күтәрергә көче.

Ә соң сиңа әзер тәгам кем китергән –
Чыда, кулым, әле хезмәт итәсең күп.

Инде күптән бурычларың түләнгәндер, –
Дога кылып утырсаң да булыр бик хуп,

Дип уйлый да вәсвәсәле нечкә күңел,
Игелекле кулым кабат каләм ала.

Һәрбер юлы мәгънә белән сугарылган
Шигырь туса, бөтен борчу артта кала.

Чыдам куллар хәрәкәттә булган чакта
Орлык шытып чәчәк ата, нуры тама.

Шөкер итәргә вакыттыр игелекле
Куллар аша чиксез муллык тудырганга.

Таяну ноктасы

Дәрья кебек дөньяларда
Югалып калмас өчен,

Тау менгәндә бер терәксез
Сөрлегеп аумас өчен,

Давыл купкач җаннарымда
Башымны җуймас өчен,

Дошман килеп кизәнгәндә
Яңакны куймас өчен, –

Кирәк миңа, бик тә кирәк
Бер таяну ноктасы.

Миһербанлы кеше бардыр –
Ачык микән капкасы?!

Учка йөрәк салып килсәм,
Булыр микән ачык йөз?

Тыңлар микән, әйтер микән,
Батыр бул дип, бераз түз!

Якты күз карашы белән
Җанны җылытыр микән?

Ихлас сүзләре табылып,
Хыялга куйса җилкән, –

Бик тә разый булыр идем
Ышанычны ныгытып,

Кайгыны тарату кирәк
Әгәр булмаса йотып.

Мин бит күпне өмет итмим,
Җылы сүзгә бик мохтаҗ.

Канатланып йөрер идем
Сезнең шәфкатьне тойгач.

Кирәк миңа, бик тә кирәк
Бер таяну ноктасы.

Сынар чиккә җиткән чакта
Табылыр бер дәвасы!

***

Гаделлек дип чәчрәп чыккан ялгыз булыр
Җыен куркак һәм ялагай арасында.
Икейөзле булып яшәү җайлырак шул
Ялган белән золым баскан дөньясында.

Тормыш газиз – бердәнбер ул һәркем өчен,
Хаталарны төзәтергә китәр көчең.
Булсын иде фәрештәдәй саклап торган,
Җил-давылдан яклап торган якын кешең.

Башларыма хәсрәт килгәч күп иңрәндем,
Тик тапмадым ихлас мине юатканны.
Хәзер инде көтмәгез сез күз-яшь коеп,
Туң йөрәктән калын комны кузгатканны.

Чит-ятлардан рәхим-шәфкать өмет итеп,
Башкаларга игелеккә хезмәт итеп,
Үтте гомер ташлар сөйрәп тауга таба,
Хәлең беткәч, иң азактан өмет ава.

Җәйге иртә чык тарата бар җиһанга,
Күк-галәмнән тылсымлы көч ишелеп ага.
Миңа да бар хәләл өлеш шул байлыктан,
Дәрман алам рухияттән арган җанга.

***

Рухиятне тезләндереп, бу замана,
Гел ашкынып, белмим, кая таба бара?
Экраннарда шәрә тәннәр боргаланып,
Бозык җанга шайтан вәсвәсәсе сала.

Рухи зәгыйфь, иманы сай бәндәләргә
Мавыгырга сәбәпләре чыгып тора.
Хәмер чиртеп, уйнаш итеп сукырларча
Тормыш белән мәкер тулы уен кора.

Котылгысыз түбән ләззәт көчсез затны
Алдап кертеп гел суыра сазлыгына.
Бу тормышның нечкә сират күперендә
Әхлак ягы иң сыеклар шартлап сына.

Берәүләрне үзе кылган ялгышлары
Аямыйча дөньяда ук утка кертә.
Кайчагында ахмак кына сөеклесен
Язмыш үзе кунак итеп түрдә йөртә.

***

Рухи дөньяң бер хикмәтле сандык булса,
Чит-ятларга җәүһәрләрен ача күрмә.
Күңел түрең биләп алган саф хисләрең
Кагылгысыз булса гына дәрман бирә.

Бер җиреңә тузан төшсә, котың оча,
Кайнатасың кер-караны селте белән.
Җан түтәлең инде күптән чүпләр баскан, –
Арулан син изге сүзле догаң көйләп.

Тынгысызлар ялкын булып кайнаганда,
Ваемсызлар нигә гамьсез, нигә сүрән?
Тәэсир итү көчләре юк туң йөрәккә,
Алар рәхәт яшәү җаен үзләштергән.

Дүртьюллыклар

Сүрән кыштан алҗып бетеп җәйне көтәм,
Ямь бирер күк бар җиһанга якты иртә,
Көзләр, язлар алышына – мин үзгәрмим,
Могҗизалар өмет итеп гомер үтә.

Өем иркен, ризык мулдан, кием чутсыз,
Тик шулай да бер почмагы җанның китек –
Гомер буе бер терәксез интегүләр
Күңелемә салып узган җөйле киртек.

Аз малдан да күп куаныч таба алган
Мең бәхетле шөкер итеп яши белсә.
Хис-әрнүгә әсир төшеп, җан кыйнала,
Үкенечләр сазга тарта, күпкә китсә.

***

Авыз пешкәч өреп кабу урынлыдыр,
Акыллылар башкалардан гыйбрәт ала.
Бер түмгәккә кабат-кабат сөртенгәннәр
Үз-үзенә берөзлексез зыян сала.

Хаталарны төзәтергә һич соң түгел,
Һәр көнеңне башлап кара яңабаштан.
Рух ныклыгын баетырсың ипләп-җайлап,
Кирәкмәгән хәтер йөген кисеп атсаң.

Адашмыйча киләчәккә бару өчен
Әкияттәге өч юл сайлау җитмәс заман.
Шаулап аккан су төбеннән калкып чыгып,
Кабат төпкә китмәс өчен тырыш, һаман!

Киңәш

Су сибегез сез гөлләргә кормас борын,
Чәчәк атып балкысыннар гүзәл чакта.
Кабызыгыз, дөрләтегез учакларны
Балаларның күңелләре сизгер чакта.

Рухы зәгыйфь, буыны сыек битарафның
Хисләренә тәэсир итеп давыл купсын.
Үткен сүзнең кодрәтеннән чаткы чәчрәп,
Бәһасе һич җуелмастай әсәр тусын.

Йөрәкләрдән саркып чыккан бер тансык сүз
Мең дәваны алыштырыр бәлзәм сыман,
Уяулыкны, сизгерлекне уятсын да,
Юлларыңны яктыртсын ул маяк сыман.

Иле өчен җаны сыкрап өзгәләнгән
Иҗатчының энҗе кебек асыл сүзен
Җиткерегез түкми-чәчми балаларга,
Ачыгыз сез сабыйларның күңел күзен.

Кабызыгыз, дөрләтегез илһам утын
Бала күңеле әле чиста һәм саф чакта.
Тормыш юлы җырлап кына барсын өчен
Аның аңын юнәлтегез иҗтиһатка.

Якташларыма

Гомерем буена мин диңгез күрмәдем,
Диңгездәй киң бит син, әй, туган төбәгем.
Басуда узды бит бу ятим балачак,
Күз яшем белән мин сугардым гөлләрне.

Үз илем, авылым кендеккә береккән,
Чит җирдә адашкан язмыштан йөдәдем.
Син мине үз итеп куйныңда җылыттың,
Үстердең кеше итеп, и газиз төбәгем.

Курыкмый атладым бу җирдә нык басып,
Егылсам, якташлар алыр дип, күтәреп.
Бик назга сусаган чагымда, тилмереп,
Тоям мин җанымда Җир-ана күкрәген.

Тирәккә кош кирәк, авылга кешеләр,
Туган як ямьле ул фәкать сез булганда.
Һәр кеше үзенчә сәләтле һәм матур
Сез миңа бик газиз, иң якын тугандай.

Һәммәбез өчен дә уртак бит туган як,
Хатаны кичергән Анадай шәфкатьле.
Башкалар хакына ут булып янарга,
Сезгә бит биргән ул иң юмарт йөрәкне.

Чистартыйк җаннарны, дәвалыйк күңелне,
Мәхәббәт сүзләрен догадай кабатлап.
И туган төбәгем, өметем син минем,
Беркемне какмыйча үз итеп син ярат!

Күңелгә ятышлы иң шифа сихәтләр
Ирешә иң әүвәл тылсымлы сүз аша.
Кызганмыйк, өләшик без күңел җылысын,
Туган як моңнарын яңгыратып җыр аша.