25/11/2012

Күктәге йолдыз


Әнием! Гел балкыйсың 
Күктәге йолдыз кебек. 
Сиңа охшарга тырышам 
Уңганлыгыңны күреп.
 
Өйрәтәсең һәр нәрсәгә 
Зур сабырлыклар белән. 
Чын күңелдән тәбрик итәм — 
Әниләр көне белән!

Газиз әнием


Мәрхәмәтле газиз әнием, 
Фәрештәдәй изге күңелең. 
Җылы назың җитә һәркемгә, 
Игелекле синең йөрәгең.
 
Авырганда гел дә янымда, 
Кулларымда тоям җылыңны.
 Һәр сүзеңдә — безне кайгырту, 
Күңелең гүя — гөлләр болыны!
 
Сиңа атап шигырь яздым, 
Кабул итеп алчы, әнием. 
Яратудан сине туймам мин, 
Мәңге яшә, әнием, кадерлем!

Иң бөек сүз


Бөтен-бөтен кешегә дә, 
Әни иң кирәк кеше. 
Әнисе булганнар җирдә,
 Була иң бәхетлесе.
 
Сабыйларның телләре дә 
«Әни» диеп ачыла. 
зләре әни булгач та 
Әни кирәк аларга.
 
Әни — җирдә иң бөек сүз, 
Ул сүзне белә һәркем. 
Әни, диеп, әти, диеп,
Эндәшсен бала һәркөн.

Матур сүзләр, назлы сүзләр


Әни булганга гына
Әнием, син булганга гына 
Өебездә җылылык.
 Назлы карашыңнан һәрчак 
Сибелә нур, яктылык.
 
Әнием, син булганга гына 
Иртән уяну рәхәт. 
Назлы сүзең, җылы куеның, — 
Барысы өчен зур рәхмәт.