Показаны сообщения с ярлыком Альбина Гарипова. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Альбина Гарипова. Показать все сообщения

09/02/2013

Яңа ел киче


Яңа ел киче җитә,
Чыршы бизәлеп бетә.
Ак атларда Кыш бабай
Кардан юл ярып үтә.

Кар кызына ияреп,
Бабай да биеп китә.
Гармун җырлый шатлыктан,
Онытыла картлык та.

Күңелләр ашкына, һич
Туктап калып булмый ич.
Кышкы кич. тылсымлы кич —
Бу Яңа ел киче ич!

19/01/2013

Чыпчык Чырык белән сыерчык Сайра (әкият)


Көз. Әче җил сызгыра. Урамда салкын. Чыпчык Чырык бушап калган сыерчык оясына кереп качты. Күптән түгел ул дусты Сайраны җылы якка озатып җибәрде. «Хәзер Сайра җылы якта рәхәтләнеп сайрый торгандыр», — дип уйлап куйды чыпчык. Сыерчык Сайра җылы якка киткәндә Чырык дустыннан:
Сиңа күчтәнәчкә нәрсә алып кайтыйм? — дип сорады. — Тәмле көньяк орлыкларымы?
Юк, кирәк түгел. Аларны күтәреп йөрергә сиңа авыр булыр, — дип җавап кайтарды Чырык.
Алайса, нәрсә алып кайтыйм икән соң? —дип, уйга калды Сайра. — Бәлки, берәр тәмле җимеш алыргадыр, ә, Чырык дустым?
Юк, юк, мәшәкатьләнмә, — диде чыпчык.
Сайраның тәмам кәефе кырылды. Шулчак Чырык:
Син безгә язны кире алып кайтырсың, Сайра! Яз кызы җылы якта яшәп калмасын тагын! — диде.

17/07/2012

Чик-чирик (әкият)

Борын-борын заманда, кәҗә командир, саескан сотник булган заманда, яшәгән ди, булган ди, зур кикрикле, кызыл читекле баһадир әтәч белән нәфис тавык. Әтәч бик бай булган, ди, җәмәгате тавыкны алтын-көмешкә төреп, ефәктән генә киендергән. Бервакыт тавыкның итәк тулы бала-чагасы дөньяга килгән. Әниләре аларны такмак әйтеп, җырлап, бишектә тирбәткән. Чебиләр бик акыллы, сүз тыңлаучан булганнар, тик араларында бик елак, тәртипсез бала - Чик-чирик бар икән. Көннәрдән беркөнне ул бишектән егылып төшеп, аягын авырттырган. Әтәч белән тавык бик борчылган, нинди генә дәвалау ысуллары кулланмаганнар, берсенең дә файдасы тимәгән. Чик-чирик бик сызланган. "Аягым тазарса, әти-әни сүзеннән чыкмас идем", - дигән.
Менә аларга бер юлаучы кергән. Ул бу хәлләрне күреп, ярдәм итәргә теләгән һәм, Чик-чирикне үзенең җиңел машинасына утыртып, табибка алып киткән. Табиб чебине бик тиз дәвалаган. Әтисе белән әнисе бик сөенгән, табибка һәм юлаучыга рәхмәтләр укыганнар. Ә Чик-чирик, шул көннән башлап, бик тырыш, акыллы, тәртипле балага әверелгән. Хәзер алар барысы бергә матур итеп гомер итәләр, ди.