26/01/2013

Гарфилд

Минем исемем Гарфилд,
Сөт эчәмен көн саен,
Яратамын кәнфит,
Тәмлетамак, мөгаен.
Ак җанлы түгел үзем,
Хәйләкәр минем күзем.
Алдасам сине әгәр,
Үпкәләмә син, зинһар!

19/01/2013

Мактанчык чыпчык (әкият)


Борын-борын заманда түбә кыегында бер чыпчык яшәгән ди. Ул мактанырга яраткан. Беркөн шулай очып бараганда, ни күзе белән күрсен, җирдә алтын тәңкә ята икән. Төшкән дә, тәңкәне томшыгы белән алып, кабат күккә күтәрелгән. Иптәшләре янына барган да, табышын күрсәтеп, алдына-артына карамыйча мактанырга тотынган. «Хәзер минем алтыным бар, сезнең миңа кирәгегез шуның кадәр генә», — ди икән, боргаланып. Боларга читтән генә карап торган бер песи шул арада чыпчыкны эләктереп тә алган. Чыпчык, ычкынырга теләп, тыпырчына башлаган, тик булдыра алмый икән. Шул вакытта авызыннан алтыны да төшеп югалган. Аның
анда эше дә юк ди, ул, коткаруларын сорап, иптәшләренә ялына башлаган. Иптәшләре аны кызганганнар, барысы бергә килеп, песине чукый башлаганнар. Песи түзә алмыйча чыгып качкан. Ә теге чыпчык иптәшләреннән бик оялган һәм яңадан мактанмаска сүз биргән. Дусларның алтыннан кирәгрәк булуына инанган.

Чыпчык Чырык белән сыерчык Сайра (әкият)


Көз. Әче җил сызгыра. Урамда салкын. Чыпчык Чырык бушап калган сыерчык оясына кереп качты. Күптән түгел ул дусты Сайраны җылы якка озатып җибәрде. «Хәзер Сайра җылы якта рәхәтләнеп сайрый торгандыр», — дип уйлап куйды чыпчык. Сыерчык Сайра җылы якка киткәндә Чырык дустыннан:
Сиңа күчтәнәчкә нәрсә алып кайтыйм? — дип сорады. — Тәмле көньяк орлыкларымы?
Юк, кирәк түгел. Аларны күтәреп йөрергә сиңа авыр булыр, — дип җавап кайтарды Чырык.
Алайса, нәрсә алып кайтыйм икән соң? —дип, уйга калды Сайра. — Бәлки, берәр тәмле җимеш алыргадыр, ә, Чырык дустым?
Юк, юк, мәшәкатьләнмә, — диде чыпчык.
Сайраның тәмам кәефе кырылды. Шулчак Чырык:
Син безгә язны кире алып кайтырсың, Сайра! Яз кызы җылы якта яшәп калмасын тагын! — диде.

Матур кошлар (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди ике песнәк. Алар бик матур икән — берсе сары, икенчесе кызыл түшле ди. Башка кошлар бу песнәкләргә көнләшеп караганнар. Һәм беркөнне болар да түшләрен буярга булганнар. Төрле буяулар алып, берсе зәңгәргә, икенчесе яшелгә буянган. Кинәт күк күкрәп, көчле яңгыр ява башлаган, һәм кошларның бөтен буяулары агып төшкән, ә песнәкләр шулай матур килеш калганнар. Алар теге кошларны күреп, көләргә тотынганнар. Үзләрендәге төсләрнең буяу түгел, ә табигый матурлык икәнен әйткәннәр. Шул көннән бирле башка кошлар үз кыяфәтләренә риза булып яши башлаганнар ди.

Тукран (әкият)

Борын-борын заманда кошларга исем кушарга булганнар. Ничәү килгән, ничәсенә исем кушылган - шуны исәпкә алып бару өчен арадан бер кошны сайлап куйганнар. "Синең томшыгың очлы. Исем кушкан саен агачка бер төртке тишәрсең", - дигәннәр. Шуннан исем кушу башланган. Әй тукылдата ди теге кош, әй тукылдата ди. Исемнәр дә кушылып беткән, ә теге берни дә ишетми, һаман тукылдый икән. "Төшәсеңме, юкмы, әллә шунда гына утырасыңмы?" - дип көләләр икән моннан. Ә тегене күп тукылдатудан очкылык тота башлаган булган. "Утырам, утырам", - дип җавап бирмәкче була, очкылык тоткач, "утырам" дигәне "ран, ран" дип кенә ишетелә икән. Шуннан бу кошны тукран дип атап йөртә башлаганнар.

Канатлы дускайларым

Тәрәз каршымда
Алмагач үсә.
Куям оямны,
Яз җитте исә.

Сагынып кайтты
Туган ягымны -
Кошчык шатланды,
Күргәч оямны.

Кунып агачка,
Сайрый да сайрый,
Әйтерсең, шулай
Дусларын барлый.

Кайттылар

Туган җиремә, озак көттереп,
Кайттылар кошлар,
Җылы язларны алып килделәр
Канатлы дуслар.

Дуслар

Карлар эрер, килер язлар,
Кошлар кайтыр - якын дуслар.
Аларга оя куярбыз
Һәм җырлауларын тыңларбыз.

Сайрагыз

Тезелешеп, кошлар кайта
Минем туган ягыма.
Читкә киткәч, үз илләрен
Алар да бит сагына.

Сайрагыз сез, җырчы кошлар,
Тыныч илем күгендә.
Сезгә оя ясап куйдык
Бакчабызның түрендә.

Сездән башка яши алмас
Табигать, Җир анабыз.
Канатлы дусларыбызга
Һәммәбез сокланабыз.