10/05/2010

Тугры дус

Кемгә ышанып була?
Сереңне сөйләп була?
Кем иң тугры дус икән?
Уйлама, үзем әйтәм.
Ул кеше — Әни була,
Сине бик нык ярата.
Син куансаң — куана,
Син шатлансаң — шатлана.

Әнием

Кулларыңнан, әни, гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әниебез! Һәрчак сәламәт бул,
Нур сирпелсен синең йөзеңнән.
Балалар бәхетенә сөенеп,
Саулыкта, муллыкта гомер ит!
Дәвамың барлыкка куанып,
Яшә син картаймый, йөзгә җит!

Назлы әнием

Җир йөзендә иң матур
Яңгырый «Әни» сүзе.
Һавадагы кояшка
Охшый әнием үзе.
Әниемнең йөзләре
Кояш чыккан күк балкый.
Ул пешергән ризыклардан
Бик тәмле исләр аңкый.
Шундый уңган, шундый булган,
Минем әни-әнкәем.
Син бит минем иң кадерле,
Матур, назлы гөлкәем.
Мин үземнең әнине
Фәрештәгә тиңлимен.
Аңа озын һәм озак
Гомерләр дә телимен.

Минем алтын әнием

Беләсезме? Минем әни
Барысына да өлгерә.
Иртән чәчләремне үрә,
Аннан ашлар пешерә.
Куллары да алтын аның,
Төрле киемнәр тегә.
Җылы киенеп йөргәнгә,
Без авырмыйбыз бер дә.
Дөньяда иң яхшы кеше —
Әнием була минем.
Гөлнара аның исеме,
Сез шуны беләсезме?

Әнием бердәнберем

Өй эше бирде апабыз:
Татар теленнән безгә.
Әниләргә багышланган
Шигырь язарга менә.
Матур-матур сүзләр эзләп,
Утырам башны ватып.
Миңа кадәр язучылар
Бетергәннәр барын язып.
Ә шулай да матур сүзләр
Таптым әле язарга.
Әнием бердәнбер бит —
Лаеклы ул мактауга.
Иң кадерле кеше ул
Апам белән икебезгә.
Яхшы иптәш әтиемә,
Ярдәмче ул күршеләргә.
Үзе йомшак, үзе кызу,
Бераз гына кырыс та.
Укытучы әниең булу —
Горурлык һәм шатлык та.