21/03/2016

Асылташтан кыйммәтле

Исемен белеп куйганнар
Әтием минем Алмаз.
Горурланып язам менә
Аның турында аз-маз.
Без әтине яратабыз
Ул да безне ярата.
Изге теләкләрдә торам
Әтиемә карата.
Иртән мәктәпкә озата
Теләп изге теләкләр.
Яхшы билгеләргә уку —
Әтиемне хөрмәтләү.

Сугыш афәте

Без сугышны күргән буын тугел,
Беләм: кырылган бит күпме җан,
Ике бабам сугыш кырларында
Үзен аямыйча сугышкан.

Бер әбием үзе япь-яшь килеш
Көн – төн тракторда эшләгән,
Фронт өчен икмәк үстергән ул,
Үзе ачлыктан гел шешенгән.

Шундый газап чигеп алган җиңү
Мәңгелеккә булса иде бит!
Тик нигәдер тынычлыкның кадерен
Белмибездер кебек алай бик.

Сугыш гарасаты тынганга да
Җитмеш еллап вакыт узган бит-
Анда – санда сугыш авазлары
Һаман ишетелеп тора тик.

Дөнья халкы бары бердәм булып
Күтәрелсә карты һәм яше,
Сугыш туктар иде җир йөзендә
Һәм түгелмәс канлы күз яше.

***

Шатлыкларым бер кочак һәм
Бер олаудан артып китсә,
Борчуларым үрчеп китеп,
Бөтен күңелемне китсә,
Хисләремә чыдый алмый
Кулыма каләмемне алам.
Дошманнарны җиңеп кайтып,
Яралардан вафат булган
Мәрхүм бабам искә төшсә,
Чиккән намазлыкка басып,
Сәҗдә кылып төшкә керсә,
Кулга кабат каләм алам.
Оныкларым һәм улларым
Васыятемне саклыймы? – дип
Еллар аша дәшә сыман.
Җиңү таңын якынайткан
Бабам рухы шат булсын дип,
Җомга саен дога кылам.

***

Исәнмесез, ә мин – билгесезлек,
Салыйм берегезне утларга.
Миндә янганнарның күңелләре
Охшап кала ташлы тауларга.

Исәнмесез, ә мин – “яңа хисләр”,
Янмасам да, әмма күмер мин...
Төннәрендә йокысызлык белән,
Ә көндезен моңга күмермен.

Ә мин – сагыш, иң ачысы булам,
Борчуларым белән кайнаткан.
Болытлы күк, тоташ яңгыр белән
Бик күпләрнең күңлен кайтарган.

Саләм миннән, чиксез ышанычтан
Йөрәгеңне синең ачтырган.
Ә соңыннан җил-давылга сойләп
Күз яшьләре белән ачыткан...

Кызу канлы сабырсызлык та бит
Читтә кала алмый, беләсез.
Ашык-пошык зур адымнар белән
Зур газапка безне төрәсез.

Хыялыйлык – иң зур хата икән,
Бик еракка, күккә очырган.
Вакыт үтеп ихлас хисләреңне
Таш астына синең качырган.
Шул ташлардан зур тау ясаган...

(31.07.2015)

***

Иләсләнеп юлдан атлап барам
Барам әле, барыр юлым бар.
Узган еллар төсен сызгаларга,
Бозгаларга ярый каләм бар.

Ярый әле бу дөньяның йөзен
Күрер өчен күңел күзем бар.
Чәчкәләрнең хуш исләрен тоям...
Юк ла, юллар гына миңа тар!

Күк гөмбәзе илтсен чиксезлеккә
Уйларым бит канат куйганнар.
"Җилләр салкынлыгы йомшарта ул,
Йөрәк көчен ала," - дигәннәр
Ялгышкансыз, димәк юлыгыздан
Чын терәкләр - дуслар киткәннәр!

Кыр уртасын ялгыз гына саклап,
Карап торган көчле имән дә
Җил-давылдан шартлап сынмас иде
Башкалары булса тирәдә.

Елга корый, әгәр аңа һәрчак
Чишмәләре суын коймаса.
Мин кем булыр идем икән, Ходам,
Чын дусларым янда булмаса?!

Өметсезлек тулган көндә якты,
Җылы нурын салыр күңелгә.
"Әйдә, сөйлә, бергә күңеллерәк,
Төннәр озын...калыйк күмергә!"

Үткен, төртке сүзләр дә бит
Үреләдер ныклы киңәшкә.
Иңне иңгә салыр кешеләрең
Булмасалар...нигә яшәргә?!

Бу юлларым, белмим, мәзәк булыр,
Кемгә аталганнар - аңларлар.
Шундук укып, " Һей, тилемсә тагын
Хыялланган," - диеп көлерләр.

Көлегез сез, бары көлегез сез!
Күз яшьләре битне юмасын!
Яшәргә рух биргән дусларымның
Үтәр юлы бозлы булмасын!
Сезле тормыш бүләк иткән Аллам,
Сезне миннән тартып алмасын!

(09.09.2015)

Сагынып кайтам сине, мәктәбем

Бөрбаш урта мәктәбе
Күпләр өчен газиз, якты йорт.
Тукайлардан калган горур телне
Йөрәк түрләренә илткән йорт.

Синдә алган гыйлем-нәсыйхәт,
Юлдаш безгә гомер юлында.
Татарлыкны ныклап иңдердең син
Һәр балага ислам рухында.

Кыңгыраулы мәктәп елларын
Кем сагынмый икән, кайсыгыз?
Ишекләре ачык мәктәбемнең
Сагынсагыз көн дә кайтыгыз.

Безнең өчен һәрчак кадерле син,
Кыйбла кебек тартып торасың.
Ерак араларны якын итеп,
Кайткан саен каршы аласың.

Туган мәктәбемә

Агым сулар кебек сизелми дә,
Күпме гомер агып киткән.
Без мәктәпне тәмамлаганга да
35 ел вакыт үткән.

Туган йорттай син, Бөрбаш мәктәбе
Күңелләргә якын бигрәк тә.
Гашия, Сания, Рауза апалар
Мәңге яши безнең йөрәктә.

Директор Габделхак абыйны,
Искә алабыз әле дә.
Мәрьям, Мәймүнә, Рузилә апалар –
Алар бар да безнең хәтердә.

Өч класста 77 бала,
Мәктәптә белем алдык.
50ебез очып кайтты,
Кошлар кебек сагынып.

Шул елларның якты хатирәсе
Күңелләргә якын бигрәк тә.
Балачак һәм яшьлек авазы
Саркып чыга безнең йөрәктән.

Тырыш хезмәт, күркәм гаилә белән
Казансак та җирдә хөрмәт-дан.
Ундүртебез гүр иясе булып,
Китеп барган фани дөньядан.

Бергә, бердәм булыйк, сабакташлар–
Күңелле бит бергә очрашу.
Күрешүләр ешрак насыйп булсын,
Вакытлыча булсын хушлашу.

17/03/2016

Халкым диеп янган ул

Язлар җитү белән һаман
Шигъри юллар тезә белмимен.
Нигә шундый тирән уйланулар
Килә миңа, җавап эзлимен.
Иксез-чиксез сорауларга
Кагылышлы милләт язмышына-
Тик барыбер таба алмыймын.
Ә ул тапкан, милләтпәрвәр җаны
Халкым диеп бик аз янса да,
Сынмас рухы белән бик күпләрне
Үз эзеннән илтә алса да.
Рәхимсезлек, чынбарлыкның яман
Җәберләвен күреп яшәгән.
Тик бар булган уй-хыялы белән
Халкым диеп янган ул, көйгән.
Милләт таркаулыгын читкә кагып
Берләшүгә өндәп чакырган.
Ялкын өстәп һәммә йөрәкләргә
Тиңсез хәзинәләр ул язган.
Үз халкының җанатары булган.
Тукай ага гына яза алган
Бик мәгънәле, кирәкле юллар.
Язлар җитү белән күңлем һаман
Шигърияткә бик еш омтыла...
Тукай рухлы, Тукай җанлы халык
Сез күрерсез: янә кабына.

Туган ягым

Кая барсам да ашкынам
Туган ягыма таба.
Авылымның һавалары
Җаныма бирә дәва.
И, авылым, газиз җирем,
Елгалык тирә-ягың.
Кешеләрең көләч-юмарт
Оҗмахларга тиң ягым.
Туган ягым-күңел
бишегем,
Һәр ел фасылында матур
Хуш исле болын -
кырың.
Чишмә буйлап үсә
яшел үлән,
Елга тирәсендә тал-тирәк,
Синең кебек табигатьле
Авылны сөю кирәк.
Якын гына кара урман
Өлгерә гөмбә-җиләк.
Тирә-юньдә дан тотасың,
Сине белмәгән сирәк.
Җәен керәм урманнарга
Күмеләм куаклыкка.
Чиләк-чиләк җиләк җыям
Һич алдамыймын юкка.
Кургаш сыман авыр болыт
Сарылган күк йөзенә.
Әй, дусларым, кадерләп саклыйк!
Туган як ул була бер генә.

Табигатьне саклыйк!

Табигать – ул бик зур хәзинә
Туган якның гүзәл урыны.
Җылы җилнең битне иркәләве,
Салкын кышның карлы бураны.
Еллар үтеп барган саен,
Табигать гел моңая.
Адәм баласы шикелле,
Көннән- көн олыгая.
Алла биргән шушы матурлыкны,
Саклыйк ныклап, җилләр тимәсен.
Урманнарда кошлар сайрап торсын,
Болыннарда гөлләр шиңмәсен.
Чүп-чар капчыклары,
Тирә - якны басмасын.
Табигатьнең гүзәллеге,
Гомер буе саклансын.
Табигатьне саклыйк, дуслар!
Тукраннан үрнәк алыйк.
Җиребезне матур килеш,
Исән- сау алып калыйк!