11/02/2013

Фани дөнья гыйбрәте (Кыска шигырьләр)

Дөнья кума, гел ашкынып, хәлдән таеп —
Көчең беткәч, малларыңның кадере калмас.
Казнаң бераз саекса да савап артыр,
Юмарт булып башкаларга игелек кылгач.

Уйсыз кеше, надан баштан, көн-төн йоклый,
Уйчаннарның җанын баса дөнья гаме.
Һәр нәрсәдә чама кирәк — шуны бел син,
Уйга батып жуя күрмә яшәү ямен.

Хөр фикерле гадел кеше кулай түгел,
Дөреслекне күзгә карап әйтүе бар.
Аны хуплап кушылучы һич табылмас,
Каныгырга теләгәне бармак янар.

Эчтә ялкын сүрелгәчтен, карт-корылар,
Җегәр калмады дип, юкка шаклар ката.
Бар көченә чир-сырхавы куркытканда,
Бирешми ул, аяк терәп, каршы ята!
*    *   *
Бәндәләрнең бик күбесен сынадым мин,
Акыллысын һәм җүләрен тыңладым мин.
Һәркемдә дә гыйбрәтле сүз орлыгы бар —
Сабак өчен хәтеремә чорнадым мин.
*    *   *
Ыспай тәнгә ефәк күлмәкләр кимәдең,
Акыл белән үз тиңнәреңне сөймәдең.
Муеныңны камыт баскач, эшли-эшли,
Чыдамыйча зар йомгагын күп төйнәдең.
Хәзер инде офтанудан бер файда юк,
Бәхетләрем китек диеп, сыктап йөрмә.
Кулларыңнан гөл тамганда, син бәхетле,
Инде килеп, сабырлыкка бераз өйрән.
*    *   *
Фәрештәләр уң иңеңдә, сул иңеңдә,
Бар гамәлне югалтмыйча барлап тора.
Гөнаһлардан курка белгән адәми зат
Тәртипсезне гел кисәтеп тамак кыра.
*    *   *
Башларыңа басар берәү, җыеп көчен,
Ярышларда үзе калкып чыгар өчен.
Син иелеп ирек бирсәң көндәшләргә,
Авызыңнан коелып бетәр бөтен тешең.

Дан яраткан, үзен сөйгән ертлач була,
Тыйнакларны әзер тора аударырга.
Бөтенесеннән хәбәрдар үз ишләре,
Фаш итәргә бер җай көтеп янап тора.
*    *   *
Ана, мескен, өзгәләнә бала өчен,
Бала күңеле акча белән машинада.
Өлкәннәрнең кадере нигә китте, димә,
Бөтен хикмәт рух саеккан заманада.

Безнең кебек җүләрләр юк җир йөзендә,
Адарынып җәмгыятькә хезмәт иткән.
Күзләрне нык томалады, әйдәп торды
Кызыл әләм, алтын хәреф белән чиккән.

Барыбер дә үкенерлек гамәл түгел,
Җир йөзендә кеше булып кала алгач.
Әле һаман җимеш бирә, җыеп бетер,
Без утырткан берәгәйле карт алмагач.
 
Монафыйклар әрсезлеген яшерә белеп,
Астыртын бер хәйлә белән юллар яра.
Күпме генә шәп икәнен исбатласын,
Йөзендәге маскалары тузып бара.

Үз тиңнәрен алар таба иснәшергә,
Мул табында ихахайлап кешнәшергә.
Син үртәлмә, телләренә менгән өчен,
Һич кирәкмәс, оятсыз белән көрәшергә.
*   *   *
Күңелләрең айкалмасын шәфкать эзләп,
Бүген һәркем фәкать үзен өстен күрә.
Михнәт аша рух ныгыткан затлар гына
Читләр өчен өзгәләнеп җылы бүлә.

Чын шагыйрьнең хисе нечкә, күңеле юмарт,
Фани дөнья малларына исе китмәс.
Кайчак аның бер әсәре рух тергезер,
Зиһен байлыгыннан тигез өлеш тигәч.

Көчле бүре ялгыз йөри адашмыйча,
Үртәлмәгез, фикердәшләр аз булганга.
Үз вөҗданы чиста калыр, өлге булып,
Дөнья пычрагыннан читтә тормаса да.

Сүзләреңнең кодрәтеннән күк күкрәсен,
Яшен яшьнәп һаваларны сафландырсын.
Иле өчен, халкы өчен чын йөрәге өзгәләнгән
Чын шагыйрьләр мәртәбәдә, түрдә булсын.

Комментариев нет:

Отправить комментарий