30/01/2011

Җәйге көннең сихри киче (парча)

Җәйге көннең эсселегеннән алҗып, кичен саф, чиста чишмә һавасы суларга су буена төшәм. Җәйге кичтә авылда ялгыз калып, үз уйларыңа бирелеп йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә юктыр кебек…

Шундый тыныч! Җил дә исми. Гүя күпмедер вакытка дөнья яшәвеннән туктаган, йокыга талган. Ә игътибар белән тыңласаң, кайдадыр еракта машиналар, тракторлар тавышы ишетелә. Якында гына гөрли-челтери чишмә ага, чикерткәләр черелди. Алар да, күрәсең, җәйге рәхәтлекнең тәмен тоярга ашыгалар.

Таныш сукмаклар буйлап йөргәндә җил агымы йөзне иркәли, чәчтән сыйпый. "Их, рәхмәт сиңа җәй! Рәхмәт сиңа җәй киче!!!" – дип бар тавышка кычкырасы килә. Ләкин күңелемә якын бу тынычлыкны, табигать рәхәтлеген бозарга теләмим. Шушы җәйге кичләрне, матур яшьлек хисләрен күңелләргә салып куясы иде дә, гомер буе шуны саклыйсы, гел сокланып яшисе иде!

Комментариев нет:

Отправить комментарий