04/06/2011

Кышкы көн

Кар-бураннар туздырып
Туган якка кыш килде.
Җир өстен энҗе хәтфәдәй
Ап-ак җәймәгә төрде.
Кыш бабай төнлә килеп,
Бик күп карлар яудырган.
Балалар шусыннар диеп,
Таулар өеп калдырган.
Чана, чаңгыларын алып,
Тау шуарга чыгабыз.
Кыш килгәнгә рәхмәт әйтеп,
Шатланып кычкырабыз.

Битләр алланып пеште

Кыш килде, кыш килде,
Бөтен җир ап-ак инде.
Балаларга көн буена
Уйнарга рәхәт инде.
Балалар кышка куанып,
Уйнарга чыкты тышка.
Шау-гөр килеп уйнадылар,
Бирешмичә суыкка.
Уйнау безгә килеште,
Битләр алланып пеште.
Көннәр кичкә авышкач
Өй эше искә төште.

Сыерчыклар

Менә инде яз да җитте,
Тиздән кошлар да кайтыр.
Сыерчыклар, карлыгачлар
Безне сайрап уятыр.
Сыерчыклар кайтып төшәр,
Үз туган оясына.
Ташлап киткән оялары
Аларны көтә сыман.
Барыбыз да сөенербез
Кайтуларын күргәч тә.
Матур ояларга кунып
Бер сайрап җибәргәч тә!

Безнең гаилә

Минем бар дәү әнием,
Күңелемнең йолдызы.
Мин аның яраткан оныгы,
Аның улының кызы.
Энекәшем бар минем,
Әтием кебек эшчән.
Мин исә шигырь яратам,
Әнием кебек хисчән!

18/02/2011

***

Так хочется как лошадь скакать
И от боли в груди кричать.
Но невозможно все это передать
Вот так просто от души взять и сказать...

Ведь это так трудно сказать,
Что,все уже давно решено
Что листья на улице выпало давно
Что,ручьи текут по себе само...

Ведь это так трудно сказать
Что,все уже прошло давно
Глаза которые любовью полно
Смотрели когда-то в окно...

Ну где же эти времена
От любви отсохшие вечера
Сердца горевшие,как пламя огня
Потеренные в глазах глаза...

Алга, дустым, алга!

Алга, дустым, алга! Боекма син!
Юк, димә, син, алга бар әле.
Тырыш, дустым, әйдә, бирешмә син,
Син диеп бар дөнья шауласын.
Әй, дустым, ишет син мине, ишет,
Ишет сиңа багышлаган шигырьне.
Онта күрмә туган җиреңне,
Гел яныңда булган дусларны.
Алга, дустым, алга, тик син югалма,
Җир читенең сахраларында югалып калма.
Әткәң-әнкәң биргән юл фатыйхасын
Сакласаң, дустым, син югалмассың.

Туган якка кайтып киләм

Туган якка кайтып киләм.
Бөрбаш, каршы ал мине!
Сагынганмын, юксынганмын,
Йөрәгем, түз, түз инде!

Күз алларымнан китмәде
Тугайларың, кырлырың.
Яшьлегемдә айкап чыккан
Ямь-яшел урманнарың.

Сагынам, Бөрбаш, сагынам сине,
Аңладым тик соң гына.
Аңладым бит кадереңне
Киткәч тик еракларга.

Туган ягым, тал бишегем,
Бөрбашым, тик син генә.
Юлбасардай көчле халкым,
Бөрбашым, синдә генә.

Туган якка кайтып киләм.
Бөрбаш, каршы ал мине!
Яшьлегемә кайтып киләм,
Бөрбаш, ач ишегеңне!

Әптек чишмәсе

Безнең авылны сорасаң
Аның исеме Бөрбаш.
Карасаң дагын күренми
Бер башыннан бер башы.
Уртасында мәчете бар,
Тар гына бер мәктәбе,
Эш югында җыелырга
Тау башында Әптеки.
Әптекинең мәгънәсе шул,
Тау астында чишмә ул
Әптеки хәзрәт казыган
Зур мөбәрәк чишмә ул.

Авылым юкәләре

Гөрләп тора, көйләр көйләп тора,
Бал исенә чумган юкәлек.
Шунда кемдер килеп чыгар төсле
Чабаталык юкә күтәреп.
Бөтенесе юкәләрдән иде
Кабык бишек, чыпта, мунчала.
Аркан булып тартты авылны ул
Якты көнгә, юкә булса да.
Чабатаны күптән оныттык без
Коляскага күчте бәбиләр.
Чыпта урынына идәннәргә
Затлы палас алып җәйделәр.
Авылым юкәләре, сискәнмәгез
Каезламас сезне беркем дә,
Чакырырга гына дип килдем сезне
Җырларыма моңлы бер көндә.