19/04/2012

Сугыш дәвам итә

Сугыш күптән тынды илдә,           
Туплар атмый, бомба шартламый.
Тыныч-тормышларның кадерләрен
Әләм-әтрәк мәңге аңламый.

Сугыш бара кайбер гаиләдә:              
Фетнә купкан, көрәш аяусыз.
Көйдерәләр бәгырь тамырларын,
Җимерәләр җанны пулясыз.

Фашисттан да яман ир кисәге              
Тәмуг ясый яшәр йортында.
Миһербансыз кансыз ерткыч кебек,
Кыйнап җәберләргә тотына.

Я булмаса, теле зәһәр хатын                  
Шакшы коя ирнең өстенә.                    
Эшләп тапкан малын исраф итеп
Тайчанмыйча йөзгә төкерә.

Кайнап торган казан асларына               
Кочак белән утын ыргытып.               
Игелексез ялкау малае да,            
Тынычлыкны ала, котыртып.

Ата-ана җилкәсендә яткан               
Җилбәзәк бер кызга шаккаттым.         
Өндәп кара аны яхшылыкка —
Башларыңа төбәп таш атыр.

Өс тә бөтен, тамак та ач түгел,
Кадерсезгә калган гомерең.               
Өйдә купкан мәхшәр аркасында            
Күз яшьләрең күпме түгелде?

Танымыйлармы кеше арасында             
Битлек кигән сугыш чукмарын?      
Җиңүче юк, фәкать җиңеләләр,     
Шартлап торса да кызган үз дарың.

Өйдә барган каты сугышларның,
Гөрелтесе тышка чыгалмый.               
 Кемдер яуда корбан булып ята,
Җәберләнгән йөрәк чыдамый.

Күкрәгеңне ачып җәрәхәтле              
Йөрәгеңне йолкып салсаң да.               
Җәлләү хисе булмас беркайчан да,   
Каты канлы явыз дошманда...

Комментариев нет:

Отправить комментарий