Ник ике түләп торсын ул,
Хәтта берсен түләми.
Бик ярата һәрвакытта
Иң зур өлеш тигәнне.
Кысмыр саран алдар-йолдар,
Бурычын да түләмәс —
Пешереп куйган ризыгын да
Үзе ашар, күгәргәч.
Кан калтырап, малы өчен
Төн йокысын качырыр.
Сәдакалек хутым юк дип
Атлас юрган ябыныр.
Дошман кебек итеп карар
Йомыш сорап кергәнгә.
Бер сабак гөлен дә җәлләр
Балкып торган чибәргә.
Юмартларга йодрык янар
Кара хөсетлек белән.
Аның исәпсез мөлкәтен
Кем тикшергән, кем күргән.
Капка бикле, күңел ябык,
Төксе чырай туганга.
Кимсетүле караш ташлар
Хәсрәт белән тулганга.
Бер яхшы сүзен дә җәлләр
Күңеле ярлы дөм саран.
Төртмәләнеп эчне тишәр
Бик якын буса араң.
Бер рәхмәт тә ишетмәссең
Кылган яхшылыгыңа.
Моңа хирыс бик әдәпсез
Мәгънәсез саран гына.
Саный китсәң кырык төрле
Саранлыкның билгесе.
Яхшылыктан рәхәт ала
Бездәй «дөнья тилесе».
Шакырга Ходай язмасын
Саранның капкаларын.
Сөйләргә кеше тапмасын
Ул үзе дә эч зарын.
Комментариев нет:
Отправить комментарий