19/04/2012

Фәрештәләр барын аңладым

Галәм колачына исем китеп
Күк йөзенә таба текәлдем.                 
Бәгырь түрләреннән иңрәп чыкты
Догаларым, изге теләгем.

Чайпалмаска, түгелмәскә өндәп                 
Тыя төштем хисләр давылын.              
Сизгер күңел биге ачылганда  
Ишеттем мин җилләр тавышын.

Якларга да, сакларга да сине          
Кодрәте зур чиксез галәмнең.             
Бу тын төндә япа-ялгыз калып           
Ай нурында оеп тибрәлдем.

Авыр уйлар басып китәлмады,              
Юкка чыкты рәнҗеш-үкенеч.                   
Таң алдыннан күккә ялварулар —
Иманлы зат өчен фарыз эш.

Күккә сузган куллар аша иңде,      
Гаҗәеп бер тылсым ташкыны.               
Рухи халәтемне савыктырып,
Күзләремнән әче яшь койды.

Могҗизалы галәм киңлегендә           
Көчләр серен ача алмадым.            
Әмма ләкин, мәңге уяу булган
Фәрештәләр барын аңладым.

Комментариев нет:

Отправить комментарий