19/04/2012

Язын тагын чәчәк атарбыз

Матур киләчәкне көтә-көтә
Шыпырт кына узып бара гомер.
Әле ярый хатирәләр белән
Яшьлек хозурына кайта күңел.   
    
Иләсләнеп ярлар сөйгән идек,           
Дөрли-дөрли утта көйгән идек.                  
Ак якалы ситсы күлмәкләрне              
Аның өчен генә кигән идек.

Җаннан тамган газиз балаларга
Бар яхшыны бүлеп биргән идек.
Бөтен яктан үрнәк булыр өчен
Күндәм башны түбән игән идек.

Тормышларның төрле чагы булды,          
Күп вакытта кыен ашатты.               
Заманага яраклашыйк диеп                    
Ничә тапкыр иман яңарттык.

Берәүләрнең сукыр бәхетеннән
Дуслары да хәтта көнләшә.
Кемнең исә борчу-сагышлары
Ияреп атлый һаман янәшә.                          

Бар ышаныч акланмады диеп
Талчыктырмыйк әле йөрәкне.               
Рухи яктан чыдам булган затлар         
Олайгач та көчле, кодрәтле.

Көзен яфрак койган агачлар күк
Язын тагын чәчәк атарбыз.
Өметебез әле киселмәгән —
Яшәү дәрте белән янарбыз.
Еллар арты еллар санарбыз,
Гөлләр булып җиргә тамарбыз.

Комментариев нет:

Отправить комментарий