19/04/2012

Ела утырып

Нигез ташы куптарылган йортлар
Инде күптән череп таркалды;
Авыл үлде, тереләрнең эзен
Үкси-үкси җилләр елады.

Киткән берсе бүтән кайталмыйча
Якынайткан аның әҗәлен.
Җимерелгән нигез төпләрендә      
Хуҗа булып калды әче әрем.

Туган авылым күреп китим диеп
Еллар үткәч кемдер бер кайтыр.      
Өен түгел, нигез ташын тапмас       
Боек җанны кемнәр юатыр.

Исеме фәкать тарихларга калган   
Авыл инде бүтән яңармас.          
Кендек каны монда тамганнар да
Хатирәләр барлап табалмас.

Йөрәккәйнең нечкә бер кылына
Җәрәхәтле төен тудырып.          
Моңлы сагыш йөри бу тирәдә —
Түзәлмасаң, ела утырып.

Комментариев нет:

Отправить комментарий