14/07/2011

Бөрбаш Сәрдегәне авылы тарихы

Б-Сәрдегән авылы Бөрбаш авыл җирлегенә керә. Б-Сәрдегән авылы Бөрбаш авылыннан 3 км, Балтач район үзәгеннән 20 км, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән - 18 км ераклыкта урнашкан.

Авылның кайчан төзелә башлануы турында бернинди дә мәгълүмәт юк. Яше буенча Бөрбаш авылыннан элегрәк төзелгән дигән легендалар бар. Авыл янында гына Бөр елтасының сул як тау башында иске зират бар иде. Элек урман шунда кадәр килеп җиткән булган. Аны бабаларыбыз кисеп, әкренләп жир мәйданнарын зурайтып иген иккәннәр, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер мәетне Бөр елгасыннан уң ягындагы яңа зиратка күмәләр. Бу зиратка мәетне ХVII гасырда күмә башлаганнар дип исәпләнә. Кабер ташлары шуны сөйли. Иске зираттан башланып Сәрдегән суына Кирәмәт үзәне дигән кечкенә сусыз елга килеп кушыла. Бу зиратка мәҗүсилек заманында мәет күмгән булырга тиешләр. ХVI гасырда Русь дәүләте халыкны мәҗбүри чукындыра башлагач, халык алардан качып, урман араларында яши башлаганнар. Безнең авылга да кайдандыр күчеп килеп урнашканнар дигән версия бар.

Авылнын ике урамы белән аргы як урамын бүлеп көнбатыштан көнчыгышка таба Бөр елгасы ага. Ул елга бик күп авылларны үтеп, Бөрбаштан башланып, Бөртамак дигән авыл янында Вятка суына килеп кушыла. Төньяктан көньякка таба Бөр елгасына Сәрдегән суы килеп кушыла. Сәрдегән авылының исеме шушы елга исемннән алынган булырга тиеш. Бу елга Алан авылыннан башлана. Шунын өчен дә элек Алан авылын Сәрдегәнбаш авылы дип атаганнар.

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр авылны «Байлар Сәрдегәне» дип атаганнар. Чөнки авылда күрше-тирә авылларның байларыннан да байрак байлар яшәгәннәр. Шунын иң бае Гарифулла бай булган. Ул ялланган кешеләрне җыеп, киез итек бастырган. Әзер продукцияне төрле шәһәрләргә алып барып сатканнар, ә сарык йонын Монголиядән алып кайта торган булганнар.

Гарифуллла байдан кала Зариф бай булган. Ул да кеше яллап итек бастырган. Алардан кала Гали Закиры, Гали Зарифы, Гали Гарифы, Гали Гарифулласы - 4 туган байлар булган. Авылда ике кеше кибет ачып сәудә иткән. Галиәкбәр дигән кеше, безнең хәзерге кибет әле дә шул урында. Аннан Габдрахман дигән кеше кибет ачып сәүдә иткән.

1858 елда Б-Сәрдегән авылында 96 ир-ат, 94 хатын-кыз яшәгәннәр ( нац. архив Республики Татарстан ф.З оп.2 д.341.)

1897 елда Сәрдегән авылында 198 ир-ат, 213 х-кыз яшәгәннәр, 1906 елда Сәрдегән авылында 242 ир, 253 хатын-кыз, барысы 78 хужалык яшәгәннәр.

1742 елда мәчетләр җимерелгән чорда, Б-Сәрдегән авылы мәчете дә жимерелә. Ул вакытта Б-Сәрдегән авылында 14 хуҗалык яшәгән. ( Журнал «Эхо веков»)

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр Б-Сәрдегән авылында 117 хуҗалык яшәгән.

1949-50 елларда авылның күп кенә кешеләре шәһәргә күчеп китәләр. 1979 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда Б-Сәрдегән авылында 65 хужалык, 320 кеше яшәгән. 1999 елда—63 хужалык, 280 кеше яшәгәннәр. 2006 елның 1 январенә 70 хуҗалык, шул исәптән 6 хуҗалык -буш (тормый торган йортлар) 276 кеше яшиләр.

XIX гасыр азакларында Троицк бае авылга мәчет салдыра. Ул мәчет манарасы киселгәннән соң, күп еллар клуб итеп тотылды. Гарифулла бай авылга яңа мәчет төзергә ниятләп Троицк баеннан рөхсәт сораган. Ләкин ул үзе салдырган мәчетне сүтәргә риза булмаган. Шуннан соң Гарифулла бай Бөрбаш авылына мәчет салдырган. Авылда бер мәдрәсә булган. Анда авыл балаларын укырга, язарга өйрәткәннәр, дин сабагы укытканнар. Башта Шакирҗан мулла, аннан сон Фәтхетдин мулла һәм аның улы Мифтахетдин мулла укытканнар.

1940 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп ачыла. Зариф байның торак өен мәктәп итәләр. Ул елларда авыл балаларын Хайруллина Зарифә, Шамсетдинов Хөсәен, Валиев Гата укыта. Соңыннан аерым мәктәп бинасы да төзелә. 1951 елда авылга Ахметшина Манзума укытучы булып килә. Ул Сәрдегән авылында пенсиягә чыкканчы укытты. Аның белән Габдрахманова Тәскирә, Сафаргалиева Гашияләр укыттылар. Бүгенге көндә Сәрдегән башлангыч мәктәбендә Гарипова Фирая, Закирова Румия, Хатимова Рәмзияләр укыталар. Гарифулла бай НЭП чорында да итек эшләтә. Ул вакытта табыш дәүләткә булган инде. Сәрдегәннең данлыклы байларын 1930 елда Красноярский краена сөргенгә җибәрәләр.

Б-Сәрдегәне авылы Ядегәр волосте Мамадыш уезды Казан губерниясенә кергән. Аннан сон Кукмара районына, 1938 елдан Балтач районына күчә.

1927 елда Борбаш авыл Советы оештырыла. Б-Сәрдегән авылы шул авыл Советына керә. Аның беренче рәисе Бөрбаш авылыннан Гильметдинов Шайхетдин Гильметдин улы була. 1958 елда Бөрбаш авыл Советы Салавыч авыл Советына кушыла. 1981 елнын 31 мартында Татарстан Верховный Совет Президиумы Указы белән Бөрбаш авыл Советы Салавыч авыл Советыннан аерылып оештырыла.

1927 елда Сәрдегән авылына Мохәммәтгалиев Фатих таштан артель тозетә башлый. Аны берничә ел төзиләр. 1929 елда авылда пром. колхоз тозелә. Аңа «Кызыл дулкын» исеме бирелә. Колхозның беренче председателе итеп Корбангалиев Гарафетдинне сайлыйлар. Колхозның төп усадьбасы Гарифулла бай йорты. Анын итек цехлары ат, сыер, дунгыз абзарлары итеп үзгәртелә. Колхознын 90 баш аты, 30 лап сыеры, 30 лап дунгызы, 100 баш сарык, күпмедер тавыклары Гарифулла бай каралтыларына урнаша. Байның үзе яшәгән йортын Кукмарага алып барып салалар. Ә байның бөтен учет эшен алып баручы, эшкә җитәкчелек итүче Арча районы Ташкичу авылы кешесе Хәкимнең торак өен колхозның идарә бинасы итәләр. Бу йорт әле дә исән, авылда терлекчеләр йорты булып тора. Яңа тозелгән артельдә киез итек бастыралар. 1941-1945 елларда артельдә шырпы ясыйлар, чыпта сугалар, шәл бәйлиләр. Агачтан караватлар, халык очен кирәкле товарларны житештерәләр. Сугыш елларында курше- тирә авылларның күп кешесе безнең артельдә эшләде. 1950 елны артельне Салавыч артеленә кушалар. Салавыч артеле безнен артельнең таш бинасын Шәмәрдән заготзерносына сатты. Заготзерно бинаны сүтеп 1950 елның жәй айларында ташын Шәмәрдәнгә ташыдылар.

Сугыш елларында «Кызыл Дулкын» колхозында председатель булып Хасанов Фатыйх, Насибуллина Разия, Зарипов Яббар, Мөхәммәтгалиев Фатих, Яна Салавыч авылы кешесе Бәдертдинов Зәйнәгетдиннәр эшлиләр. 1949 елда «Кызыл Дулкын» колхозына председатель итеп Гарипов Әхәтне сайлыйлар. «Кызыл Дулкын» колхозының 550 га жире була. 1950 елда «Кызыл Дулкын» колхозы Бөрбаш колхозы «Кызыл Татарстан»га кушыла. Колхозлар берләшкәндә «Кызыл Татарстан» колхозының председателе Исрафилов Нәзир була. 1964 елда «Кызыл Татарстан» колхозын Салавычтагы «Кызыл Яшьләр» колхозына кушалар. 1966 елнын 1 февралендә «Кызыл Яшьләр» колхозыннан аерылып Бөрбаш һәм Б-Сәрдегән авыллары җирлегендә совхоз оеша. Аның беренче директоры Гыйрфанов Илгиз Абдуллович була. Совхоз оешкач Сәрдегән авылында 5 терлек абзары төзелде. Анда 800-900 баш мөгезле эре терлек симертергә момкинчелек булды. Халык эш белән тәәмин ителде. Мифтахов Раиф 1955 елдан 1987 елга кадәр авылда бригадир, ферма мөдире булып эшләде. Аннан соң бригадир булып Акбиров Ильяс, Садыйков Сабир, Акбиров Илдарлар эшләделәр.

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына авылдан 104 кеше сугышка китеп, 52 се исән сау авылга кайта. 52 се сугышта вафат булып калалар. Бүгенге көндә авылда исән сугыш ветераны юк.

1974 елда авылда медпункт ачыла. Аның фельдшеры Хөсәенова Мөнәвәрә, 1977 елдан медпункт мөдире булып Габдрахманова Гүзәл эшли.

Сугыш елларында авылда тавышсыз кино күрсәтә башлыйлар. Соңыннан Балтачтан Габделфәрт дигән кеше килеп кино күрсәтә.

Беренче телевизорны авылда 1972 нче елда Садыйков Сабирлар алалар.

1957 елда ДТ -54 тракторына ялганган әлектр станциясе эшли башлый. Ул станцияне Мөбәрәкшин Тимергали, Хатимов Насих, Закиев Шамсемөхәммәтләр эшләтәләр.

1959 елда авылга радио керде.

1967 елда авылга дәүләт уты килә.

1970 елда авылга газ баллоны кулланылышка керә.

1997 елнын 31 декабрендә Б-Сәрдегән авылында 100 урынлык яна клуб бинасы ачыла.

1990 елнын 1 июнендә балалар бакчасы ачыла. Беренче модире булып Хатимова Рәмзия Ярулла кызы билгеләнә. 2004 елның 25 декабрендә мәчет ачыла.

Бүген авылда 70 хужалык бар. Шунын 64 ендә яшиләр, барысы 276 кеше яши. Авылда 100 урынлык клуб, медпункт, 20 урынлык балалар бакчасы, башлангыч мәктәпләр эшлиләр. Авылда ике кибет бар (райпо кибете, Габдрахманов Мөдәррис кибете), 54 хужалыкка телефон кергән, авылга кадәр һәм үзәк урамнан асфальт юл үтә, хуҗалыкларда 52 жиңел машина бар.

1937- 1939 еллада авыл кешесе Файзрахманова Разия летчикка укыган. Ул 1956-1965 елларда КПСС ның Казан шәһәре горкомында инструктор булып эшләгән.

Журналист Фәләхетдин Насыйров Казан радиотапшырулар редакциясендә эшләде.

Комментариев нет:

Отправить комментарий