15/07/2011

Колхоз сугыш елларында

1940 елны «Кызыл Татарстан» кохозы Кукмара районыннан Балтач районына күчә. Моңа авыл Советы председателе Гыйлметдинов Шәйхетдин зур көч куя. Март аеннан Совет төзелеше буенча укырга җибәрелә, укып кайтканнан соң Район Советына инструктор итеп алына.

Колхозның 1602 га сөрү җире була, 35 башлык мөгезле эре терлек абзары, корт өе салына. Урамга таш юллар салына. 15 хуҗалык яңа йорт салып чыга. Колхоз ярдәме белән 2 хуҗалыкка йорт салына.

1940 нчы елда:

Укый-яза белмәүче - 130 кеше
Аз гына укый-яза белүче – 47 кеше
Алфавит өйрәнүче - 63 кеше

1942 елда иген уңышы алу өчен, агротехника чараларын тормышка ашыру өстендә эшләгәннәр.

Бөртекле һәм кузаклы культурадан уңыш: 3,45 ц.
Бәрәңгедән - 28,69 ц.
Атлар саны 85% ка, мөгезле эре терлек саны 100% ка, сарык саны 61% ка үтәлгән.
40 кеше минимумын үтәмәгән.

1943 елда колхозның хәле бик авыр була. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән сөт планы 2% ка, йомырка 8% ка үтәлә. 74 баш сарык, 10 баш ат үлә.

1944-45 елда бөртекле-кузаклы культуралардан 5,46 ц, бәрәңгедән 24 ц уңыш алына.
1 сыердан 682 л сөт, 1 сарыктан 1,3 кг йон алына.
Атлардан үрчем алу юк дәрәҗәдә.

1949 елда бөртекле-кузаклы культурадан 1 га дан 5,27 ц, техник культуралардан 2,33 ц, бәрәңгедән 32,6 ц, яшелчәләрдән 9 ц уңыш алына. Терлек азыгы культуралары чәчелсә дә, уңыш алынмаган.

Терлекчелектә 1 сыерга 942 л сөт, 1 сарыктан 2,3 кг йон алына. Кереме 68637 сум. 9 кеше хезмәт минимумын үтәми.

1950 елда «Кызыл Татарстан» колхозына «Кызыл Дулкын» (Бөрбаш Сәрдегәне авылы) кушыла. 27 сентябрьдә «Кызыл Татарстан» авыл хуҗалыгы артеле була. Устав раслана.

Комментариев нет:

Отправить комментарий