19/09/2011

Каен суы (парча)

Кояш ал нурларын сирпеп, соңгы тапкыр бер талпынды да, ерактагы агачлы таулар арасына кереп югалырга ашыкты.

Мин аның җылысын, назын татып калырга теләгәндәй, аңа таба ашкынам, чабам...

Таныш сукмаклар буйлап атлыйм... Үзем моңланам, үзем әллә нинди эчке бер рәхәтлек кичерәм һәм көләм. Таныш шомырт ботакларындагы бөреләрне күреп, ниндидер эчкерсез, ихлас теләк уянды күңелемдә. «Әйдәгез, бөреләр, табигатьнең зәһәр җилләренә, суыкларына карамыйча, яшәгез, үсегез, шытыгыз, яралыгыз!» — дип эндәшәм.

Тирә-якта яз сулышы... Барысы да узган җәйдәге хатирәләрне яңарта. Әйтеп бетергесез дулкынлану кичерәм мин әлеге минутларда. Кинәт тавышлар ишетәм: «Шып-шып, тып-тып, шып-шып...» Зур кызыксыну белән шул якка юнәлдем.

Баксаң, көзлектә ботагы киселгән каенның очларыннан су тама икән. Тамчылар җыела-җыела да, ботакка тотынып тора алмас дәрәҗәгә җиткәч, узган ел коелган сары яфраклар өстенә төшәләр дә:  «Шып-шып!» дип, үзләренчә нидер аңлатырга тырышалар кебек. Аларны читләп узмаска булдым. Тау буйлап әкрен генә атладым да, су тамган җиргә килеп бастым. - «Тып!» — диде миңа берсе, аңа кушылып, «Шып!»—диде икенчесе. Күтәрелеп өскә карадым. Әһә! Әнә, әнә җыелалар. Хәзер... «Лып! — минем тешләремә төшеп, йөземә чәчрәделәр!

Комментариев нет:

Отправить комментарий