17/07/2012

Алмагач (Әкият)

Борын-борын заманда, бер караңгы авылда яшәгән ди, булган ди, бер ялгыз әби. Әбинең бер туганы да калмаган икән. Балалары калада яшәгән.Үзенең дусты, үзе кебек үк ялгыз, алмагачы булган әбинең. Әби көн дә алмагачына су сибә, бик карап кына тора, ләкин никтер алмагач алма бирми кала бу җәйне. Әби бик борчыла төшә, әллә кышын өшегәнме, я булмаса берәрсенең күзе тиде микән, дип уйлый. Чөнки башка елларны уңыш бик күп була торган була, барлык авыл халкына һәм балаларга да җитә әле. Шулай моңсуланып йөргән бер көнне әбинең кузе алмагачның иң очына төшә, ни күрсен анда бер алма үсеп утыра. Әби ул алмага бик шатлана, күбәләк кебек очынып кына йөри инде ул көнне. Шул көннән башлап әби янәдән яшәреп киткәндәй була. Көз җитә, алма өлгерә. Көннәрдән бер көн алма сүзгә килә: “Әби, мин бу алмагачның соңгы җимеше, мине сакла һәм икенче елга орлыгымны утыртып күп уңышлар алырсын”,-ди. Әби бик моңсулана бу сүзләрдән соң, ләкин алмагачының соңгы үтенечен үти. Һәм чынлап та алдагы елларда күп уңыш алып үзен һәм туганнарын, дусларын сөендерә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий