Кабат яз
килде дөньяга
Күчтәнәчләре
белән
Кошларны
да кайтарды ул
Кояш та
чыкты күктә.
Йокыларыннан
уянды,
Ниһаять,
елгалар да.
Карлар
эри һәм әкренләп
Яфрак
яра агачлар.
Озак
тормас, кап- кара җир
Яшел
юрганын ябар.
Ямь- яшел
генә булмас ул
Бизәкле,
матур булыр.
Яз булмаса,
безнең илебез
Тукайсыз
булыр иде.
Мондый
матурлыкларны без
Бөтенләй
күрмәс идек.
Ошый миңа
яз аенда
Кошлар
сайравын тыңлау
Ничек
ошамый, ди, инде ул
Чын
җырчылар каршымда.