Без тормышның төбеннән үк чыктык,
Тик төбендә аның ятмадык.
Кадыйр Сибгатуллин
Шагыйрь хаклы! Без дә нәкъ шулай:
Төбендә һич елап ятмадык.
Ач-ялангач булып тилмерсәк тә,
Кеше капкаларын какмадык.
Бу тормышның кара төпкеленә
Безне сугыш төртеп төшерде.
Аталарны йотып, безне ятим итте,
Кол итмәкче булып кешене.
Әни кырга чыгып киткән чакта,
Сәкедәге тимер боҗрага
Бәйләп куйган мине, бозау кебек,
Әллә жәлләп, әллә җәзага...
Буялса да, ачтан егылса да,
Егылып имгәнмәсен, дигәндер.
Кулы эштә, уе өйдә генә булгач,
Минем тилмергәнне сизгәндер.
Егылдым шул җирдә күп тапкырлар,
Кан чыкканчы тешләп иренне.
Шома юллар безгә кем түшәсен?!
Авырлыклар басты иңемне...
Чабатадан башлап, чыпта суктым,
Иген иктем туган авылда.
Япь-яшь килеш читкә чыгып киттем,
Иңләдем мин Урал тавын да.
Дөнья күреп, заводларда эшләп,
Көчем артты, өс-баш яңарды.
Туган якны өзелеп сагынулар
Якынайтты гына араны.
Тормыш юлын яңабаштан башлап,
Үткәннәрне сызып атмадык.
Беркемнән дә ярдәм көтмәдек без,
Кеше капкаларын какмадык.
Өскә таба үрмәләргә теләп,
Шыпырт кына кеше сатмадык.
Гел сагышлы күңел китеклеген
Илһам уты белән ямадык.
Җылытырга теләп күпме җанны,
Каләм очларына нур кунды.
Күңел түре ник саекты икән,
Эчтә ялкын гына суынды.
Бу тормышның төбеннән үк чыктык,
Шагыйрь хаклы: елап ятмадык.
Игелек калсын безнең арттан диеп,
Кеше хакын әүвәл хакладык.
17/07/2012
Гомерләр уза икән...
Безнең гомерләр — аккан су икән,
Хәтта елгалар саеккан, кипкән.
Чишмәдәй ургып яшәү сәләте
Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән.
Безнең гомерләр — искән җил икән,
Күпме кичереш йөрәктән үткән.
Әле елатып, әле җырлатып,
Хәләл ярларны назлап сөйдерткән.
Безнең гомерләр — биек тау икән,
Ашкынып менү онытылган күптән.
Аска төшкәндә һич җиңел түгел,
Йөрәк таушалган, җегәрләр беткән.
Безнең гомерләр — бер яфрак икән,
Язмышлар аны чайкап селкеткән.
Бәхет өлешен калдырыр кешең
Булган тәкъдирдә яшәү уң икән.
Безнең гомерләр — яуган кар икән,
Ташулар белән аккан да киткән.
Өметнең инде соңгы чырасы,
Дәрман тапмасаң, сүнәргә җиткән.
Безнең гомерләр — тере ут икән,
Сүнмәс куәте җанга береккән.
Әле соң түгел, тормыш мәгънәсен
Бизмәнгә салыр вакытлар җиткән!
Безнең гомерләр бердәнбер икән,
Шөкер итәргә акыллар җиткән.
Безнең эзләрдә үлән яңарган,
Безнең эзләргә энҗе кар сипкән.
Кояш нурында җаны җылынып
Бирешми торган ул гел без икән!!!
Хәтта елгалар саеккан, кипкән.
Чишмәдәй ургып яшәү сәләте
Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән.
Безнең гомерләр — искән җил икән,
Күпме кичереш йөрәктән үткән.
Әле елатып, әле җырлатып,
Хәләл ярларны назлап сөйдерткән.
Безнең гомерләр — биек тау икән,
Ашкынып менү онытылган күптән.
Аска төшкәндә һич җиңел түгел,
Йөрәк таушалган, җегәрләр беткән.
Безнең гомерләр — бер яфрак икән,
Язмышлар аны чайкап селкеткән.
Бәхет өлешен калдырыр кешең
Булган тәкъдирдә яшәү уң икән.
Безнең гомерләр — яуган кар икән,
Ташулар белән аккан да киткән.
Өметнең инде соңгы чырасы,
Дәрман тапмасаң, сүнәргә җиткән.
Безнең гомерләр — тере ут икән,
Сүнмәс куәте җанга береккән.
Әле соң түгел, тормыш мәгънәсен
Бизмәнгә салыр вакытлар җиткән!
Безнең гомерләр бердәнбер икән,
Шөкер итәргә акыллар җиткән.
Безнең эзләрдә үлән яңарган,
Безнең эзләргә энҗе кар сипкән.
Кояш нурында җаны җылынып
Бирешми торган ул гел без икән!!!
Чик-чирик (әкият)
Борын-борын заманда, кәҗә командир, саескан сотник булган заманда, яшәгән ди, булган ди, зур кикрикле, кызыл читекле баһадир әтәч белән нәфис тавык. Әтәч бик бай булган, ди, җәмәгате тавыкны алтын-көмешкә төреп, ефәктән генә киендергән. Бервакыт тавыкның итәк тулы бала-чагасы дөньяга килгән. Әниләре аларны такмак әйтеп, җырлап, бишектә тирбәткән. Чебиләр бик акыллы, сүз тыңлаучан булганнар, тик араларында бик елак, тәртипсез бала - Чик-чирик бар икән. Көннәрдән беркөнне ул бишектән егылып төшеп, аягын авырттырган. Әтәч белән тавык бик борчылган, нинди генә дәвалау ысуллары кулланмаганнар, берсенең дә файдасы тимәгән. Чик-чирик бик сызланган. "Аягым тазарса, әти-әни сүзеннән чыкмас идем", - дигән.
Менә аларга бер юлаучы кергән. Ул бу хәлләрне күреп, ярдәм итәргә теләгән һәм, Чик-чирикне үзенең җиңел машинасына утыртып, табибка алып киткән. Табиб чебине бик тиз дәвалаган. Әтисе белән әнисе бик сөенгән, табибка һәм юлаучыга рәхмәтләр укыганнар. Ә Чик-чирик, шул көннән башлап, бик тырыш, акыллы, тәртипле балага әверелгән. Хәзер алар барысы бергә матур итеп гомер итәләр, ди.
Менә аларга бер юлаучы кергән. Ул бу хәлләрне күреп, ярдәм итәргә теләгән һәм, Чик-чирикне үзенең җиңел машинасына утыртып, табибка алып киткән. Табиб чебине бик тиз дәвалаган. Әтисе белән әнисе бик сөенгән, табибка һәм юлаучыга рәхмәтләр укыганнар. Ә Чик-чирик, шул көннән башлап, бик тырыш, акыллы, тәртипле балага әверелгән. Хәзер алар барысы бергә матур итеп гомер итәләр, ди.
Зирәк егет (Әкият)
Борын-борын заманда 6eр патша яшәгән. Аның бик матур Зөһрә исемле кызы булган. Көннөрдөн бер көнне патша авырып киткән һәм кызына әйткән: "Миңа яшәргә күп вакыт калмады. Син, кызым, әйбәт кияү табарга тырыш», - дигән. Патша бай егетләрен чакырткан да кызына үзенә ошаганын сайларга кушкан. Кыз исә боларның берсен дә ошатмаган. Шул ук көнне бер ярлы гына егет кергән һәм патшага әйткән:
- Бу матур кызыгызны миңа бирегез, - дигән.
- Мин сиңа чыгармын, тик минем өч соравыма башта җавап тап, - дигән кыз.
Егет ризалашкан.
- Дөньяда иң майлы әйбер нәрсә? Иң тәмлесе ни? Иң матуры нәрсә?
Егет кара кайгыга баткан, ни әйтергә дә белмәгән.
- Улым, ник шулай бик боек син? - дигән әнисе. Егет аңа бәйнә-бөйнә барысын да сөйләп биргән.
- Әй, улым, бер дә борчылма, сорауларың бик җайлы, - дигән әнисе. — Дөньяда иң майлы әйбер - ул җир туфрагы, иң тәмлесе - яхшы тел, иң матуры — яхшы кешенең күңеле.
Егет әнкәсенә рәхмәтләр укып, патша сараена юл тоткан. Патша кызына җаваплар бик ошаган. Патша егеткә кызын, үзенең тәхетен биргән. Ул бик әйбәт патша булып, халкын зурлап, хатыны белән әле дә булса матур гомер итәләр, ди.
- Мин сиңа чыгармын, тик минем өч соравыма башта җавап тап, - дигән кыз.
Егет ризалашкан.
- Дөньяда иң майлы әйбер нәрсә? Иң тәмлесе ни? Иң матуры нәрсә?
Егет кара кайгыга баткан, ни әйтергә дә белмәгән.
- Улым, ник шулай бик боек син? - дигән әнисе. Егет аңа бәйнә-бөйнә барысын да сөйләп биргән.
- Әй, улым, бер дә борчылма, сорауларың бик җайлы, - дигән әнисе. — Дөньяда иң майлы әйбер - ул җир туфрагы, иң тәмлесе - яхшы тел, иң матуры — яхшы кешенең күңеле.
Егет әнкәсенә рәхмәтләр укып, патша сараена юл тоткан. Патша кызына җаваплар бик ошаган. Патша егеткә кызын, үзенең тәхетен биргән. Ул бик әйбәт патша булып, халкын зурлап, хатыны белән әле дә булса матур гомер итәләр, ди.
Алмагач (Әкият)
Борын-борын заманда, бер караңгы авылда яшәгән ди, булган ди, бер ялгыз әби. Әбинең бер туганы да калмаган икән. Балалары калада яшәгән.Үзенең дусты, үзе кебек үк ялгыз, алмагачы булган әбинең.
Әби көн дә алмагачына су сибә, бик карап кына тора, ләкин никтер алмагач алма бирми кала бу җәйне. Әби бик борчыла төшә, әллә кышын өшегәнме, я булмаса берәрсенең күзе тиде микән, дип уйлый. Чөнки башка елларны уңыш бик күп була торган була, барлык авыл халкына һәм балаларга да җитә әле. Шулай моңсуланып йөргән бер көнне әбинең кузе алмагачның иң очына төшә, ни күрсен анда бер алма үсеп утыра. Әби ул алмага бик шатлана, күбәләк кебек очынып кына йөри инде ул көнне.
Шул көннән башлап әби янәдән яшәреп киткәндәй була. Көз җитә, алма өлгерә. Көннәрдән бер көн алма сүзгә килә: “Әби, мин бу алмагачның соңгы җимеше, мине сакла һәм икенче елга орлыгымны утыртып күп уңышлар алырсын”,-ди.
Әби бик моңсулана бу сүзләрдән соң, ләкин алмагачының соңгы үтенечен үти. Һәм чынлап та алдагы елларда күп уңыш алып үзен һәм туганнарын, дусларын сөендерә.
19/04/2012
Тик син...
...Әкрен генә җил селкетә
Яшь миләш яфракларын...
Йөрәгемдә ни икәнен
Бары тик син аңларсың.
Әйе, әйе, нәкъ менә син -
Минем яшьлек юлдашым.
Һәрвакыт сине уйлыймын,
Син минем куанычым!
Бары тик син генә шулай
Курка-курка килдең яныма.
Шаян, назлы сүзләр белән
Килеп кердең аңыма.
Яратмадым сине башта,
Кире кактым, гафу ит.
Бер яраланган йөрәгем
Ышанычсыз иде бит!!!
Яшь миләш яфракларын...
Йөрәгемдә ни икәнен
Бары тик син аңларсың.
Әйе, әйе, нәкъ менә син -
Минем яшьлек юлдашым.
Һәрвакыт сине уйлыймын,
Син минем куанычым!
Бары тик син генә шулай
Курка-курка килдең яныма.
Шаян, назлы сүзләр белән
Килеп кердең аңыма.
Яратмадым сине башта,
Кире кактым, гафу ит.
Бер яраланган йөрәгем
Ышанычсыз иде бит!!!
Бу язларым миңа моңнар алып килде
Бу язларым миңа моңнар алып килде,
Бу язларым сагыш китерде.
Язгы ташу шашып ага-ага
Миннән сине мәхәббәтең алып китте.
Карлар эрде, җирләр чуарланды,
Кояш чыкты, күкләр аязды.
Көздән калган сары яфраклар да
Синең исемең күңелемә язды.
Ә бит узган язларда без бергә идек
Ташуларны бергә каршыладык.
Яшел чирәм тишелгәндә яралганга,
Мәхәббәтебезне мәңгелеккә юрадык.
Көзләремне язлар иттең бит син!
Сагышларын кудың күгемнең!
Йолдызларга кадәр очар өчен
Сагышларын кудың күңелемнең.
Ә язларын кинәт кенә алып,
Моңсу көзләремә кайтардың...
Күрә алмыйм матурлыгын аның
Нигә хисләремне кире кактың?
Күңелемдә язгы хисләр урынына
Бушлык хөкем сөрә күптәннән.
Бергә үткән юллар озын булгач,
Кызыктырмый мине бүтәннәр.
Бу язларым сагыш китерде.
Язгы ташу шашып ага-ага
Миннән сине мәхәббәтең алып китте.
Карлар эрде, җирләр чуарланды,
Кояш чыкты, күкләр аязды.
Көздән калган сары яфраклар да
Синең исемең күңелемә язды.
Ә бит узган язларда без бергә идек
Ташуларны бергә каршыладык.
Яшел чирәм тишелгәндә яралганга,
Мәхәббәтебезне мәңгелеккә юрадык.
Көзләремне язлар иттең бит син!
Сагышларын кудың күгемнең!
Йолдызларга кадәр очар өчен
Сагышларын кудың күңелемнең.
Ә язларын кинәт кенә алып,
Моңсу көзләремә кайтардың...
Күрә алмыйм матурлыгын аның
Нигә хисләремне кире кактың?
Күңелемдә язгы хисләр урынына
Бушлык хөкем сөрә күптәннән.
Бергә үткән юллар озын булгач,
Кызыктырмый мине бүтәннәр.
Хыялым бул…
Хыялларым аша очып килеп,
Кердең кинәт минем аңыма.
Һич тә көтмәгәндә кулың сузып,
Килеп бастың син яныма...
Очкын тулы кара күзләр белән
Карадың да телдең йөрәкне.
Язмышыма мин бик рәхмәтлемен
Биргән өчен бу зур “бүләкне”.
Сине күрү – таңнарымның яме,
Тормышымның гаме ахрысы.
Сүз дәшкәндә, йөзләреңә карап,
Уйлыйм : “юк, төш түгел бу ахрысы”...
Әй дулкынлана соң инде,
Әй дулый минем күңел.
Син – иң якты йолдызым бит,
Синсез караңгы күгем.
Тик йөрәктәге шикләрне
Мин таратырга телим...
Ышанычымны аклачы,
Күңел көзгеңне ачсаңчы
Хыялым бул син минем...
Кердең кинәт минем аңыма.
Һич тә көтмәгәндә кулың сузып,
Килеп бастың син яныма...
Очкын тулы кара күзләр белән
Карадың да телдең йөрәкне.
Язмышыма мин бик рәхмәтлемен
Биргән өчен бу зур “бүләкне”.
Сине күрү – таңнарымның яме,
Тормышымның гаме ахрысы.
Сүз дәшкәндә, йөзләреңә карап,
Уйлыйм : “юк, төш түгел бу ахрысы”...
Әй дулкынлана соң инде,
Әй дулый минем күңел.
Син – иң якты йолдызым бит,
Синсез караңгы күгем.
Тик йөрәктәге шикләрне
Мин таратырга телим...
Ышанычымны аклачы,
Күңел көзгеңне ачсаңчы
Хыялым бул син минем...
Хатлар яз...
Хатлар яз син миңа,
Хатлар яз...
Эйтелгән сүзләрең кабатлап булса да
Хатлар яз...
Хатлар яз син миңа,
Бик авыр чакларда
Җаның тырмалганда
Иренмә, хатлар яз.
Көтәмен бары тик
Синең бер сүзеңне
Иренмә, яз җаным:
“Сагынам үзеңне...”
Аңлармын мин сине
Какмамын кирегә
Бары тик хатларың
Яз миңа, иренмә...
Ямьле язларыңда
Чәчкәләргә төреп
Хатлар яз тик миңа
Укырмын тилереп.
Җәйге челләләрдә
Салкын сулышың белән
Язчы миңа син хат
Бары бер суз белән.
Сагышлы көзләрдә
Җыеп моң-зарыңны
Хатлар яз миңа
Куармын кайгыңны.
Буран белән тулган
Салкын кышларда да
Онытмачы мине, хатлар яз...
Хатлар яз син миңа, хатлар яз...
Хатлар яз...
Эйтелгән сүзләрең кабатлап булса да
Хатлар яз...
Хатлар яз син миңа,
Бик авыр чакларда
Җаның тырмалганда
Иренмә, хатлар яз.
Көтәмен бары тик
Синең бер сүзеңне
Иренмә, яз җаным:
“Сагынам үзеңне...”
Аңлармын мин сине
Какмамын кирегә
Бары тик хатларың
Яз миңа, иренмә...
Ямьле язларыңда
Чәчкәләргә төреп
Хатлар яз тик миңа
Укырмын тилереп.
Җәйге челләләрдә
Салкын сулышың белән
Язчы миңа син хат
Бары бер суз белән.
Сагышлы көзләрдә
Җыеп моң-зарыңны
Хатлар яз миңа
Куармын кайгыңны.
Буран белән тулган
Салкын кышларда да
Онытмачы мине, хатлар яз...
Хатлар яз син миңа, хатлар яз...
Күңелем яктысы
Кышкы салкынлыкта,
Саф тынычлыкта
Күңелем ашкына
Бары синең якка...
Күзләрең, йөзләрең,
Ягымлы сүзләрең,
Шаярып көлүең –
Яктысы күңелемнең.
Язларымның язы,
Кышларымның таңы
Дөньям матурлыгы
Синдә икән, җаным!..
Томала аңымны,
Ал минем кулымны.
Икебез бербөтен
Күк белән Җир бүген!
Син һәм мин шулчакны
Сизмәстән вакытны
Очарбыз күкләргә!!!
Чәчәр ак нурларын
Йолдызлар иңнәргә...
Башлар да әйләнеп,
Күңелләр бәйләнеп
Китәрбез еракка
Якты Ай ягына...
Иң татлы хыяллар,
Бик якты хыяллар
Кабыныр шул мәлне
Тибрәтеп йөрәкне.
Өстәрбез ялкынны
Без яккан учакка...
Икебез бергәләп,
Утынны “телгәләп”...
Саф тынычлыкта
Күңелем ашкына
Бары синең якка...
Күзләрең, йөзләрең,
Ягымлы сүзләрең,
Шаярып көлүең –
Яктысы күңелемнең.
Язларымның язы,
Кышларымның таңы
Дөньям матурлыгы
Синдә икән, җаным!..
Томала аңымны,
Ал минем кулымны.
Икебез бербөтен
Күк белән Җир бүген!
Син һәм мин шулчакны
Сизмәстән вакытны
Очарбыз күкләргә!!!
Чәчәр ак нурларын
Йолдызлар иңнәргә...
Башлар да әйләнеп,
Күңелләр бәйләнеп
Китәрбез еракка
Якты Ай ягына...
Иң татлы хыяллар,
Бик якты хыяллар
Кабыныр шул мәлне
Тибрәтеп йөрәкне.
Өстәрбез ялкынны
Без яккан учакка...
Икебез бергәләп,
Утынны “телгәләп”...
Подписаться на:
Сообщения (Atom)