17/07/2012

Кеше капкаларын какмадык

Без тормышның төбеннән үк чыктык,
Тик төбендә аның ятмадык.

                                   Кадыйр Сибгатуллин

Шагыйрь хаклы! Без дә нәкъ шулай:
Төбендә һич елап ятмадык.
Ач-ялангач булып тилмерсәк тә,
Кеше капкаларын какмадык.

Бу тормышның кара төпкеленә
Безне сугыш төртеп төшерде.
Аталарны йотып, безне ятим итте,
Кол итмәкче булып кешене.

Әни кырга чыгып киткән чакта,
Сәкедәге тимер боҗрага
Бәйләп куйган мине, бозау кебек,
Әллә жәлләп, әллә җәзага...

Буялса да, ачтан егылса да,
Егылып имгәнмәсен, дигәндер.
Кулы эштә, уе өйдә генә булгач,
Минем тилмергәнне сизгәндер.

Егылдым шул җирдә күп тапкырлар,
Кан чыкканчы тешләп иренне.
Шома юллар безгә кем түшәсен?!
Авырлыклар басты иңемне...

Чабатадан башлап, чыпта суктым,
Иген иктем туган авылда.
Япь-яшь килеш читкә чыгып киттем,
Иңләдем мин Урал тавын да.

Дөнья күреп, заводларда эшләп,
Көчем артты, өс-баш яңарды.
Туган якны өзелеп сагынулар
Якынайтты гына араны.

Тормыш юлын яңабаштан башлап,
Үткәннәрне сызып атмадык.
Беркемнән дә ярдәм көтмәдек без,
Кеше капкаларын какмадык.

Өскә таба үрмәләргә теләп,
Шыпырт кына кеше сатмадык.
Гел сагышлы күңел китеклеген
Илһам уты белән ямадык.

Җылытырга теләп күпме җанны,
Каләм очларына нур кунды.
Күңел түре ник саекты икән,
Эчтә ялкын гына суынды.

Бу тормышның төбеннән үк чыктык,
Шагыйрь хаклы: елап ятмадык.
Игелек калсын безнең арттан диеп,
Кеше хакын әүвәл хакладык.

Комментариев нет:

Отправить комментарий