17/07/2012

Гомерләр уза икән...

Безнең гомерләр — аккан су икән,
Хәтта елгалар саеккан, кипкән.
Чишмәдәй ургып яшәү сәләте
Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән.

Безнең гомерләр — искән җил икән,
Күпме кичереш йөрәктән үткән.
Әле елатып, әле җырлатып,
Хәләл ярларны назлап сөйдерткән.

Безнең гомерләр — биек тау икән,
Ашкынып менү онытылган күптән.
Аска төшкәндә һич җиңел түгел,
Йөрәк таушалган, җегәрләр беткән.

Безнең гомерләр — бер яфрак икән,
Язмышлар аны чайкап селкеткән.
Бәхет өлешен калдырыр кешең
Булган тәкъдирдә яшәү уң икән.

Безнең гомерләр — яуган кар икән,
Ташулар белән аккан да киткән.
Өметнең инде соңгы чырасы,
Дәрман тапмасаң, сүнәргә җиткән.

Безнең гомерләр — тере ут икән,
Сүнмәс куәте җанга береккән.
Әле соң түгел, тормыш мәгънәсен
Бизмәнгә салыр вакытлар җиткән!

Безнең гомерләр бердәнбер икән,
Шөкер итәргә акыллар җиткән.
Безнең эзләрдә үлән яңарган,
Безнең эзләргә энҗе кар сипкән.

Кояш нурында җаны җылынып
Бирешми торган ул гел без икән!!!

Комментариев нет:

Отправить комментарий