17/07/2012

Мин татарча сөйләшәм

Кол Галиләр заманыннан безгә
Мирас булып калган тел бит ул!
Боек Тукай, Сәйдәш, горур Җәлил
Иҗат иткән камил тел бит ул!

Татарстан — үз илем,
Татар телем — үз телем.
Бөре елгасы буенда
Матур өй — минем өем.

Өебез тулы татарлар,
Валлаһи, чын татарлар.
Бер тамчы да арттырмыйм,
Халкым дип, җан атарлар.

Каз бәбкәсе саклаганда
Эчәм саф Бөре суын.
Өебездә рәхәтләнеп
Тыңлыйм мин татар көен.

Әбием дә, әнием дә
Туган тел мөгаллимәсе.
«Ана» белән «Ватан» сүзе
Арада иң хөрмәтлесе.

Йә, әйтегез, ничек инде
Башка телдә эндәшим?
Чын татармын, шуңа күрә
Мин татарча сөйләшәм.

Комментариев нет:

Отправить комментарий