Борын-борын заманда яшәгән, ди,
бер әби. Булган, ди, аның гөлләре. Бервакыт ике гөл талаша башлаган. Беренчесе:
— Мин матур,—дип әйтә икән, икен
чесе:
— Юк, мин матур, — ди икән.
Әби моны күреп:
— Ай-яй, талашырга ярамый бит,
сез кечкенә вакытта бер-берегез белән уйный идегез, —дигән. Бу сүзләрдән соң гөлләр бераз тынып торганнар да икенче көнне тагын талаша
башлаганнар. Әби берсен икенче
бүлмәгә кертеп куйган. Тиздән гөлләр бер-берсен сагынып, көне-төне елый башлаганнар. Әби моны күреп, кабат икесен бергә куйган, һәм гөлләр бүтән
талашмаганнар.
Комментариев нет:
Отправка комментария